|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2016 Спорт
Сеченда шахмат уйнадылар16 январьдә Сеченның “Олимпийские надежды” спорт комплексында дөнья күләмендә шашка һәм шахмат буенча бердәнбер спорт мастеры Рәшит Нәҗметдиновның якты истәлегенә багышланган чираттагы регионара шахмат турниры булып үтте. Белгәнебезчә, бу турнирны гамәлгә кую инициативасы белән Рәшит Гибәтовичның авылдашы, Красный Остров администрациясе башлыгы Максут Алимов чыккан иде һәм менә берничә ел инде ул даими рәвештә уздырыла килә. Оештыручы һәм төп спонсор буларак Максут Мансурович иң алдан үзе кунакларны сәламләде, турнирга әле беренче тапкыр килгән олы кунак, газ челтәре җитәкчесе Руслан Юнусов белән таныштырды. Шулай ук турнир үткәрелә торган спорткомплекс Руслан Наил улы җитәкләгән оешма карамагына кергәнгә, ул беренче сүзне аңа бирде. - Мин үзем Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәрендә туып-үстем, аннары төрле җирләрдә яшәргә һәм эшләргә туры килде. Туган якларымнан ерак яшәсәм дә, әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне саклап киләм һәм барыбызның да горурлыгы булган якты шәхесебез Рәшит Нәҗметдиновка багышланган чарада катнашуыма бик шатмын, - диде Руслан әфәнде. Сечен районы администрациясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Екатерина Мурзакаева да кунакларны тәбрикләп, бөек милләттәшебез турында җылы сүзләр сөйләде. Татарлар күмәк яшәгән Кызыл Октябрь районы администрациясенең җирле үзидарә башлыгы Рафаил Ильясов шушы шахмат турнирына нигез салучы Максут Алимовка милли район администрациясе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. РНКАТНОның Уразавылдагы даими вәкиллеге бүлекчәсен җитәкләүче Илдус Абдуллин да өлкә татарларының милли автономиясе исеменнән Максут әфәндегә һәм командаларны җыеп килгән спорт мәктәпләренә, аларның җитәкчеләренә рәхмәтләр юллады. - Беренчедән, шахмат интеллектуаль уен булса, икенчедән, күренекле милләттәшебез Рәшит Нәҗметдиновны хөрмәт белән искә алу куандыра, - диде Илдус Ханәфи улы. Сечен районының Красный Остров администрациясе буенча Земство җыены депутаты Вафа Айсин һәм районның хөрмәтле гражданины Юрий Шекуров та кунаклар алдында сүз тоттылар. Кызыл Октябрь районы шахматчылары белән уенны күзәтергә килгән Ханәфи Абдуллин, үз чиратында, Рәшит Нәҗметдиновка багышланган бу турнирларны аерым бәйрәмнәрнең берсенә бәйләргә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. - Рәшит Гибәтовичның Ватан сугышында политрук буларак Берлинга кадәр җиткәнен, укытучы, атказанган тренер һәм халыкара спорт мастеры икәнен истә тотсак, аңа багышланган шушы турнирны Бөек Җиңү, Укытучылар яисә Физкультурачылар көннәрендә оештыру кулаерак булмасмы? - диде ул. Турнирда Чуаш республикасының Красночетай, өлкәбезнең Сечен, Сергач, Пильна һәм Кызыл Октябрь районнарыннан 10ар кешелек командалар (шуларның бишесе мәктәп укучылары) катнашты. Аларның мавыгып уен алып баруларын район вәкилләре һәм кунаклар Пильна һәм Кызыл Октябрь районнары шахматчылары җиңелдек дип, күңел төшенкелегенә бирелмәделәр. Башка милләт кешеләренең дә Әйе, татар халкы һаман үзенең кунакчыллыгы белән аерылып тора, ерак юлларны якын итеп, чара сәбәпчеләренә ихтирам белдереп килүчеләргә сый-хөрмәт күрсәтә, тик күптән түгел Уразавылда билбаулар белән көрәш буенча узган өлкә чемпионаты турында шулай Ришат Рамазанов .
--- |
Иң күп укылган
|