поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.01.2016 Әдәбият

Уфалла арбасы (Зиннур Тимергалиевтан тагын бер ХИКӘЯ)

Авыл башына килеп кергәндә, уфалла арбасын Рөстәм чак тотып барды, чөнки тау төшәсе. Зур итеп печән төягән арбаны Керәшен аланыннан тартып кайтасы юк. Таудан аска таба үзе йөгерә ул, тотып барырга гына өлгер. Өлгермисең икән, үзеңә үпкәлә. Арба кулыңннан ычкынса, сине таптап китеп, алдагы тоткычына терәлеп каплануы да бар. Изеп китмәсә дә, бик күңелле түгел, барыбер берәр җиреңне имгәтәчәк.

Узган ел шулай булды инде. Рөстәм тотып кала алмады, кулыннан ычкынуга, арба аны таптап китте дә әйләнеп капланды. Ике атна көчкә сулыш алып йөрде аннары малай. Берәр кабыргасы сынгандыр, диделәр күршеләр. Бәлкем, шулай да булгандыр. Рөстәм авыл малае,  балавыз сыгып йөрмәде инде, билгеле. Әнисе больницага барыйк дигән иде дә, малай киреләнеп баш тартты. Шул гына җитмәгән. Җәй уртасында больницада ятарга тагын. Үтеп китте бит, сынган кабыргасы да төзәлде. Авылда йорт саен мал–туар асрыйлар үзе. Тик керәшен аланында авыл халкы бик сирәк печән чаба. Олылар сөйләве буенча, анда Патша заманында ук әле алты керәшен семьясын китереп утырткан булганнар икән. Тик үзләре шул ук татар халкыннан булсалар да, җирле халык белән аралашып китә алмаганнар, бик аз гына торып караганнар да кире туган якларына күченеп киткәннәр. Бәлки шулай, бәлки юк, ул заманны кем белсен инде хәзер?! Печәне бик яхшы ул аланның. Рөстәмнәр ике сыер асрыйлар. Әнисе  колхозда эшләмәгәч, аннан процент печәне тими. Өстәвенә ул сыерларның бозаулары да бар бит әле. Ә сарыклар-  унике баш! Җәй көне көтүдә булсалар да, кышка кергәч, бик тиз печәнлекне бушаталар. Сарай янындагы ике богыл да бик тиз юкка чыга. Җәе эссе торса, бик шәп инде ул. Рөстәм төшке ашка кадәр берүзе барып чаба печәнне, унбиш яшьлек авыл малае чалгы тота белә инде билгеле, әлегә аны печән чабу буенча авылда бер генә малайның да уза алганы юк. Аннары печәнне бер барып  әйләндереп кайта. Әнисе кич эштән кайткач, уфалла арбасына төяп алып та кайтып куялар. Әйе, җәе эссе булгач, печәнне бик тиз җилли.

 
Арба артыннан чак өлгереп барган Сәмига улына эндәште:
 
––Улым, тотып бара аласыңмы, булышыйм!
 
––Кирәкми әни, төшеп җиттек бит инде!
 
––Аяк астыңа карый күр, узган елгы кебек була күрмә тагын.
 
––Ярар, әни.
 
         Шулай арба, малай, Сәмига- өчесе дә ,чабышып, авыл урамына килеп керделәр. Менә шуның белән рәхәтләнеп бару бетте, алга таба арбаны тартып барырга кирәк. Зур итеп печән төялгән арбаны урам юлыннан тартып бару- бик үк җиңел эш түгел шул. Чокыр да чакыр, колхоз рәисенең авыл урамына таш җәйдерергә башына да килми. Үзе үк шушы урамда тора бит инде. Улына бераз җиңел булсын дип, Сәмига да арбага килеп тотынды. Йөкнең җиңеләеп киткәнен сизгән малай, артына борылмый гына, әнисенә эндәште:
 
––Әни кирәкми, тартам мин аны.
 
––Авыр бит улым.
 
––Булсын, булышма.
 
Шул гына җитмәгән иде тагын, әнисе белән тартып бара арбаны, хәлсез, дип авыл малайлары көләрләр иде бугай Рөстәмнән. Малай икеләтә үҗәтлек белән арбаны тарта башлады. Авыр, каһәр. Шулай да малай, шыңшып, әнисенә эндәшмәде.
 
Җитмәсә, турыларыннан узып барганда, капкаларыннан Рәхилә килеп чыкты. Рәхилә- Рөстәмнең классташы. Кыз аз гына аларга карап торды да, чабып килеп, арбаның тоткычына бер яктан килеп ябышты.
 
––Җибәр, комачаулыйсың.
 
––Күп итеп төягәнсең Рөстәм, авырдыр, әйдә булышам.
 
––Төясә ни, үзем дә тартып бара алам мин аны.
 
––Улым! Рәхилә белән алай итеп сөйләшмә инде.
 
––Җибәрсен, кем кушкан аңа килеп ябышырга.
 
         Малай каты итеп тарткалый торгач, кыз тәки кулын ычкындырды, арткарак калып, Сәмига белән беррәттән бара башлады.
 
––Исәнмесез, Сәмига апа!
 
––Исәнме ,сеңлем! Апаңны кияүгә бирдегезме?
 
––Бирдек.
 
––Туй күңелле булдымы соң?
 
––Шундый күңелле булды, Сәмига апа.
 
––Апаң да матур идеме?
 
––И-и-и Сәмига апа, апа туй күлмәген кигәч ,шундый чибәр булды.
 
––Менә сине улыма килен итеп  алырмын да, син дә туй күлмәге кигәч, бик чибәр булырсың әле,–диде Сәмига, елмаеп.
 
Кыз, оялып, башын читкә борды. 
 
––И-и-и Сәмига апа, көлмәгез инде.
 
––Абау, ник көлим ди, улыма бик тә чибәр, уңган килен аласым килә бит.
 
––Әй лә, сезне.
 
––Ник, минем киленем буласың килмимени?
 
 Арба көпчәге, ташка килеп терәлеп, кызны бу уңайсыз сөйләшүдән коткарырга булды, ахыры. Рөстәм җан көче белән тартса да, арба селкенеп тә карамады. Сәмига белән Рәхилә арттан этә торгач кына, көчкә кузгалып киттеләр.
 
––Урамы бигрәк инде, җәй көне дә йөреп булмый,–дип, кыз тизрәк сүзне икенчегә борды.
 
––Әйтмәсәнә сеңлем, кайда ташы бар, кайда юк, таш салган җирен дә рәтләп тигезләмәгәннәр.
 
Инде арба колхоз рәисе торган йорт турысын узып бара башлады.
 
––Гадел абый үз тирәсен тигезләткән ул үзе.
 
Сәмига эндәшмәде. Аналы–балалы рәис торган хуҗалыкны дәшми генә узып киттеләр.
 
Рәхилә дә кирәкмәгән сүз ычкындырганын чамалап туктап калды.
 
Алга таба инде, аналы–балалы дәшми генә, үз йортларына кайтып җиттеләр. Аларның йортлары урамның икенче башында ук дияргә була. Бу яктагы аланнанардан печәнне бик тиз чабып бетереп җыеп алалар, шуңа күрә Керәшен аланына печәнгә йөрми чара юк. 
 
Киртә капканы киң итеп ачып куйгач, Рөстәм арбаны иске лапас янына якын ук китереп туктатты. Лапасның ишегалдына караган печәнлегенә ишек ясалган. Печәнне сәнәк белән, ишегалдында торып, өскә таба ыргыту бик җайлы. Лапас эченнән ыргытасы булса, сәнәк белән эшләү читен булыр иде.
 
––Сәмига апа, печәнлеккә үзем менәм, яме,-дип, Рәхилә лапас эченә йөгереп кереп китте.
 
Кызның классташына булышуы беренче генә түгел, шуңа күрә ул бу хуҗалыкта кайда ничек икәнен биш бармагы кебек белә.
 
––Алайса миңа эш тә калмый икән монда,–дип сокланып карады инде буй тарткан балаларга Сәмига.–Рөстәм улым, Рәхиләне кыерсытма.
 
––Нәрсә, әле бер сүз дә әйтмәдем бит.
 
––Менә шулай әйтмә дә, мин күәс алып чыгам хәзер,–дип, Сәмига йортка кереп китте.
 
Ул арада печәнлек ишегеннән кызның башы күренде.
 
––Рөстәм ыргытмый тор әле.
 
––Нәрсә булды инде тагын?
 
––Мин сезнең качып күкәй салып йөргән кыртый тавыгызның оясын таптым.
 
Атнадан артык аналы–уллы эзлиләр инде аның оясын.
 
––Кайда, ничек таптың?
 
––Аягым тишеккә ялгыш төшеп китте дә шунда кәрниз астына күзем төште. Кая, берәр нәрсә алып бир әле, у-у-у анда күкәйләр.
 
Рөстәм як-ягына күз йөртеп алды, ә әнә мунчаны сүткәндә чыгарып куйган табак ята икән, малай шуны алып кызга бирде. Кыз үрелеп алды да кабат эчкә кереп китте.
 
––Менә,–диде ул, кабат печәнлектән башын чыгарып. Яртылаш күкәй белән тулган табакны малайга сузды.
 
Монда, башка малайлар карап тормагач, Рөстәм кыз белән иркенрәк сөйләшә. Моны Рәхилә дә бик яхшы белеп өлгерде инде. Бер класста укысалар да, Рөстәм аның белән башкалар каршында сөйләшеп торырга ояла. Шуңа күрә урамда барганда, классташының дорфалыгына үпкәләмәде кыз.
 
––Әни белән бар җирне актарып чыккан идек, рәхмәт Рәхилә. Мин хәзер печән ыргыта башлыйм, син сакланыбрак бул, сәнәккә кадала күрмә.
 
Кыз белән малай эшкә тотындылар, авыл баласы өчен күптән өйрәнелгән эш, шуңа күрә, ашыкмыйча, җаен белеп эшләделәр.
 
Авылда халык шаккатарлык ике йорт бар. Берсе- колхоз рәисе Гаделнеке, шыңгырдап торган нарат агачыннан бурап күтәргән зур гына йорт, икенчесе- колхоз рәисе йортыннан да зуррак, кирпечтән салынган Сәмига йорты. Берсе- колхоз рәисе, икенчесе почтальон  булып эшли. Аермасы бик зур. Шуңа күрә рәиснең хуҗалыгы инде төзелеп беткән, зур урыс капкасы да ясалып куелган. Рәис үзе йорт салганда, кулына балта тоту гына түгел, йомычкасын да җыймады. Ә менә Сәмиганың башкарак: кирпечен дә ташыды, осталарга растворын да изеп торды, ашарларына да әзерләде. Билгеле, күптән кул арасына кергән улы Рөстәмгә дә таякның иң юан башы эләкте. Әле хуҗалыкта эшләр ...  Мунчасы сүтелеп, яңасы өчен фундамент  салып куелган килеш тора. Озакламый бурасын китерергә тиешләр, әтисе күрше авылда тора Сәмиганың, бабай кеше дә көтә. Бура килеп җитүгә, оныгы белән бабай икәүләп мунча күтәрәчәкләр. Мунча эше бетсә, иске лапас көтеп тора. Киртәсен алыштырырга кирәк, өр- яңа капка да ясап куярга кирәк. Инде егетләр төсе куна башлаган малайны да киен
дерергә кирәк. Ялгызы яшәгән хатын өчен кирәкнең иге- чиге юк. Шул кирәге күп булганга, Сәмига ике сыер асрый, сөтен сатсаң, акчасы кереп бара, сарыклары да бар, кыш чыгасы ике үгезе дә әнә арканда торалар. Улы белән икесе генә яшәгәч, ит алай күп ашалмый, шуңа күрә, артыгын сатып, акча эшлиләр. Рөстәме булдыра. Кечкенәдән эшләп үскән малай, бу- авыр хезмәт, дип башына да китерми. Аныңча,  дөнья фәкать шулай гына бара ала. Узган сабантуйда үсмерләр көрәшендә беренче урынны алды улы. Рәис үзе бүләкли дигәч, кулындагы сөлгесен ташлап, мәйданнан бүләкне алмый чыгып китте Рөстәм. Кичкә кергәч кенә, бригадир бүләккә тиешле тәкәне китереп китте. 
 
––Ай, кара боларны, шул арада бетереп куйгансыз бит,–дип елмайды Сәмига, кулына күәс салынган савыт тотып, кире ишегалдына чыккач .
 
––Бетте әни, көтү кайтканчы өлгердек бит тәки.
 
––Сез булдырасыз инде барын да. Рәхилә сеңлем, сиңа бик зур рәхмәт. Әти-әниең орышмас микән инде?
 
––Юк ла инде Сәмига апа, өйдәге эшләрне күптән эшләп бетердем. Тагын нәрсә кирәк инде аларга.
 
––Уңган кыз да инде үзең. Мәгез, балалар, сусагансыздыр, күәс эчегез,–дип, хатын балаларга кулындагы савытын сузды.
 
Рәхиләнең, эссе печәнлек эчендә торып, тамагы күптән кипкән иде инде. Кыз Сәмига сузган күәсне кулына алды да, ымсынуын җиңеп, малайга сузды.
 
––Мә, Рөстәм, башта син эч.
 
––Үзең эч инде башта.
 
Кыз, юк дигәндәй, башын як-якка чайкап, күәсне малайга сузды.
 
Рөстәм кыз кулыннан күәсне алды да йотылып эчәргә кереште. Рәхилә, малайдан күзләрен алмыйча, аның эчкәнен онытылып күзәтте. Кыз үзенең карашын әлегә яшерә белми. Шуңа күрә бу карашны, хатын- кыз буларак, Сәмига бик тиз күреп алды. Кызның ике күзе дә мәхәббәт очкыннары белән мөлдерәмә тулганнар. Ә тегесен генә кара! Рәхиләнең карап торуына кинәнеп, ничек ирәеп эчкән була.
 
––Бәхетләрегез генә булсын инде балалар,–диде әни кеше, үз- алдына сөйләнеп.
 
Сүзнең ни турыда барганын аңламаган кыз, елмаеп, аңа таба борылды:
 
––Рәхмәт, Сәмига апа.
 
Рөстәм, салкын күәстән аерылып, инде савытны кызга сузды:
 
––Мә, Рәхилә эч.
 
Кыз малайның кулыннан күәсне алды да, рәхмәтле елмаеп, йотылып эчә башлады.
 
Инде кызны, күзләрен яшереп, малай күзәтте. Сәмига үзалдына оялып китте. “Ярамас, болай балалар янында басып тору”,- дип уйлады ахыры.
 
––Ярар, балалар, сез күәс эчегез, минем өйдәге эшләрне карыйсым бар әле,–дип, йортка кереп китте.
 
––Уф,–диде Рәхилә, ниһаять, күәстән аерылып,–шундый каты эчәсем килгән иде, әниең күәсне тәмле итеп ясый, бик яратам мин Сәмига апа ясаган күәсне.
 
––Алай каты сусаган булгач, бераз чамалап эч инде,эчең авыртыр тагын.
 
––Юк, авыртмый. Инде күпме тапкыр эчкәнем бар. Рөстәм, көтү кайткач, әйдә каенлык артындагы борчакка барабыз, бүген әти белән узып киткәндә, үрелеп, бер-ике кузагын өзеп ашап карадык, шундый тәмле, сусыл.
 
––Белмим, теге колхоз тәкәсе көтүдән кайтмый көн дә, башка сарыкларга ияреп китә.
 
Сүз Рөстәмнең Сабантуйда көрәшеп алган тәкә турында бара. Аның тәкәсе дә галәмәт зур, әллә нинди сурәттә бөгәрләнеп килгән мөгезе дә бар. Каршына килгән хатын- кыз, бала-чаганы шул мөгезе белән сөзәргә дә булдыра. Әнисе, нәселе әйбәт дип, көзгә кадәр тимәскә булды тәкәгә. Колхоз рәисен  исенә төшерде.
 
––Рәисе шундый булгач, колхозның тәкәләре дә шундый була торгандыр инде улым, малдан үч алма,-диде.
 
––Абау, мин ул тәкәдән куркам Рөстәм. Кичә сарыклары белән бер төн кундырыр өчен, Филүс абый, тотып, сарыклары янына япмакчы  булган аны-кыз көлеп җибәрде-тәкә хәтта туктап та тормаган, тегенең ике бот арасына мөгезе белән бер генә төртеп алган, Филүс абый урамда тәгәрәп калган, ә тәкә китеп барган.
 
Кызга кушылып, Рөстәм дә көлде.
 
––Шәп иткән, кеше малына, сорамыйча, кулын сузмас тагын.
 
––Ул синең тәкә болай да йорт саен кунып йөри бит инде.
 
––Үзләре ич, нәсел өчен берәр көн кунсын дип алып калалар. Аннары кешедә төн кунгач, ике-өч көн шыпырт кына үзе көтүдән кайтып керә ул.
 
––Бөтен урамның котын алып йөри инде ул.
 
––Йөрсен,–диде Рөстәм, үз малы өчен горурланып.–Әнә Гаделне дә егып тәгәрәтеп сөзсен.
 
Кызның кәефе китте.
 
––Алай димә Рөстәм, ярамый ич алай.
 
––Әйе, аңа ярый, миңа ярамый .
 
––Рөстәм, үпкәлим.
 
––Үпкәлә шунда,–диде һаман суынып бетмәгән малай.
 
Рәхилә кырт итеп борылды да капкага юнәлде.
 
––Барыбер алай ярамый,–диде кыз капкага җиткәч, борылып.
 
––Бар әйдә, бар, мин үзем белермен, кемгә нәрсә ярамаганын,–дип, кыз артыннан кычкырып озатып калды малай.
 
––Улым, нәрсә кычкырасың?–Тавышка йорттан Сәмига килеп чыкты.
 
––Әнә Гаделгә. Гадел дияргә ярамый, ди.
 
Сәмига улына ә дә димәде, җә дә димәде, ничек чыккан булса, шулай ук кире борылып кереп тә китте. Алай да ярты юлда, борылып, улына эндәште:
 
––Рәхиләнең анда гаебе юк инде улым, менә тик торганда үпкәләшкәнсез.
 
––Үпкәләшсә, үзе гаепле, өйрәтмәсен.
 
––Көннән- көн үзгәрәсең син улым, әшәкеләнеп китмәсәң ярар инде.
 
––Әшәкеләнмәм  әни,–диде малай, йомшара төшеп,–мин Гадел түгел.
 
Ә көтүне каршы алганда, тәкәнең кабат башка сарыкларга ияреп киткәнлеге билгеле булды.
 
––Бар инде улым, минем сыерларны савасым бар, син эзләп кайт, кемнең сарыкларына ияреп киткән икән,–диде Сәмига, улына карап.
 
––Ну бу Гаделне, көз генә җитсен.
 
––Кая, нинди гадел турында сөйлисең син?–дип сорады әнисе.
 
––Тәкәне әйтәм әни,” гадел” дип исем куштым мин аңа.
 
––Үзгәрдең син улым,–дип, баягы сүзен кабатлады ана кеше,–ирәеп киләсең.
 
Малае тәкәне эзләп киткәч, әле Сәмига улы артыннан байтак карап торды. Әтисе кебек озын буйлы, киң күкрәклегә әйләнеп бара бала, борын астындагы ак төкләре дә каралып киләләр. Кечкенә баланы көйли белде Сәмига, ә менә инде үсеп җиткән егет белән нишләргә кирәген башына китерә алмады. Көзгә  Рөстәмгә уналты тула. Тәмам үсеп, балигъ булып өлгерде. Инде кызларга да күз салгалый.
 
––И ходаем, улыма акыл белән тәүфыйкны кызгана күрмә,–дип, авыз эченнән генә дога укып алды әни кеше.
 
Йорттагы кечкенә малай ир-атка әйләнде, бер карасаң- әнисенә терәк, икенче карасаң- егет кеше, ә егет кеше әнисенең сүзенә колак салмый да башлавы бар. Бала түгел, дөньяга үз карашы, үз фикере бар. Әнә тәкәгә дә гадел дип эндәшә, ә әнисенә ничек, уйлап та карамый. 
 
––Аллага тапшырдык, улым юньсез бала түгел, дөрес тәрбияләдем бугай инде, укуы да яхшы билгеләренә генә бара, укытучыларның да тәртибеннән зарланганнары юк, Аллага тапшырдым–дип кабат  кабатлады Сәмига.
 
Йорт саен:
 
––Ят тәкә кермәдеме?–дип сорашып бара торгач, Рөстәм Филүсләр капкасына килеп җитте. 
 
Йорт хуҗасы капкасы төбендә тәмәкесен пыскытып утыра иде, Рөстәмне ерактан ук күреп көтеп алды ул.
 
––Нәрсә, парин, тәкә кайтмадымы?–дип сорады Филүс, малай килеп җиткәч.
 
––Әйе, шуны эзлим инде.
 
––Миндә ул, эзләмә, бер кич кунсын, каршы килмәсәң, минем сарыклар янында, кичә мине чәберчек калдыра язды, бүген үзе сарыкка ияреп кереп китте. Ну, урамда бер тәкә синең!
 
––Туйдырды инде Филүс абый, ике көннең берендә, урам бетереп, шуны эзлим.
 
––Ярар, нишлисең инде, рәисе нинди, тәкәсе дә шундый була инде аның–дип , Сәмига сүзен кабатлап авызын ерды абзый кеше.
 
––Шулай була икән шул, исемен дә “гадел” дип куштым әле мин аның.
 
––Кем, кем, кем дип куштым дисең энем?
 
––“гадел” дип.
 
Филүс капка баганасына сөялеп утыра иде, эчен тотып, капка төбенә тәгәрәп китте.
 
––Ха-ха-ха, “Гадел” дип куштым дисеңме, ну, егет, мач та китергәнсең, икесе дә бер үк юлда йөриләр, молодец, каян башыңа китергәнсең, ха-ха-ха. Тегесенең кушаматы тәкә, бусыныкы- Гадел, алмашканнар икән.Абзый кеше капка баганасын төя-төя көлеп калды, Рөстәм борылып кайтып китте.
 
Икенче көнне почтада таратасы газетларны Сәмига олы сумкасына тутырды да ишеккә таба кузагалды. Почта белән колхоз конторасы икесе бер бинада, өске яктан төшеп килгән колхоз рәисе ишектән чыгып барган хатынны туктатты:
 
––Сәмига, тукта әле!
 
Хатын, туктап, рәискә таба борылды.
 
––Нәрсә кирәк?
 
––Син нәрсә кыланасың анда, бөтен авыл миннән көлеп йөри икән.
 
––Ярар, бер бүген генә көлмиләр бит, тагын нәрсә ошамый сиңа?
 
––Нигә тәкәгә минем исемне куштың? Иртүк фермага төшкән идем, сыер савучы хатыннар сөйләшкәнен тыңлап тордым.
 
––Хатыннар сүзен тыңларга яратасың инде син, башкасын булдырмасаң да.
 
––Синең белән әйбәт кенә сөйләшәләр түгелме әлегә? 
 
Рәиснең кычкырып эндәшкән сүзе үзенекен эшләде. Почта начальнигы Харис абзый шыпырт кына почта ишегенең артына килеп басты. Авыл фельдшеры бүлмәсенең ишеге дә нигәдер азрак ачыла төште, өстәге кырт-кырт итеп атлап барган хатын- кызның үкчәле туфли тавышы да шып итеп туктап калды. Колхоз конторасына кинәт тынлык урнашты, барысының да колаклары кызык ишетү өчен әзер. Мондагы халыкны Сәмига да, Гадел дә бик яхшы беләләр, баш хисапчы Замира инде бер кулы белән телефонын тотып торадыр. 
 
Авылда әле кәрәзле телефон белән интернет дигән нәрсә юк. Шуңа да карамый, яңалык, авыл буйлап, яшен тизлеге белән тарала. Интернет дигән нәрсә уйлап тапкан галимннәр, минемчә, башта авылларга таралып,  интернет нинди буласын өйрәнгәннәр. Менә шулай ул, интернетны авыл халкы иң беренче уйлап тапкан, аннары галимннәр шул фәнни ачышны урлаганнар. Алар, без уйлап таптык дип, акчасын алганнар, гади халыкка бер тиен дә түләнмәгән.
 
Гадел конторда урнашкан тынлыкның юньнлегә түгел икәнен бик яхшы белә, шуңа күрә:
 
––Әйдә, чыгып сөйләшик әле,–дип, ишеккә таба ишарәләде. 
 
Әйе, рәистә генә ди баш. Сәмига белән ир, ишекне ачып, урамга чыгып басуга, конторның урам якка караган тәрәзә форточкалары шарт-шарт килеп ачылырга тотындылар. Ничарадан-бичара булып, Гадел, тавышын әкренәйтеп, сүз башларга мәҗбүр булды.
 
––Нигә тәкәңә минем исемне куштың?
 
Сәмига көлеп җибәрде:
 
––Кушса ни булган, сабантуйда үзең бүләк иттең ич.
 
––Искә төшермә сабантуйны, анысы тагын бер, мәйданны ташлап чыгып китте Рөстәм. Районнан килгән түрәләр каршында  мине хур итеп.
 
––Дөрес эшләде.
 
––Ә печәнне?
 
––Нәрсә печәнне? Колхозныкына тигәнем юк, Рөстәм үзе Керәшен болыныннан  чаба аны.
 
––Үч итеп, көн саен минем капка төбеннән уфалла арбасы белән тартып үтәсеңме?
 
––Тагын нәрсә, синең күзгә күренмим дип, бакча башыннан әйләнеп үтикмени?
 
Гадел хатынның олы сумкасына ябышты.
 
––Сәмига, әйдә алай йөрмәгез, ә? Печән кирәк дисәң, бүген үк күпме кирәк, шуның кадәр алып кайтып аударачаклар капка төбеңә, кирәк дисәң, печәнлегеңә урнаштырып та бирерләр. Әйт, күпме кирәк, бер олау, ике, өч-дүрт?
 
Хатын сумкасын рәистән кире тартып алды:
 
––Җибәр сумканы.
 
––Әйт, печән әзерләп азапланып йөрмәссез.
 
––Һы, алай бик азаплатасың килмәгәннәр җитәрлек синең Гадел. Авылда да, күрше авылда да. Барсына да печән тарата башласаң, колхозыңдагы сыерларың ач калыр. Ә тәкәгә килгәндә, мин түгел, Рөстәм кушты аңа шундый кушамат. Синеке- тәкә, ә тәкәнеке- гадел. Икегез дә бер үк юлдан йөрисез.
 
––Ничек Рөстәм кушты?
 
––Менә шулай.
 
Сәмига, рәисне калдырып, югары очка менеп китте.

Дәвамы берничә көннән...
 
Фото Габделфәт Сафин башкаруындагы "Уфалла арбасы" җырының клибыннан

Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 25.01.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»