поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.02.2016 Хатлар

Ирләр китеп бара...



Халыкта мондый ырым бар икән: имеш, миләш уңган елны үлем-китем күп була. Ишеткәнем юк иде. Миләш күп булса кыш салкын килә дигәнен гел әйтәләр. Әмма табигать хәзер сынамышларга буйсынмый.

Узган көздә дә, аннан алдагы елда да миләш ишелеп уңды, тик кыш буе яңгыр явып интектерде. Урман күгәрченнәре рәхәтләнә ичмасам, көтүләре белән киләләр дә, “чур-чур” дия-дия ашап та бетерәләр. Миләш тирәсендә кып-кызыл кабыклар гына кала.

Якын кешеңне югалту кайчан да авыр инде. Өлкәннәр үлсә: “Яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган, беребез дә мәңгелек түгел, һәммәбезгә шунда барасы”, – дип үзеңне тынычландыргандай итәсең. Тик вакытсыз бакыйлыкка күчкәннәрне йөрәк һич кабул итми. Нигәдер күбрәк ирләр, авылның төп терәге булып, җир җимертеп эшләп йөргән чакта төшәләр дә югалалар, күрми дә каласың. Юк, юк, бу үлемнәрне аракыга, тәмәкегә, тәртипсез яшәү рәвешенә һич сылтап булмый.

Ирем Ринатның дусты (алар армиягә дә бер көнне киткәннәр), эчми-тартмый торган Илдар, ирем үлеп озак та үтми, үзе дә кисәк кенә йөрәк чиреннән вафат булды. Үләр алдыннан мунча кергән, бакчада чүп утаган, кәефе начарлангач, ашыгыч ярдәм чакырткан, берничә минуттан йөрәге тибүдән туктаган.

Безнең “Әдәби уку” дәреслеген язган вакытлар. Гөлсинә – Яңгулдан, мин – Шубаннан Балтачка, Миләүшә Гарифуллиналарга җыелабыз. Гөлсинә – Илдарның сыйныфташы. Илдарны җирләгәннең икенче көнендә кичтән очрашырга сүз куешмасак та, ашыгыч сәбәп белән җыелырга туры килде. Гөлсинә әйтә: “Мин Ринатны төштә күрдем бит. Син иртәгә Әминәне күрәсең, онытмыйча әйт, без Илдар белән очраштык, борчылмасын, дип әйтте”, – димәсенме! Төш безне гаҗәпләндерде. Безнең очрашасын каян белгән, ничек шулай ап-ачык әйткән диештек.

Менә шулай, икесе дә пенсиягә чыгып ял итүнең ни икәнен дә белмичә, тормыш куып чапканда чабыш атыдай егылдылар да үлделәр.

Җиде балалы гаиләдә иң өлкәне Ильяс иллегә дә җитми тол калган әнисенә ярдәмче, эне-сеңелләренә булышчы иде. Гаиләгә ярдәм итү өчен башта комбайнчы ярдәмчесе, аннан комбайнчы, соңрак КСК чапкычында тракторчы булды, кышларын пилорамада такта ярдырды. Аны мәкерле авыру көтмәгәндә-уйламаганда эштән туктатты, аяклары үтереп сызларга тотынды. Бераздан гангрена китеп, бер аягын кистеләр. Туганнары, карт әнисе Фәүзия апа куанычына терелде Ильяс. Әнисе, кече энесе гаиләсендә кадер-хөрмәттә яшәде. Барысы аны зурлап “Дәү абый” дип йөртте. Үзе дә төшенкелеккә бирелми, урамда күргән-очрашкан кешеләр белән ялт итеп исәнләшә, уен-көлке сөйләшә иде. Без төп йортта яшәгәндә алар белән күршеләр идек. Бервакыт: “Нихәл, күрше, менә аякның (протез) туган көне әле бүген”, – диде. “Ярар, ярар, караңгы гүрдә яту түгел, якты дөньяда һәр туган яңа көнгә куанып титаклап йөреп торуың үзе бәхет”, – дидем мин. Әллә ни озак титаклый алмады шул, әҗәл алып китте.

Безнең Балтач якларында өч хәрефле яман чирдән интегүчеләр көннән-көн арта. Әле күптән түгел генә шушы чир авылдагы менә дигән ике ирне – укучыларымны алып китте.

Даниф чордашлары сыман яшьли авылдагы һәммә эшләрдә катнашып, эш рәтен белеп үскән. Армиядән кайткан көннән корыч атны иярләде – тракторчы булып эшләде. Яшьли сөйгән яры Кәүсәриягә өйләнеп, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Өчесен дә укытып, үзләре теләгән һөнәрне алырга ярдәм иттеләр. Абзар тутырып мал-туар асрадылар. Балалары тиң парлары белән кавышып, әти-әниләрен оныклар белән сөендерде. Хәләл көч белән тапкан малларының игелеген күреп яшәргә дә яшәргә иде дә бит. Кешеләргә ярдәмчел, эшкә карусыз, ачык йөзле, шат күңелле Данифне мәкерле чир сагалап торган шул. Диагнозны белүгә бөтен гаилә, туган-тумача көчләреннән килгәнчә аның гомерен озайту өчен көрәшә башлады. Тик язмышлардан узмыш юк икән шул. Мәкерле авыру белән берничә ел көрәшкәннән соң җиңелде. Салкын көзләрдә җир куенына салдылар мәрхүмне.

Хәниф әтиледән әтисез килеш, әнисе белән әбисе тәрбиясендә үсте. Шофер һөнәренә ия булса да, күңеле гел атларга тартты. Башта ат җигеп төрле эштә эшләсә, соңрак “Алга” күмәк хуҗалыгында атлар карый башлады. Авылда үсмер чакта “ат җене” кагылмаган малай юктыр. Шул малайларның һәммәсе буш вакытлары булды исә Хәниф абыйлары янына йөгерде. Кайберәүләр хәтта мәктәптән үк шунда чаба иде (икенче көнне мәктәп коридоры ат абзары исенә тула). Болай да юаш, кешеләргә каршы әйтү, сугышу, тәпәләшү ише гамәлләрне белмәгән Хәнифнең күңеле балалар янында аеруча нечкәрде. Ул аларның ягымлы, акыллы, ярдәмчел абыйларына әверелде. Мин үзем дә әтиледән әтисез, әни белән бердәнбер бала булып яшәдем. Туганнары белән чырчу килеп уйнаучы яшьтәшләремә кызыгам, аларны абый-апалары яклаганда күземнән яшьләр атылып чыга иде. Шуңа Хәниф күңелен аңлыйм. Хәниф тә мин кичергәннәрне кичергәндер, авыл малайларын үзенең кече энеләре итеп тойгандыр дип уйлыйм. Бигрәк тә ятим балаларга мәрхәмәтле иде Хәниф. Авылның бер дигән, үзе чибәр, үзе уңган кызы Фирдинәгә өйләнгәч, аның күк капусы ачылды. Сөйгәне аны бер-бер артлы өч малай алып кайтып, күкнең җиденче катына күтәрде. Тик Хәниф авыл малайларын да ташламады. Кайберләрен җайдаклар итеп чабышкылар сыртына атландырды, җиңү ләззәтен татырга ярдәм итте. Үз малайлары тәпи басып, ныклап йөри башлауга әтиләре алдында ат сыртында булдылар. Соңрак өч малай сабантуйларда чабышкылар өстендә канатланып очты, алдынгы урыннар күпчелек аларда иде. Орчык кадәр малайлары чабышкылар иярләгәндә Фирдинәнең йөрәге ничек түзә икән дип гаҗәпләнә идем. Үзенә дә әйткәнем булды. “Андый чакта бөтен нәсел-ыру ут йотып торабыз, Аллаһтан исән-имин килүләрен сорыйбыз инде”, – диде ул.

Үтә бала җанлы булды Хәниф. Операция булып ике ай да үтмәгән иде әле. Таякка таянып безгә менгән (ике ара шактый ерак). Төпчек улына 18 яшь тула икән. Радиога котлау тексты язып бирүемне сорый. “Борчылма, – дидем, текстын да язам, үзем тапшырам, анда мин белгән кешеләр эшли”. Котлау радиодан яңгырагач, и-и куанган бахыр.

Тик малайларын башлы-күзле итеп, оныкларын тупырдатып сөя алмады. Алай да Илшат улының туена сырхауханәдән кайтып, изге теләкләрен җиткереп, хәер-фатихасын бирергә өлгерде. “Авыру тигәнче чүкердәшеп туя алмый идек, диагнозны ишеткәннән бирле үз эченә бикләнде. Без ничек тә күз яшьләрен күрсәтмәскә, хәлен үзенә сиздермәскә тырышабыз. Ә ул барын сизгән, белгән. “Түкмә, Фирдинә, шулхәтле акчалар, мин барыбер тиздән үләм”, – диде. “Аяк астында җир убылып, күз алларым караңгыланып китте”, – дип искә ала Фирдинә. Чынлап та, операциядән соң ел да тормады, мәңгелек йортка китеп барды. Хәнифне күмгәндә халык урамнарга сыймады. Районның гына түгел, тирә-як төбәкләрнең дә конюхлары килгән диделәр. Ярты гасырлык юбилеен әле кайчан гына бәйрәм иткән Хәниф тә арабыздан китеп барды.

Тормыш арбасын җигелеп тарткан ирләр якыннарын ятим итеп бакыйлыкка күчә. “Ир итәге – киң итәк” дип, ир канаты астында җил-давыл күрми яшисе хатыннар тормыш арбасына җигелә. Яшәү дәвам итә. Тик янәшәдән ирең түгел, ә ялгызлык тәпили. Һәр үткән көн сөйгәнең белән бакыйлыкта күрешү сәгатьләрен якынайта.

Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г.в) шундый хәдисе бар: “Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче – сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы – буш вакытыңның, картлык килгәнче – яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның”. Бу хәдисне беркайчан истән чыгармыйча, әти-әниләрнең, газизләребезнең, балаларның, туганнарның, күрше-күләннең, тормышның кадерен белеп, Аллаһ биргән гомеребезгә куанып яшик.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА. Балтач районы, Шубан авылы.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.01.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»