поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.07.2009 Җәмгыять

СӘПИТЛЕ ГЕРМАНИЯ

Германиядә яшәүче якташым янына моннан ун еллап элек әнисе – 80 яшьлек карчык килгән иде. Ул гомере буе авылда – Урал таулары итәгендә утыручы калын урманнар тирәсендә гомер иткән. Кызы чакыра торгач, түзмәгән, ниһаять, дөнья күреп кайтырга булган.

Шул зур вакыйга уңаеннан якташым безнең гаиләне дә кунакка чакырды. Безгә аның өендә бик тә ошый, чөнки ул шулкадәр тәмле пешерә, татар җырлары җырлый, өстәвенә, аның бакчасында чып-чын мунча да тора һәм кулга ияләшеп беткән карп балыклары йөзә торган кечкенә генә буа да бар.

 

Мунча белән балыкларны калдырып торыйк – алары аерым тема.

 

– Сез Германиядә беренче тапкыр гына. Бу ят илдә иң ошаганы, шаккатырганы нәрсә булды? – дип сорадым мин әбидән.

 

– Юллар бик яхшы, – диде апа башындагы чуар яулыгын төзәткәләп. – Шаккаттым. Велосипедта йөрүчеләр бик күп. Аннары миңа тагын менә бу клёзе дигән ризык ошады (чи бәрәңгедән ясалган, бадминтон шары кыяфәтендәге ризык – авт.).

 

– Нәрсәсе белән ошады соң ул?

 

– Чәйнәргә кирәкми. Бик тә йомшак. Минем авызымда бер генә тешем дә юк бит...

 

Апа белән килешмәү мөмкин түгел иде. Юллар, сәпитчеләр, клёзе – барысы да шәп шул монда.

 

Германия – сәпитчеләр иле. Бала-чагадан башлап, карт-карчыкларга кадәр, шәһәрнең һәртөрле түрәләре, министрлар, канцлерлар – барысы да сәпиттә йөри. Көндәлек тормышта менә дигән транспорт чарасы ул. Сәпиттә йөрү өчен илдә бөтен шартлар да тудырылган: махсус юллар, парковка урыннары, поездларда махсус вагоннар, ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча мастерскойлар, сәпитләр белән сәүдә итә торган мәйданнар, рәисләре, күп сандагы әгъзалары булган һәртөрле сәпитчеләр җәмгыятьләре...  Бу илдә һәркемнең үз сәпите бар, кайберсендә хәтта берничә. 90 миллион халык яши торган Германиядә күпме сәпит барлыгын шуннан чыгып үзегез чамалагыз инде.

 

Күптән түгел Лейпциг шәһәрендә бер компания сәпитләрне прокатка бирә башлады. Бу система болай эшли: “тимер кәҗәләр” урамда тора. Аларның һәрберсе йозак белән бикләнгән. Канатына сәпитнең номеры сугылган, ә кырыенда телефон номеры тора. Шул телефон буенча чылтыратасың да, үзең турында мәгълүматларны, банк счетыңның номерын һәм хәзерге вакытта кайсы төштә басып торуыңны әйтәсең. Шуннан соң сиңа йозакның кодын әйтәләр дә, хәерле юл телиләр. Күпме кирәк, йөр рәхәтләнеп! Әлбәттә, прокат бушлай түгел: бер сәгать йөрү 1 евро тора. Тәүлек буена алсаң – нибары 8 евро. Йөреп туйгач, сәпитне кире стоянкага куясың. Монда инде алган җиреңә илтеп кую мәҗбүри түгел, сиңа кайсы стоянка уңайлы – шунда калдырасың. Кабат теге номерга чылтыратасың да, йөреп туктавыңны хәбәр итәсең. Күпме йөргәнеңә карап, счетыңнан акчаны алып калалар.

 

Экспертлар әйтүенчә, сәпит сатып алганда 500 евродан да арзанына исәп тотарга кирәкми. Түбәнрәк бәягә алсаң, проблемалар булып торачак. Дөрес, әгәр сәпит күрше урамда яшәүче әниең янына чәй эчәргә генә барып кайтырга кирәк икән, арзанракны да ала аласың.

 

Германия урамнарында нинди сәпиттә йөрсәң дә ярый дип уйлый күрмәгез. Юлларда сәпитләрне полиция хезмәткәрләре контрольдә тота, тикшерә. Нәкъ машиналарны тикшергән кебек. Бар да техник таләпләргә җавап бирергә тиеш: алдында һәм артында утлар, тәгәрмәчләрдә, педальләрдә рефлекторлар, бер-берсенә бәйле булмаган ике тормоз. Шулай ук покрышкалары төзек булсын, кыңгыравы чыңгылдасын. Ә инде эчкән килеш утsрсаң, моны полиция автомобиль руле артына исерек килеш утырганга тиңли һәм тиешле штрафын чәпи.

 

Сәпиттә йөрүнең проблемалары да юк түгел. Мәсәлән, җәяүлеләр урамыннан йөргәндә. Инвалидлар җәмгыятьләре, шәһәрнең өлкән кешеләре сәпиттә чаптыручыларга каршы чыгалар. Шуңа күрә шәһәр җитәкчелеге мондый урыннарда көндезге 11дән кичке 20 сәгатькәчә йөрүне тыю турында билгеләр куйды. Сәпитчеләр клубы хокуклары буенча экспертлар шәһәр хакимнәренең бу яңа законында “тишек” тә таптылар: әгәр сәпитче уң аягы белән сул педальдә тора һәм сул аягы белән “кәҗә”сен этеп бара икән, болай хәрәкәт итү сәпиттә йөрү дип түгел, ә самокатта бару дип атала.

 

Икенче проблема – караклык. 2008 ел эчендә генә дә Саксония җирендә 14000 сәпит урланган! Ә Лейпциг шәһәрендә, полиция әйтүенчә, узган ел караклар 4000 сәпитне чәлдергәннәр. Караклыкны нигездә яшьләр кыла.

 

Әлбәттә, каракларга каршы саклык чаралары да бар. Иң гадие – йозак. Ләкин экспертлар йозак сәпит бәясенең, ким дигәндә, 10 процентын тәшкил итәргә тиеш диләр. Икенче чара – сәпитне кодлаштыру. Һәр “кәҗә”гә үз номеры бирелә һәм ул рамага чокып языла. Сәпитләр ремонтлый торган мастерскойларда бу процедура 3 евро тора. Ә полиция моны бушлай эшли. Бары тик 30 сораудан торган анкетаны гына тутырырга кирәк. Кодлаштырылган сәпитләрне табу җиңелрәк. Алар барысы да полициянең үзәк компьютерына кертелә.

 

Сәпит турында күп һәм озак сөйләргә мөмкин. Ләкин бөтен кешегә дә шунысы ачык: ул менә дигән транспорт чарасы, вакытны янга калдыра, экологик чиста, иң мөһиме – сәламәт яшәү үрнәге!

 

Узган ел туган илгә – Урал якларына кайткач, без дустым Камил белән сәпитләрдә елга буена балык тотарга киттек.

 

– Яхшы сәпитләр! – дидем мин.

 

– Үзебездә эшләнгән бит! – диде Камил. – Пермьнеке!

 

Камилнең сөйләвеннән мин сәпитнең туган җире Урал икәнен аңладым. Ул Артамонов дигән тимерченең 1800 елда шушындый гаҗәп транспорт уйлап табуы турында дәлилләр китереп сөйләде.

 

Бу турыда төрле фикерләр йөрсә дә, дустым белән бәхәсләшеп тормадым. Нимесләр сәпитнең туган ягы Германия диләр, шотландлар белән голландиялеләр дә аны үзләренеке саный.

 

Кызы янына Уралдан кунакка килгән әби мәрхүм инде, ләкин аның белән теге очрашуны мин мәңгегә истә калдырдым. Сәпиттә барганда аның сүзләрен искә төшерәм дә йөрәккә ничектер рәхәт булып китә.

 


Нәсүр ЮРУШБАЕВ
Татарстан яшьләре
№ 1 | 02.07.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»