поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.01.2016 Мәгариф

Мәктәптә “3ле”гә укучылар өчен вузларга юл ябылырга мөмкин

Киләчәктә мәктәптә “3ле”гә укучылар өчен вузларга юл ябылырга мөмкин. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов аттестатында “3ле” булганнарны югары уку йортларына кабул итмәскә дигән тәкъдим керткән. Аның фикеренчә, андый абитуриентлар вуз программасын үзләш­те­рә алмый. Мондый чикләү­ләрдән файда булырмы соң?

– Югары белем алу мөм­кинлеге бетмәячәк. Әмма студентларны әзерләүгә таләпләр артачак. Вузларның нәтиҗә­ле­леген билгели торган исемлектә абитуриентларны кабул итүгә кагылышлы күрсәткечләр дә барлыкка килергә мөмкин, – ди илнең баш педагогы Ливанов.

Бүген – инженерлар, IT-белгечләр заманы


2016 елда илдәге югары уку йортларының күпме абитуриент кабул итәчәге билгеле инде. Барлыгы 575 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән. Дөрес, бу бакалавриат, белгечлек, магистратура, аспирантура, ординатура юнә­­лешләренең барысына да кагыла. Вузларның үзләренә дә таләпләр арта. Ике ел ярым эчендә дәүләт аккредитациясе булмаган вуз һәм филиаллар саны бер меңгә киметелгән. 2013 елда алар 2300 булса, хәзер – 1990. Җәйгә бу сан тагын үзгә­рергә мөм­кин. Иң күп урыннарны инженер, IT-белгеч­ләргә бир­мәкчеләр. Алар­дан соң чиратта – мәгариф, пе­да­гогика, математика, табигать фән­нәренә бәйле белгечлекләр. 15 мең чит ил абитуриентларына квота билге­лән­гән. Бүген алар 131 илдән килеп белем эсти. Шуларның 30 проценты – инженер, 15 проценты табиб белгечлекләрен үз­ләш­терә. Сүз уңаеннан, Татарстанда чит ил студентларының саны 8 меңнән артык. Алар 93 илдән килгән.

Сайттагы мәгълүматларны яңартмаганнар


Россия күләмендәге олим­пиа­даларда җиңү яулаган укучылар вузларга имтихансыз кабул ите­ләчәк. Россия мәгариф һәм фән министры раслаган исемлек 71 фән буенча олимпиаданы үз эченә ала. Илкүләм бәйгеләрдә җиңгән укучылар өчен дипломнар бер ел гына түгел, дүрт ел гамәлдә булачак.
Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов белдергәнчә, кайбер вузлар мәгълүмат бирү кагый­дә­лә­рен боза. Узган елның ноябрь аена 500 вуз һәм филиал югары уку йортларына керергә теләү­челәр өчен мәгълүмат­лар­ны сайт­ларына вакытында эл­мәгән яки яңарт­ма­ган. Кайбер­ләре үзгәреш­ләрне исәпкә алмаган. Быел укырга керү кагый­дәлә­рендә бераз үзгәрешләр бар. Моңа кадәр вузларда аттестаттагы “бишле”ләрне генә исәп­кә алсалар, быел урта һө­нә­ри белем бирү йортын уңышлы тәмам­ла­ганнарның диплом­нары­на да игътибар итәчәкләр. Алар­га вуз өстәмә сынаулар билгеләячәк. Абитуриентлар портфолио, ягъни укуда, спорттагы казанышлар өчен 10га кадәр өстәмә баллар алырга мөмкин.
 
Мөмкинлек бирергә кирәкме?

Ливановның “3ле” билгесе бул­ганнарны вузларга кабул итмәскә дигән тәкъдимен күпләр хупламый. Дөрес, әлеге яңа­лык­ны бүген-иртәгә кертергә җыен­мыйлар. Әм­ма мәгариф өлкә­сен­дә үзгә­реш­ләрнең еш булып торуына берәү дә гаҗәпләнми. Шуңа күрә вузга барырга хыялланган яшьләргә бары тырышып укырга гына кала.

Казан илкүләм тикшеренүләр технология университеты (КХТИ) студенты Дамир Рәхмәтуллин мәктәптә бары яхшы билгеләргә генә укыган. Әмма министрның фикере белән килешми ул. “Мәк­тәп һәм вуз программасы бер-берсеннән шактый аерыла. Мәк­тәптә белемне авыр үзләш­тер­гәннәр югары уку йортларында яхшы укырга мөмкин. Төркем­дәшем дә – шундыйларның берсе. Хәзер ул белем ягыннан башкаларны да уздыра”, – ди Дамир.

– Аттестатта “3ле”се булганнар киләчәктә техник яки гуманитар белгеч булып китәргә мөмкин. Әгәр чикләүләр кер­телсә, андыйлар икесеннән дә мәхрүм калачак. Авыл балалары арасында белеме йомшаграк студентлар да бар. Башта начаррак укысалар да, аннан алдырып китәләр, башкалардан калышмыйлар, – ди Казан дәүләт ар­хитектура-төзелеш уни­вер­си­тетының татарча укыту буенча методик кабинет мөдире, галим Рәшит Шакиржанов. – Гадәттә, “3ле”гә укучыларның ниндидер шөгыле була. Ә “5ле”гә укучылар арасында бары уку белән генә мавыгучылар да бар. Андыйлар вузны яхшы гына тәмамласалар да, тормышка әзер түгелләр.

Билгене тормыш үзе куя

Бөтендөнья татар конгрес­сы­ның татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев бел­дергәнчә, бу – кычытмаган җирне кашу. “Россиядә болай да мә­гариф системасын түбәнгә тө­шер­деләр. Хәзер әледән-әле ки­рәкмәгән тәкъ­димнәр кертү бе­лән шөгыль­ләнәләр. Билге ул – үзмаксат түгел, ә омтылыш. Әгәр бала “3ле”гә укый икән, димәк, аңа укуга дөрес юнәлеш бир­мәгәннәр. Ә билгене тормыш үзе куя”, – ди үзе дә заманында мәк­тәп директоры булып эшлә­гән Фәрит Язкәр улы.
Республика студентларының хезмәт отрядлары үзәге җитәк­чесе Ринат Садыйковның бу сорауга җавабы бер төрле генә түгел. “Бер яктан, белемне сыйфатлы итәргә тырышу дөрестер дә. Әмма икенче яктан, бер-ике “3ле” аркасында, яшьләр югары белем алу хокукыннан мәхрүм калачак. Бәлкем, ул бу хакта унбер ел буе хыяллангандыр. Мондый тәкъ­дим­нәргә караганда, вуз эчендә таләпләр булдыру ­отышлырак дип уйлыйм. Әйтик, укырга керү өчен өч фәннән имтихан балларын арттырырга була. Шуңа күрә, тәкъдимне керт­кәнче, яхшылап уйларга кирәк”, – ди ул.


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»