поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
06.01.2016 Киңәш-табыш

Үпкәләсәң, әйдә...

Һәр кешенең үзенчәлекле холкы бар, ул башкаларга охшамаган, шуңа күрә хисләр дә төрлечә. Кемдер үзенең хисләрен, фикерен ачыктан-ачык белдерә, ә кемдер аны «тышка» чыгармый. Психиканың саклану чарасы буларак, кешенең эчендәге хисләре тоткарланып калуы үпкәләүгә китерә. Вакыт узу белән, үпкәләү ачыктан-ачык каршылыкка (агрессиягә) яки үч алуга китерергә мөмкин.

Психик тигезлекне саклап калу өчен, кеше үзенең әлеге үпкәләү гадәте белән көрәшергә тиеш.

Үпкәләүгә китергән нәрсәләрнең берсе – гадәти исәп-хисап. Кешедән үзенә ниндидер файда алу өчен, кайберәүләр юри үпкәләгән булып йөрергә мөмкин. Чынлыкта, аны бу мәсьәлә бөтенләй диярлек борчымый. Гадәттә, ирләрдән берәр нәрсә таләп итү өчен, мондый ысулдан хатын-кызлар оста файдалана. Тагын бер сәбәп – кешене гафу итәргә теләмәү яки гафу итә белмәү. Бу очракта үпкәләүче кеше көчле хисләрдән соң үзенең ни өчен үпкәләгәненең төп сәбәбен дә белмәскә мөмкин. Аның өчен иң мөһиме – үпкәләтүченең гафу үтенүе.
Кайвакыт кешеләр нәрсәдер планлаштыра, хисаплый, әмма ул көткән нәтиҗә булмый кала, шуңа күрә үпкә туа. Мисаллар карап үтик.
Эшкә урнашырга йөрүче эш бирүче белән сөйләшкәннән соң, үзен алачакларына тулаем ышана, ләкин аны эшкә килергә чакырып берәү дә шылтыратмый. Нишли? Бөтен дөньясына үпкәләп йөри. Яки кыз сөйгән егетеннән үзенең туган көненә балдак бүләк итәчәген көтә, әмма булачак кияүнең бүләге башка нәрсә була. Әгәр аларның үзара мөнәсәбәтләре яхшы булса һәм кыз ике араны өзәргә теләмәсә, үзенең үпкәсен «йотарга тиеш».

Үпкәләүчәнлек белән ничек көрәшергә соң? Мондый хис халәтен төрле ысуллар белән җиңәргә була.
1.Вазгыятьне анализлау бик мөһим. Үпкәләтүче үзенең кемнедер кыерсытуын белмәскә дә мөмкин. Дөрестән дә, ул кешенең кемнедер үпкәләткәнен яки үпкәләтмәгәнен аңлау өчен, үзеңне аның урынына куеп карарга кирәк.

2. Теләсә кайсы вакытта да үзеңә файдалы якны табарга тырышырга кирәк. Сөйләшкәндә ул үзе дә белмәгән кимчелекләрен аңларга мөмкин. Ул чакта аңа «рәхмәт» әйтергә кирәк, чөнки ул сезнең кимчелегегезне йөзегезгә карап әйтте, гайбәт сатып йөрмәде.

3. Әгәр кеше сез әйткәннәрне аңламаса, аңа үпкәләп йөрү мәгънәсезлек була. Башка кешеләрнең уйларын, фикерләрен белү, аларның теләкләрен аңлауны беркем дә булдыра алмый.

Үпкәләү зыян китерә аламы? Кеше кичергән тискәре хисләр аның сәламәтлегенә уңай йогынты ясамый, билгеле. Галимнәр бу мәсьәләдә күп кенә тәҗрибәләр, тикшеренүләр үткәргән. Нәти­җәләрдән күренгәнчә, башкаларга үпкәләп йөрүчеләрдә бавыр авыруы (цирроз), баш өянәге (мигрень), йокының бозылуы, яман шешләр барлык­ка килүе ихтимал. Сүзсез дә аңлашыла: андый кешеләрнең күңел тынычлыгы булмый.

Нияз Бишбалта, Казан.


---
Шәһри Казан
№ --- | 05.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»