поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
10.01.2016 Җәмгыять

Хастаханәдә ятуның аякка баса башлаган чоры оҗмахка тиң икән: сирәк күрешкән кешеләр хәл белешә, күчтәнәчнең чамасы юк!

Хастаханәдә ятам. Инәй шалтырата. Хәлемне сораша, бик сызланмыйсыңмы, әйбәт карыйлармы, ди. Һәм азактан һәрвакыт бирә торган сорау яңгырый: «Әйбәт ашаталармы соң?» Һәр соравына уңай җавап бирәм. Чыны да шулай: хәлләр әйбәт, яхшы дәвалыйлар, бер җир дә авыртмый – сәгать саен «кетонал» кадап торалар. Ашарга ярамый. Боларын әйтмим инде, бер дә юкка борчылып ятмасын.

Әйбәт ашаталармы? Бу классик сорау. Бала җәйге ял йортына китсә дә, армиягә барса да, гомумән, бала өйдән чыгып китсә, шул сорауны ишетәчәген көт тә тор. Моны иң беренче чиратта әти-әнисе, аннан соң дуслары, якыннары бирә. Мин дә үз балаларымнан шулай сорыйм. Ни өчен? Бу хакта белмим дә, уйланганым да булмады. Югыйсә, ни генә дип җавап бирсә дә: «алай икән», – дип кенә куясың бит инде.

Яхшы ашаталар. Ашханәгә барып караган юк әле. Шулай да туганнар, дуслар килеп кенә тора. Килгән берсе берәр пакет тутырып килә. Монда ит тә, шулпа да, һәртөрле камыр ашлары да хәттин ашкан. Ул җиләк-җимешне әйтеп тә торасы түгел. Туй үткәрергә җитәрлек. Хастаханәдә ятуның авырудан котылып аякка баса башлаган чоры оҗмахка тиң икән. Проблемалар, эшләр турында уйларга рәтең юк әле, шуңа проблемалар да юк кебек тоела. Аның каравы, хәлең көннән көнгә әйбәтләнә, яңа мөмкинлекләрең ачыла. Көн саен алга китеш. Өстәвенә, сау-сәламәт чагыңда сирәк күрешкән кешеләр дә хәл белергә килә. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырасың. Ә ризык-фәләннең чиге-чамасы юк. Һәм барысы да бушлай килгән. 

Ләкин миңа әле ашарга ярамый. өйдә бу кыенрак булыр иде. Үткән-сүткән саен чәй эчү, аз-маз капкалап алу гадәткә кергән. Ә монда башкачарак. Система куеп, тиешле матдәләрне кертеп торалар, аннан соң аппетит та әллә ни түгел. Шуңа күрә, хастаханәдә ашамый торудан да җиңелрәк нәрсә юк. Хәтта мине ал да мине ал дип тезелешеп торган җиләк-җимеш тә нәфесеңне кузгата алмый.

Әмма телевизор бар. Сау-сәламәт вакытта аңа бик игътибар иткән булмаган икән. Хәзер менә туйганчы карап ятасың. Һәм... Телевидениенең кайсы гына каналын алып карасаң да, ким дигәндә, ярты сәгать саен ниндидер ризыкка реклама күрсәтәләр. Моның өстенә, ашарга пешерергә өйрәтүче тапшырулар, төрле рецептлар...

Телевидениедә бик талантлы кешеләр эшлидер, күрәсең, рек­ламаланган ризыкка битараф калып булмый, авыз итеп карыйсы килә башлый. Чипсы кетердәве, һәртөрле шоколад кәгазьләренең татлы кыштырдавы... Берәр сникерс алып капсаң, яшәү энергиясе артып, саулыгың ныгып китәр шикелле тоела. Ә тәмле суларның челтерәве... Алтынсу төскә кереп ялтырап торган фри бәрәңгеләре... Чизбургерлар, гамбургерлар... Алар шулкадәр тере итеп, күз алдына килеп авыз суларын китерерлек итеп эшләнгән. Чыдап тормалы түгел. Хәтта күпләренең сәламәтлеккә зарарлы икәнен белеп торган килеш әле бу. Карашлар алышына: мондый ризыкларны ашый алу үзе үк сәламәтлек билгесе, сәламәтлек символы буларак күз алдына баса.

Соңгы елларда кешеләрнең күпләп юанаюы күзәтелә, хәтта сәламәтлек саклау оешмалары аны «симерү эпидемиясе» дип тә бәяләде. Моның сәбәпләре кешенең аз хәрәкәтләнүендә, углеводларга бай ризыкны күпләп куллануында дип аңлаталар. БМО китергән мәгълүматларга караганда, Россия Федерациясе симерүчеләр саны буенча дөньяда 19 нчы урында тора икән. Хатын-кызларның – 51, ир-егетләрнең 38 проценты хроник симерү авыруыннан интегә. Шунысын да әйтергә кирәк, артык авырлык шикәр диабеты, онкологик авырулар, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары барлыкка килүгә дә сәбәпче булып тора икән.

«Симерү эпидемиясе» артык гаҗәп тә түгел кебек. Һәркөн саен көне буена безне нәрсәдер ашарга өндәп торалар ич. Телевидение аның бер тармагы гына. Моңа гәзит-журналларны да, интернетны да, урамнарда кычкырып торган реклама баннерларын да, адым саен таратылучы буклетларны да, башкасын да өстәргә кирәк. Һәр адымда безне кемдер нәрсәдер ашарга кыстый.

Безне яхшы ашаталар...


Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 07.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»