|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2009 Бәйрәм
МААРДУ САБАН ТУЕ (ФОТО)20 июньдә Эстониянең Маарду шәһәрендә Сабан туе узды. Бәйрәмнең хуҗалары Казаннан баянист Айдар Вәлиев белән җырчы Рузиләне һәм Эстониянең төрле шәһәрләреннән һәм күрше Латвиядан кунаклар чакырды. Татар милли бәйрәмебезгә килгән милләттәшләребез арасында - Таллин шәһәреннән башкорт җәмгыяте рәисе Флюзә Хәйруллина, «Идел» татар җәмгыяте вәкилләре бар иде. Латвиянең Рига шәһәреннән «Идел» татар җәмгыяте рәисе урынбасары Ринат Ахунов һәм башкорт корылтае җәмгыяте вәкилләре да кунак булдылар. Бәйрәмне Эстониянең Маарду шәһәре татар җәмгыяте рәисе Мәдуд Прокуроров сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде. Сабан туе кунаклары да Маарду татарларын игътибарсыз калдырмады.
Кояшлы көндә Сабан туенда традиция буенча барлык милли уеннар оештырылды. Алар арасында - ат чабышлары, капчык белән сугышу, көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тиен акча эзләү, онга чуму, капчык киеп йөгерү кебек ярышлар булды, көрәш тә үткәрелде.
Бәйрәмнең дәвамы стадион янындагы Мәдәният йорты бинасына узды. Биредә бөтен Сабан туе кунаклары татар милли ризыклары белән чәй эчәргә остәл артына чакырылды. Шулай итеп, татар һәм башкорт җәмгыятьләре үзара якыннан аралаша алды.
Концерт белән башланган бәйрәм концерт белән тәмамланды. Сабан туе хуҗалары матур, татар халык жырлары белэн каршы алды. Латвиянең Рига шәһәреннән Инна Мешкова башкорт биюен биеде, һәм гитара белән испан вальсын уйнады. Рузилә үзенең бию көйләре белән чыгыш ясады. Айдар Вәлиевның гармун һәм баян тавышына моңлы татар халык жырлары яңгырады.
Эстониянең Маарду шәһәре Сабан туе бик тә югары дәрәҗәдә узды дияргә була. Биредә көнкүрүче татарлар милли гореф-гадәтләребезне онытмаганнар һәм бу бәйрәмдә дә ачык күренде. Балтыйк буе татарларының үзара дус, бердәм булуын дәлилләде чираттагы Сабан туе.
Ләйсән БИЛАЛ, Ринат АХУН фотолары |
Иң күп укылган
|