|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2008 Спорт
ҮЗ БАҺАДИРЛАРЫБЫЗ КАЙДА?Казан спорт буенча алдынгы. Моңа “Ак Барс”, “Рубин”, “Уникс”, “Синтез”, “Динамо-Татрансгаз” клублары — ачык мисал. Әйе, горурланып сөйләрлек. Ә чынлыкта уйлап карасаң, командыларда үзебездә тәрбияләнеп үскән уенчылар юк дәрәҗәсендә. Төп составны каяндыр читтән, зур акчаларга контракт нигезендә килешү төзегән уенчылар тәшкил итә. Ә “үзебезнекеләр” булса да, ике-өч бөртек кенә. Күбесенә урын юк, имеш. Хокккейда 2004/2005 сезонын искә төшерсәк, ул НХЛда (милли хоккей лигасы - дөньяда иң көчле лига) локаут сезоны. “Ак Барс” Казанның 1000 еллыгына чемпион калсын өчен, җитәкчеләр бик күп миллионнар түгеп, мәркәзебезнең төп командасына дөнья йолдызларын чакырып, нинди генә килешүләр төземәде! Хәтерлисездер, галәмнең иң кыйммәтле, НХЛ хоккейчылары: Ковальчук, Хитли, Лекавалье, Ковалев, Хәбибулин (бер «Л» белән! — А.Ш.), Морозов, Бретуэйт, Житник, Каспарайтис, Ричардс һ.б.-лар “шәп уен” күрсәтеп, “шаккатырып” киткәннәр иде. Бер илдә дә моның кадәр “йолдызлар” җыелган команданың булганы юк, шушы исемнәр “Ак Барс”ны дөньяга танытты. Спорт белгечләре дә, җанатарлар да “Ак Барс”ны “Стенли Кубогы” (НХЛдагы иң дәрәҗәле кубок) финалында катнаштырып була дип сөйләделәр. Ләкин, чынлыкта, бу хоккейчыларның акча эшләп китәргә генә килгәнен ачыктан-ачык күрдек. Плей-офф уенының беренче этабын гына искә төшерү дә җитәдер. Ул заманда чын казанлылардан 3-4 бишлектә “селкенеп йөргән” Архипов кына булды. Шул ук вакытта бездә тәрбияләнеп үскән, чит командаларда яхшы уен күрсәтүчеләр юк түгел иде. Бер мисал, Кудәрмәтов — командада ул елны алдынгы рәттә иде, 2007 — алтын медаль иясе. Ячанов та елдан-ел үз халәтенә,үз югарылыгына кайта бара. Шушы “йолдызлар”ны чакырганчы “үзебезнекеләрне” составта саклап калган булсалар, күпкә отышлырак булыр иде, акча мәсьәләсе ягыннан да, уен буенча да. Быелгы сезонда Петров, Обухов, Архипов кебек татарстанлыларыбызны күреп күңел сөенә, ә шулай да “Рубин” футбол командасына күз салсак, тагын да аянычлы хәл күзәтергә туры килә бит ләбаса. Чаллы егете Александр Бухаровны гына чын якташыбыз дип авыз тутырып әйтеп була. Бүгенге көндә составның ярты өлешен диярлек легионерлар тәшкил итә. Әйтергә кирәк, “Рубин” быел 50 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм призлы урын яуларга өметләнә. Тик Фирдүс Гыймалтдиновның “Ә безгә барысы да хоккей — 2” исемле язмасындагы сүзләр хак булуы ихтимал. Мин әйтәм, төрле җирдән җыелган “солянка” җаны-тәне, бөтен күзәнәге белән Казан өчен уйнармы соң? Анысын вакыт күрсәтер. Агымдагы сезонда “Уникс” баскетбол командасы турнир таблицасының өченче баскычында. Әлбәттә, сөенерлек. Ләкин составта Виктор Кейру гына “үзебезнеке”. “Синтез” клубы призлы урыннар исемлегеннән төшми дә. Бәлки, бу Казан командалары белән чагыштырмача, үзебездә тәрбияләнеп үскән уенычыларның биредә күбрәк булуы белән бәйледер дә. Ник дигәндә, Кирилл Тихонов, Альберт Зиннәтуллин, Ирек Зиннуров, Дмитрий Дудкин кебек уенчылар Казанның №8 СДЮШОР мәктәбе шәкертләре. Ауропаның иң көчле волейбол командасы “Динамо-Татрансгаз”та Максим Шпилев, Андрей Егорчев, Владислав Бабичев кебек якташларыбызның уеннарын күрергә була. Спорт яки бүтән өлкәме — аны таныту өстендә эшләүләре бик яхшы күренеш, килешәм. Тик моны чит кешеләр ярдәмендә ерып чыгу дөрес дип тапмыйм. Бүгенге көндә хоккей, футбол, баскетбол һ.б спорт юнәлешендәге мәктәпләр эшләп килә. Аларның базалары, мәктәпләре Россиядә иң югары дәрәҗәдә! Әмма аннан чыккан сәләтле яшьләребез төп составка үтеп керә алмыйча, фарм-клубта (команданың икенче, өстәмә составы) уйнап йөриләр. Без никадәр генә “Ак Барс" - чемпион!” ише шигарьләр кычкырсак та, төрле милләт халкының безнең өчен уйнауларын күргәч оптимизмга бирелү кирәкми дип саныйм. Тырыш хөрмәткә лаек халыкның үз баһадирлары да югалмаска тиеш.
Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ |
Иң күп укылган
|