|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.01.2016 Язмыш
110га кадәр яшисе идеКайбыч районы Олы Тәрбит авылында яшәүче Александра Волковага 31 декабрь көнне йөз яшь тулды. Сөйләшә алырмы, зиһене бармы икән дип уйлап та куйган идек, гасыр кичкән әби безгә “Пар алма”ны, “Китә казлар, китә казлар Донбаска”, дип сузып җырлап җибәргәч, барыбыз да елмаеп куйдык. Хәер, йөзьяшәр әби: “Тагын 110 яшькә кадәр яшим әле, бер җирем дә авыртмый бит. Авырмыйча гына үлеп буламы?” – дип сөйли. Шул ук вакытта, яшь вакытның поезды китеп барды шул, дип тә уфтанып куя. Александра түти заманында күрше Соравылдан (Янсуринск) килен булып төшә. Алай дип әйтү дә дөрес булмас, чөнки ул чакта Александра инде Казан укытучылар мәктәбен тәмамлап кайтып, Олы Тәрбиттә өч ел балаларга белем биргән була. 1935 елны башта аны Бөрлебашка җибәрәләр, аннан биредә башлангыч классларда укытуын дәвам итә. Сугыш елларында бригадир булып та эшли. Кырыс заманнар була ул. Укытучылар хәтта йортларга кереп, идән-сәке җыештырылганмы, мич агартылганмы, урын-җир җыелганмы дип тә тикшереп йөри. Кыенлыклар күп булгандыр, тик әбекәй шул чактагы кызыклы хәлләрне әле дә онытмый. Александра түти 20 ел укытучылык хезмәтен үти, соңрак, катлаулы операцияләр кичерү сәбәпле, мәктәптән китәргә мәҗбүр була. “Үзе, бер җирем дә авыртмый, ди. Әмма 3-4 еллап күзе күрми, аяклары йөрми инде”, – ди аның белән 43 ел бергә торган килене Зоя ханым. “Ашаталар, эчертәләр, мунчага алып баралар, алып кайталар. Йокы килсә, йоклыйм. 10 ел яшисе иде әле. Бик утырып тора алмыйм хәзер, билем авырта”, – дип сүзгә кушыла безнең сөйләшүне тыңлап утыручы әбиебез. Балачагын, туганнарын да яхшы хәтерли әби. “Әти белән әни 63 яшьтә үлде. Әти иртәрәк вафат булды, аннан әни китте. Бишәү идек: абый, апа, өченчесе – мин, дүртенчегә – малай, бишенчегә – кыз”, – дип искә ала Александра түти. Үзе исә Егор дәдә белән ике бала – улы Николай белән кызы Зояны үстерә. Бергә егерме өч ел гына торып кала алар. Авыр сугыш җәрәхәтләре үзенекен итә, 1969 елда бабай вафат була. Егор Волков фронтта батырлыклары өчен I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән була. “Әтине дә укыткан, аннан шуңа кияүгә чыккан”, – дип сүзгә кушыла улы Николай. “Ул чакта ликбезда укыту булган. Революциягә кадәр бу авылда хәтта чиркәү каршында ике мәктәп эшләгән”, – дип сөйли авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Василий Уткин. “Бүген биредә 29 бала укый, районда иң зур башлангыч мәктәп бу”, – ди авылның хәзергесен һәм киләчәген күзаллап, Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов. Кайбычның йөзьяшәре белән саубуллашабыз. “Район башлыгы – Рәхмәтуллин, авылныкы – мин”, – дип озатып калды әби.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|