|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2016 Криминал
Татарстанда өч ел элек кыз баланы көчләгән пенсионерны тоткарлаганнар (ВИДЕО)Алабугада полиция хезмәткәрләре 67 яшьлек җирле ир-атны тоткарлаган. Ул 2013 елда икенче сыйныфта укучы кыз баланы мыскыл иткән. Тоткарланучыүз гаебен тулысынча таныган инде. Җинаятьне ни рәвешле кылуын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. 8 яшьлек кыз балага ул 19 февральдә, 4 нче гимназиядән ерак түгел урында һөҗүм иткән – кызның укудан кайтып торуын көтеп торган һәм чокырлы урынга алып кереп мыскыл иткән, аннары качып киткән. Хәтерләсәгез, өч сәгатьләп аңсыз яткан кыз баланы үтеп баручы ике егет табып алган һәм хастаханәгә алып килгән иде. Ничек кенә тырышсалар да, ул вакытта җинаятьчене "кайнар эздән" тота алмадылар. Фотороботы төзелгәннән соң аны Татарстан гына түгел, ил буенча эзләделәр.
--- |
Иң күп укылган
|