поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
16.01.2016 Җәмгыять

“Татарстан яшьләре” кайгылы көннәрдә кулыма килеп керде, шуңа күрәдер, андагы бер мәкалә ризасызлык уятты

“Татарстан яшьләре”нең 23 июль саны гаиләбез өчен авыр кайгылы көннәрдә кулга килеп керде. Бәлки шуңа күрәдер дә андагы бер мәкалә ризасызлык хисләре уятты, инде 4 айдан артык вакыт үтүгә карамастан, һаман да күңелне тырнап тора. Сүзем Яшел Үзәннән З.Бәдретдинованың “Сәдаканы кемгә бирим дип аптырыйсы юк” дигән язмасы турында.

Автор анда саксызлык яисә хаталану беләнме, әллә инде, чыннан да, үзен хаҗга баручыларны тәнкыйть утына тотарга хаклы дип уйлапмы, “анда кабат-кабат нишләп йөрергә була инде, ул акчаларын мескен, ятим, мохтаҗларга бирсәләр, савабы күбрәк булмас идеме” дигән фикерен җиткерә. Әйткәнемчә, авыр вакыт иде, хаҗга үз гомерендә өч тапкыр барган газиз әтиебезнең, авырып, урын өстендә яткан соңгы көннәре иде, 29 июльдә ул инде күзләрен мәңгегә йомды. Язма авторының якыннары, нәсел-нәсәбендә хаҗ кылучылар бар микән, анысы миңа мәгълүм түгел. Ә менә гомере буе бишвакыт намазын, уразасын калдырмыйча, үзен белә башлаганнан бирле исламның бишенче баганасы – хаҗга баруны максат итеп, шуңа омтылып яшәгән әтиемне, хәлемнән килсә, әле тагын бер тапкыр изге сәфәргә озатып, каршы алыр идем. Бер мин генә түгел, әти-әниебез тәрбияләп үстергән тагын 7 бертуганым да шушы фикердә.

Беренче тапкыр әти хаҗга әниебез исән чакта – 1998 елда барды. 2006 елда өебезгә көтелмәгән авыр хәсрәт килде, йөгереп йөреп торган җиреннән 74 яшьлек әниебезгә инсульт зәхмәте кагылып, бер атна дигәндә аны арабыздан алып та китте. Шушы авыр кайгыны җиңеп, дингә сыенып, изге гамәлләрен кылып яшәде әти. 2010 елда тәвәккәлләп икенче тапкыр ерак сәфәргә чыгып китте. Белсәгез иде әтине хаҗга барырга әзерләү һәм озату мәшәкатьләренең никадәр күңелле булуын, аның өчен ут йотып, аннан чылтыратулар көтеп яшәүнең нинди кадерле мизгелләр икәнен! Гомере буе телефонны санга сукмады әти, үзе генә калгач та, “аны саклап утырыйммыни” дип, өйгә керттермәде. Ә хаҗга киткәндә номерларыбызны язып җибәрдек. Ул, озата баручылары ярдәме белән, Согуд Гарәбстаныннан без – балаларына чылтыратып, мондагы хәлләрне сораштыра иде.Чаллыда яшәүче апамнарның берсе өчен әтинең чылтыратуы шуның кадәр көтелмәгән хәл булган ки, ул телефоннан сөйләшә башлагач та элемтәнең теге башында әти икәнен хәйран гына аңышмыйча торган. “Әтиең, Мулланур карт бу”, – дигәч кенә танып алган. Хәзер болар бар да сагынып искә алырга гына калды. Җиңел булмагандыр 80нең өске ягына чыккан бабайга хаҗ гамәлләрен кылуы. Өченче баруында юлга катнаш тур белән чыгып китте. Төркиягә кадәр самолетта очтылар, калган юлны автобуста бардылар. Ул елны хаҗилар аеруча зур сынауларга юлыктылар, көчле яңгырлар явып, таулардан ташлы сулар агып төшеп, шунда ятып калучылар да булды. Әтиебез дә бик нык салкын тидереп кайтты. Аннан соң да тернәкләнеп, безне сөендереп яшәде, ул булганда өебез нурлы, чиста булды, атна саен мунчалар ягып, без – балаларын көтә иде әти.

Пенсиядәге бабайларның тиенләп акча җыеп, гомерлек хыялларын тормышка ашыру теләкләренә каршы килмәсәк, аларга тел-теш тидермәсәк иде. Ил байлыгына комсызларча хуҗа булып, шул байлыктан авыру балаларга да, мохтаҗларга да өлеш чыгармыйча, хаҗга да бармыйча яшәүчеләр дә бик күп бит. Инде бик телебез кычыта икән, шуларны сүгик. Үзләренә барып ирешеп, юмартланып куймаслармы ичмасам. Ә хаҗиларга тимик. Алар бит изге сәфәрләрендә үзләре өчен генә түгел, дөньядагы иминлек өчен дә дога кылып, Ходайдан илкөннәребезгә тынычлык, җитәкчеләребезгә аек акыл, зирәклек сорап ялваралар. Беренче тапкыр әти хаҗдан кайткач, әнкәебезнең: “Ул бит әле анда аяклары суелып беткән килеш таулар арасында йөреп, минем өчен дә тәваф кылган, кемнең ире алай йөри әле”, – дип горурланып сөйләп утырулары истә калган.

Риваятьләрдән күренгәнчә, Пәйгамбәребез Ибраһим галәйһиссәламнең хатыны Хәдичә улы Исмәгыйльне тудыргач, чүлдән су эзләп йөреп, яңадан баласын калдырган урынга килсә, Ходай тәгаләнең кодрәте белән, яңа туган сабыйның аяк типкән җиреннән чишмә – Зәмзәм суы бәреп чыккан була. Ике тау арасын 7 тапкыр әйләнеп, хаҗилар су эзләп йөргән ананың кичерешләрен аңларга тиеш. Тәваф кылу диеп шушы гамәлне атыйлар. Һәм ул Согуд Гарәбстанының уттай кыздырып торган кояшы астында 50шәр градус эсселектә үтәлә. Хаҗилар анда рәхәт эзләп, уйнап йөрмиләр диясем килә. Бәлки әти дә анда баргач кылынасы гамәлләрен җиренә җиткереп үтәдем микән дигән икеләнү хисләре кичергәндер, шулай булмаса гомеренең соңгы көннәренә кадәр: “Их, тагын бер барырга иде!” – дип әрнемәс иде. Кодрәтемнән килсә, авыруын да, картлыгын да беразга гына булса да чигереп торып, әтинең соңгы теләген тормышка ашырырга ярдәм иткән булыр идем. Аның без – балалары өчен дә тәваф кылып, шайтаннарга таш атып йөргәнлегенә иманым камил.

Хаҗ кылу – бик олы, авыр һәм җаваплы сәфәр. Бармаганнарга – барып күрергә, изге гамәлләр кылырга язсын. Ә үзе хаҗ кылуны кирәк санамаганнарга “Тимәгез хаҗиларга!” диясем килә. Бу язмам газиз әти-әниебезнең рухларына дога булып ирешсен иде!

Әминә БИККИНИНА. Зәй шәһәре.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.01.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»