поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
15.01.2016 Мәгариф

Триместрлап укытучы мәктәпләрдә белем дәрәҗәсе югарырак, авырып дәрес калдыручылар саны азрак

Татарстанның кайбер мәктәпләре яңа система буенча эшли: балалар дүрт чирек урынына хәзер өчне укый. Уку аралыгын мәктәптә триместр дип йөртәләр. Казанның 23 нче мәктәбе дә әлеге экспериментка кушылган.

– Өч чирекле уку системасы булдыру идеясе белән үзебез чыктык. Бер яктан, мондый уку белем бирү дәрәҗәсен яхшырта, икенче яктан, балаларның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, – ди мәктәпнең уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резедә Шиһапова.
 
Хәзер каникул да өч кенә булачак. Балалар традицион җәйге ялдан тыш ноябрь һәм февраль ахырында гына каникулга чыга. Ләкин бу ял көннәре кими дигән сүз түгел, киресенчә, ике көнгә арта да әле. Мәсәлән, элек каникул вакытына туры килгән ноябрь бәйрәмнәре хәзер 23 нче мәктәп укучылары өчен рәсми ял көннәре булып санала.
 
Озын чирек балаларны ялыктыра, алар авырый башлый, укуга да көч калмый. Шуның өчен уку белән каникул арасында тагын бер ял – «эш каникулы» бар. Ул гадәттә бер атна дәвам итә. Укучы яхшы билгеләргә генә укыса, «койрык»лары булмаса, бу көннәрдә рәхәтләнеп ял итә. Ә менә артта калучылар, сыйныфташларын куып җитәр өчен, бер атна дәвамында укый. Олимпиадаларда катнашучы, БДИга әзерләнүчеләр дә шушы вакытта укытучылары бе­лән өстәмә шөгыльләнә.
 
 
Өч семестрлы уку балалар сәламәтлегенә дә яхшы тәэсир итә икән. Бер еллык эксперимент дәвамында, балаларның авырып дәрес калдыру очрак­лары 43кә кимегән. Бу исә уку сыйфатын, белем бирү дәрәҗәсен дә бермә‑бер арттырган.
– Чыннан да, бу программа зур нәтиҗәләр бирде, балаларның гы­на түгел, укытучыларның да сәламәтлекләре яхшы якка үзгәрде. Быел, мәсәлән, бары бер педагог кына «больничный» ялына чыкты, – ди Резедә Шиһапова.
 
Ләкин өч чирекле уку системасы белән килешмәүчеләр дә бар. Ата-аналарның 30 проценты балаларның ялы башка мәктәптәге ял белән туры килмәүдән зарлана. Төп укудан тыш балалар түгәрәкләргә, спорт мәктәп­ләренә дә йөри бит.
 
– Олимпиадалар да, балалар өчен төрле кызыклы чаралар да нәкъ менә каникул вакытында оештырыла. Ә безнең балалар ул вакытта укый. Ләкин экспериментның тискәре якларына караганда уңайлыклары күбрәк, – ди Резедә Шиһапова.
Ата-аналарның күбесе өчен әлеге уку системасы кулай. Баласы бишенче сыйныфта укыган Лилия Гыйниятуллина да өч семестрлы укудан канәгать.
– Бала дәресләрдән арыр­га да өлгерми, инде каникул җитә. 5‑6 атнадан соң «эш яллары» башлана бит. Әлбәттә, укуның җиңел баруы, укучыларга булган йөкләмәнең кимүе балага яхшы тәэсир итте. Ул тынычланып калды. Музыка, спорт мәктәпләре дә шул график буенча эшләсә, бик әйбәт булыр иде, – диде ул.
 
 
Татарстанда мондый уку системасы буенча өч мәктәп эшли. Казанның 71 нче мәктәбе һәм Яшел Үзәннең Карпов исемендәге лицее да әлеге экспериментка кушылган. 23 нче мәктәп исә 2017 елга кадәр өч чирек­ле уку программасы белән эшләячәк.

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»