поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.12.2015 Бәйрәм

Ялларда кая барырга?

Иске елның санаулы көннәре генә калып бара. Алда безне 31 декабрь белән озын-озак яллар көтә. Бәйрәм ялларының һәр көнен күңелле һәм истә калырлык итеп уздырасы килә. Моның өчен башкалада кайларга барып була соң?

Кәеф тә бүләк, мандарин да
 
Бүгеннән башлап, төрле әкият геройларыннан торган 5 театраль экипаж Татарстан буйлап сәяхәткә чыга. “Урамдагы әкиятләр” дип исемләнгән әлеге театр артистлары арасында музыкант, цирк, театр артистлары да бар. Алар ун көн дәвамында 200ләп әкият күренеше күрсәтеп, тамашачыга берничә тонна мандарин өләшмәкче. Күчмә театр артистлары, кайда тукталасыларын алдан хә­бәр итмичә генә республика халкына бәйрәм кәефе бүләк итәргә җыена. Шулай да аларны Татарстан парк­ларында күреп булыр дигән өмет бар. 
 
Тагын да матуррак бизәлгән
 
Моннан берничә көн элек ачылган Казанның төп чыршысы да кунаклар каршыларга әзер. Меңьеллык паркында урнашкан бәй­рәм гүзәле быел бөтенләй башкача бизәлде, аңа яңа уенчыклар эленде, ул төсләр ягыннан да купшы, дип ышандыра оештыручылар. Аны бизәү өчен 8,3 миллион сум акча тотылган. 41 метр биеклектәге әлеге чыршы тирәсендә күңел ачу чаралары күп булачак. 
 
Табигатьнең үз кануны
 
Башкаланың “Әкият” курчак театры каршындагы боз шәһәрчегенең ачылу вакыты кичектерелә. Рәсми рәвештә аны бүген, 29 декабрь көнне ачарга җыенганнар иде. Тик та­бигатьнең үз планнары шул. Шуңа бүген бәйрәм чаралары кичке сәгать дүрт­тән кичке алтыга кадәр Иске Татар бистәсендә узачак, дип хәбәр итәләр шәһәр башкарма комитетыннан.
 
Әлегә ясалмасы гына
 
Быел табигать шугалак яратучылар белән дә шаяра. Россиядә табигый юл белән катырылган иң зур шугалак саналган “Нәфис” шугалагы да әлегә кунаклар кабул итәргә әзер түгел. “Тасма”­дагы, быел Кремль яр буенда беренче тапкыр ачылырга тиешле шугалак язмышы да билгесез. Кагыйдә буенча шугалак тиешле дәрәҗәдә ясалсын өчен терекөмеш баганалары ун көн дәва­мында, ким дигәндә, 10 градус салкын һава торышы күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә актив ял яратучылар әлегә Горький паркындагы ”Хез­мәт резервлары” һәм Дәр­вишләр бис­тәсендәге “Ракета” ясалма шугалакларында күңел ача ала. 
 
Өч әкият
 
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония коллективы балаларга өч төрле Яңа ел әкияте әзер­ләгән. Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге иҗат төркеме әзерләгән “Бура­тино­ның Яңа ел ма­җа­ралары” тамашасында күп­сан­лы сюрпризлар да кө­телә. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйләнеп, төрле бәй­геләрдә дә катнаша алачак. Татарстанның джаз-оркес­тры исә Эрнст Теодор Амадей Гофман әкияте буенча “Щелкунчик” спектаклен, Рос­сиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкче­легендәге Татарстан халык инструментлары дәүләт ансамбле исә “Золушка. Бер гомер озынлыгындагы әкият” дип исем­ләнгән музыкаль тамашасын тәкъдим итәчәк. Яңа ел әкиятләрен 24 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр күр­сәтәчәкләр. 
 
Манарада рәсемнәр “бии”
 
30 декабрьгә кадәр рес­публика халкы Казан Кремленең Спас манарасындагы үзенчәлекле тама­шаның шаһиты була ала. Заманча mapping-шоу (бина һәм башка күләмле объектларда видео ярдәмендә төрле рәсемнәр “бию”) дип аталган чара кысаларында, Спас манарасы диварында кичке Казан күренешләре, Мәскәү, Петербург, Сочи, Ростов-Дон һәм Владивос­ток шәһәрләренең иң танылган урыннары күр­сәтеләчәк. 29-30 декабрь көнне тамашачылар әлеге гигант диварда үзләрен дә күрә алачак. 
 
Күгәрчен гөрлидер
 
Яңа ел ялларында башкалага Россиянең төрле почмагыннан күгәрченнәр дә кунакка киләчәк. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында спорт­чы-декоратив күргәзмә­ләрнең традицион күргәз­мәсе узачак. Биредә Мәскәү, Саратов, Самара, Краснодар, Ульяновск, Чиләбе, Йошкар-Ола һәм Татарс­танның төр­ле шәһәрлә­рендә яшәүче иң матур күгәрченнәрне күреп булачак. Күргәзмә 9-10 гыйнвар көннәрендә Копылов урамы, 2 а йорты (“Авиа- тө­зелеш” метро станциясе) адресы буенча узачак. Керү бушлай. 
 
Бала чакка кайткан көн
 
Башкаланың Су спорты сараенда “Әкиятләр иле” дип исемләнгән Яңа ел тамашасы узачак. Спек­такльдә балаларның хыяллары чынга ашачак, өл­кәннәр исә бер мизгелгә булса да, балачагына әйлә­неп кайткандай булачак, дип ышандыра оештыручылар. Йөзү буенча Олимпия чемпионнары Мария Киселева белән Ольга Кужела тарафыннан оештырылган әлеге чарада театр, кино, спорт махсус эффектлар белән бергә үрелеп барачак. “Әкиятләр иле” 2 гыйнвар (11.00, 14.30, 18.00) һәм 3 гыйнвар (11.00) көн­нәрендә күрсәтелә. Бәясе – 500-1200 сум.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»