поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.01.2016 Язмыш

Резеда Сафиуллина: Әтинең кызын эзләп таптым, ул “Болгар кызлары”ннан Альбина булып чыкты

Резеда Сафиуллина - галимә, тарих фәннәре кандидаты. Җырчы Гөлзадә Сафиуллинаның кызы. Ул тормышында кызыклы хәл турында сөйләде.

— Туганнар — минем өчен бик мөһим мәсьәлә, чөнки гаиләдә бер генә бала булып, әти белән аралашмый, әни белән генә үстем, шуңа да туганнары күп булган кешеләргә һәрчак көнләшеп карадым, аларга кызыга идем.  

Үзем кияүгә чыккач, балаларымда ирем чагылышын күреп уйлый башладым: минем әти ягы да бар бит әле. Шалтыратып белдем, әти өйләнгән, аның тагын кызы бар икән. Аның белән яшь аермабыз — 5-6 ел. Кызыксына башладым. “Болгар кызлары” төркемендәге Альбина исемле миңа охшаган бер кыз бар. Ул минем әти ягыннан сеңлем булып чыкты. Аның белән аралашу өчен телефонын эзләп таптым да шалтыраттым. 
 
Ул чакта Альбина мине аңламады әле, сөйләшергә әзер түгел иде. Соңрак аның белән әни аралашып: “Син әтиең белән үскәнсең, бәлки, шуңа аңламыйсыңдыр. Әзер булгач, бер шалтыратырсың”, — дип аңа телефон номерымны калдырган. Вакыт узып, баласы тугач, ул үзе шалтыратты. Без аның белән күрештек. Альбина миңа шундый якын, хәзер аралашып яшибез. 
 
Бер-беребезне күрми үссәк тә, Альбинада үз чалымнарымны күрәм, гадәтләре, хәтта мимикалары минеке кебек, күз карашларына кадәр охшаган. Холкы да минеке сыман. Шулай итеп, үз туганымны таптым. Альбинаның әле тагын кечкенә сеңлесе бар. Яшь аермабыз зуррак булгангамы, аның белән азрак аралашабыз. 
 
Әнием ягыннан гаиләдә 4 кыз, 4 малай булганнар. Бүген 4 кыз гына исән. Алар шулкадәр бер-берсенең кадерен белә, аларның чын туганнарча аралашуына күпләр соклана. Элек алар үзара гәпләшеп утырганда, минем беркемем дә юк, дип кызыгып караганга, үзем 
 
3 бала таптым. Араларындагы туганлык хисләренең көчле булуына сөенеп яшим.
 

---
Ирек мәйданы
№ --- | 16.01.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»