поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.01.2016 Криминал

Әнисен үтерүгә заказ биргән татарстанлы тотылган

Казанда полицейскийлар әнисен үтерүгә заказ биргән егетне тоткарлаган. Юдино бистәсендә яшәүченең хатын-кызны үтерү өчен киллер эзләве турындагы хәбәр полицейскийларга 4 гыйнварда килеп ирешә. Бу хакта 31 яшьлек егет хәбәр итә. Шикле егет аңа җинаять кылу тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән була.

Шаһит сүзләренә караганда, 1 гыйнварда Бауман урамындагы төнге клубларның берсендә аңа элеккеге танышы килеп (элек алар бергә эшләгән), “кеше үтерү өчен кеше табарга кирәк”, дип белдергән. Әңгәмәдәшенең салмыш булуын исәптә тотып, егет аның сүзләренә игътибар бирми. Әмма 3 көннән соң телефоннан сөйләшү барышында элеккеге танышы ниятләрен раслый. Шуннан соң 31 яшьлек егет полициягә мөрәҗәгать итә.
 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Юдино бистәсендә яшәүче шикле егетне күзәтә башлый һәм аның булачак киллер белән һәр очрашуын контрольда тота.
 
Әңгәмәләрнең берсе барышында 26 яшьлек шикле егет иптәшенә булачак корбан яшәгән Светлая урамында очрашырга тәкъдим итә. Урында ул әнисен үтерергә теләвен әйтеп, хатын-кызның көн тәртибе, аның өйдә ялгызы булу сәгатьләре турында сөйли, шулай ук фатир ачкычын тапшыра. Бүлмәләрнең берсендә яшерелгән 170 мең сум акчаны киллер эше өчен түләү буларак алырга тиеш була. Тагын 50 мең сумны заказчы җинаятьтән соң тапшырачагын ышандыра. Барысы турында да сүз куешкач, танышлар аерылыша.
 
Икенче көнгә шикләнелүчене җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре подъезддан чыгып барганда тоткарлый. Ул габен тулысынча таный. Тоткарланган егет сүзләренчә, әнисен үтерү теләгенең сәбәбе – гадәти көнләшү: янәсе, хатын-кыз, үзе артыннан илтифат күрсәтеп йөрүче ире барлыкка килгәч, шикләнелүче һәм аның энекәшенә тиешле игътибар күрсәтүдән туктаган.
 
Шикле егет сак сатына алынган. 

---
Татар-информ
№ --- | 14.01.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»