поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
05.01.2016 Хәйрия

“Кайда эшлисең, шуннан ташыйсың”: Балалар йортында эшләүче олы йөрәкле педагог 9 баланы үзенә алган

Күңелендә бер ятимне булса да әниле итәр идем дип йөрүчеләр шактыйдыр ул. Тик бу теләкне үти алучылар гына сирәк. Берәүләр: “Без моңа әле әзер түгел, башта үзебезнеке­ләрне аякка бастырыйк”, икенчеләр: “Рәтле баланы ташламаслар иде”, – дип баш ватканда, кемнәрдер берне түгел, өй тутырып бала үстерә.

Яшел Үзән районындагы Норлат балалар йортында педагог-оештыручы булып эшләүче Рәйсә апа Миңнуллина үзенең ике кызы янына әти-әнисе ташлаган 9 баланы алып үстерермен дип башына да китереп карамагандыр. Язмыш булгач, бар да була икән шул. Үзеннән бу хакта сора­саң: “Кем кайда эшли, шуннан ташый инде”, – дип шаярта.
 
Оныкларда – әби язмышлары


Рәйсә апаның ятим балаларны әниле итүенең сәбәбе үз әнисе­нең язмышына барып тоташа.
– Әнием Гөлчирә 1 яшьтә әнисез кала. Шуннан соң безнең бабай башка хатынга өйләнә. Аларның уртак уллары туа. Әни беренче сыйныфта укыганда, үги анасы аны өйдән куып чыгара. Әнием Ачасыр авылының кайсы мәрхәмәтле кешесе йортка кертә, шунда яши башлый. Хәтта хәер дә сорана, авылдан авылга йөреп көн күрә. Кешеләргә бала караша, йорт эшләрен башкара. Шулай йөри торгач, Казанга килеп җитә. Ишек шакыган кызны кызганып, Зөһрә исемле хатын өенә кертә. Бу йортта әнидән башка тагын җиде бала була әле. Алар әнине какмыйлар, үз баласыдай карап үстерәләр. Буй җиткәч, кияүгә бирәләр. Әле Зөһрә әби безне дә үстереште”, – дип искә ала Рәйсә апа.

Гөлчирә апа үзе дә ятим балалар алып үстерергә хыяллана. Тик ул вакытта үзендә биш бала, җит­мәсә, ире дә үлеп китә. Шулай итеп, әнисенең хыялын, еллар узгач, кызы Рәйсә тормышка ашыра.
– Мин бала ала башлагач, туганнарым башта куркып калды. “Рәйсә, аларны ничек үстерерсең? Кунакка килеп-китүләре – бер хәл. Яшәп калсалар, авырга туры килер бит”, – диделәр. Менә шул чакта әни: “Минем теләгемне тормышка ашырдың, балакаем! Рәхмәт сиңа. Бу гамәлеңнән мең кат ризамын. Һәр баланың үз ризыгы бит аның”, – дип бу эшемне хуплады. Әни 87 яшенә кадәр яшәп, быел күзләрен мәңгелеккә йомды. Шунысын да әйтәсем килә:  еллар узгач, әни үзен куып чыгарган үги анасын да тәрбияләп соңгы юлга озатты әле, – дип сөйли изге күңелле ханым.

Баштарак Рәйсә апа ятимнәр йортындагы сабыйларны         үзлә­р­енә кунакка ала торган була. Беренче тапкыр берьюлы дүрт сабыйны алып кайта ул. Бертуган Маша белән Сашаны һәм Венера белән Адельне аермый. Бу балаларны ял җитүгә үзләренә йөртә-йөртә арып бетә. Балалар йорты белән Рәйсә ханымнарның өй арасы шактый ерак икән. Һәр ялдан соң, тәмләп йоклаган сабыйларны уятып, тагын эшкә алып китәсе. Шунда гаилә башлыгы Наил абый түзми: “Бу балаларны тегендә-монда тилмертеп йөрткәнче, үзебездә генә калдырсак ярамыймы соң?”– дип куя. Ә Рәйсә апага шул сүз генә кирәк тә. Тиз генә балаларны тәрбиягә алуны рәсми­ләштерә башлый.
Бу вакытта үзләренең олы кызлары Миләүшә кияүгә чыккан була. Ул да әти-әнисенең бу гамәлен хуплый гына. “Әнием – изге күңелле кеше. Ятимнәр йортындагы сабыйларны өйгә алып кайтасын белгәч, сөендем генә. Алар минем үз туганнарым кебек. Озаграк күрми торсам, сагынып кайтам”, – ди Миләүшә. Инде Рәйсә апа белән Наил абый онык сөяргә дә өлгергәннәр. Әмма Рәйсә апа туктап калмый, тагын бала ала. Башта Илья исемле малайны алып кайталар. Аның абыйсы да була. Аерырга теләмәсәләр дә, Никита гаиләгә барудан баш тарта. Ә хәзер әкренләп кунакка йөри башлаган. “Озакламый бездә генә калыр инде”, – ди Рәйсә апа да. Аннары ул бертуган Аделина белән Максимны ияртеп кайта. Алардан соң аерылмас дуслар Регина белән Диманы алалар. Әлеге ханымның олы йөрәкле икәнен белеп алган ятим сабыйлар, янына килеп: “Безнең дә сездә яшисе килә”, – дип әйтә икән. “Моның кадәр күп бала аласын белсәк, йортны да зуррак итеп салыр идек. Булышуларын сорап, җитәкчеләргә дә барыр идем, кеше сүзе куркыта. Ярдәм сорарлык булгач, ник алганнар диючесе табылыр. Әмма шулай да берәр изге күңелле кеше очрап, булышып куяр әле дигән уй бар күңелемдә”, – ди ул.

Мама да бар, әни дә.

Бу балаларның үз әниләре дә исән-сау икән. Рәйсә апа алар белән дә аралашып тора. Балаларны күрсәтергә алып барыр алдыннан: “Бер атнадан киләбез. Балалар килгәндә бар да тәртиптә булсын. Үзегез эчмәгез”, – дип кисәтеп куя икән. Кайберләрен әниләре белән очраштырыр өчен хәтта төрмәгә кадәр алып барган. Балалар аналарына – “мама”, ә Рәйсә апага “әни” дип дәшә. Кагыйдә шундый. “Үз балаларыбыз арасында да тәрәзә ватучы бар. Әти-әниле булса, бу эшкә әллә ни игътибар бирмиләр. Ә менә ятим бала ватса, янәсе геннары “уйный” диешәләр. Беркем дә хатадан хали түгел. Үз балаңа бар назыңны биреп тә, рәхәт күрмәскә мөмкинсең. Чит баладан да берни өмет итеп булмый. Әгәр, кешенең үз күңелендә яхшылык, мәрхәмәт­лелек булса, ул чит кешегә дә ярдәм кулы суза, – ди Рәйсә апа. –Күмәк эш башкарганда алар белән сөйләшәм. Мин үз язмышымны, алар үзенекен сөйли. Шулай итеп күңелләр бушана, серләр чишелә. Болар күргәнне эт тә кичерми”.

Менә шуңа күрә бар назын, йөрәк җылысын бирә дә инде ул аларга. Балалар нәрсә сораса, шуны алып кайта. Ә кирәк-яракла­рына дип, балаларга акча биргәли­ләр икән. “Алар акчаның каян килгәнен белә. Кесәңдә акча бу­лыр­­га тиеш ул. Аларның кү­бесе – ­зур кызлар инде”, – ди Рәйсә апа. Сөй­ләшә торгач, тагын шуны да аңладым:  Рәйсә апа балаларны үзе­некенә, читнекенә аерырга яратмый. Барысы да – аныкылар.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»