поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
30.06.2009 Җәмгыять

ТУГАН ҖИРГӘ КАЙТТЫ

Зиратның яшелләнеп килгән агачларында сайраган кошларны сискәндереп залп яңгырады. Хәер, кошларны гына түгел, хәрби залп бу вакытта кабер янында булган һәркемне сискәндерде һәм тетрәтте дә... Хәрби оркестр уйный... Мондый вакыйга көн дә булмый. Минем, мәсәлән, кинода гына күргәнем бар иде. Тамакта төер, күзләрдә яшь...

Озын буйлы, таза-сау, чибәр, талантлы 31 яшьлек гаилә башлыгы 1941 елда Ватанны сакларга дип сугышка чыгып китә. 1943нең маенда һәлак була. Хатыны, улы, кызы, «бәлки исәндер, бәлки кайтып та керер», дигән могҗизага өметләнеп, шактый көтәләр үзләренең газиз кешеләрен – Гыйльметдин Газизовны...

 

66 елдан соң ул чынлап та туган җиренә «кайтты» - посылканы хәтерләткән кечкенә фанера тартмада... Әтисенең сөякләре салынган шул тартманы, 71 яшьлек улы Гильдус Газизов Новгород якларыннан алып кайтты. Канлы, утлы сугыш узган җиребезнең кочагында әле исәпсез-хисапсыз, исемсез - билгесез күпме сугышчыларның гүрен тапмаган гәүдәләре ята. Фидакарь эзләүчеләр ярдәме белән алар берәмләп-берәмләп булса да табыла: хөрмәт белән йә туганнар каберлегенә җирләнә, йә иң бәхетлеләренең (хәер, аларны бәхетле дип әйтеп буламыни...) сөякләре булса да туган җиргә кайта. Әйе, әгәр исем-фамилия, адрес язылган медальон табылса, аларның туганнары да исән булса, алар инде исемле кабергә әйләнә. Күптән түгел табылган гәүдәнең Гыйльметдин Газизовныкы икәнлеген тану медальоны аркасында мөмкин була. Бу хакта Татарстан хәрби комиссариатына хәбәр ителә. Улы Гильдус, кызы Дилә Казанда яши икән. Әниләре инде күптән вафат. Алар әтиләрен, 198 солдат белән бергә туганнар каберлегенә түгел, әнисе каберенә җирләргә карар кылалар һәм быел 22 май көнне Гыйльметдин Газизов Казанның татар зиратында үзенең мәңгелек тыныч урынын тапты. Г.Газизовның балалары Гильдус абый (ул бик тә әтисенә охшаган икән) һәм Дилә апа икесе дә югары белем алган сәнгать   җанлы,   зыялы   кешеләр:   берсе   – инженер,   икенчесе  –  инглиз   теле белгече, гаиләләре, балалары бар, үзләре лаеклы ялда. Бу көнне аларның да күзләрендә мөлдерәмә тулы яшь иде – сөенечле сагыш яшьләре... Хәер, күпне күргән ирләр – директорыбыз Шамил Закиров, артист Әсхәт Хисмәт һ.б. да шулай тәэсирләнде бу мизгелдә.

 

Бу хакта тәфсилләп язуымның сәбәбе бар. Гыйльметдин Газиз улы Газизов сугышка Татар дәүләт академия театрыннан киткән артист. Ул Әлмәт районының Биш Мунча авылында 1910 елның 25 апрелендә умартачы гаиләсендә туган. Тышкы кыяфәте дә сәхнә өчен килешеп торган, җырларга яратучы талантлы бу егетне театр техникумына кабул итәләр. Рәшидә Җиһаншиналар белән бер чорда укып, Кәрим Тинчурин кебек осталардан белем ала ул. 1936 елдан сугышка киткәнче Академия театрының артисты була. Башта яшь артистларга гадәттә эпизод рольләре генә бирелә. Г.Газизов тора-бара зур, үзенчә­лекле образларда күренә башлый. Марат («Таймасовлар», Т.Гыйззәт), Рольф («Профессор Мамлок», Ф.Вольф), Мурзавецкий («Бүреләр һәм сарыклар», А.Островский), Керубино («Фигароның өйләнүе», П.Бомарше) – аның Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә тудырырга өлгергән образлары. Г.Газизовның балалары сөйләвеннән шу­ны да белдек: әтиләренең беренче мәхәббәте артистка Марзия Миңлебаева булган икән...

 

Сугышка   алар   театр   артисты,   дусты   Гали   Надрюков   белән   бергә алыналар. Га­ли абыйга яңадан сәхнәгә әйләнеп кайтырга, зур иҗат юлы узарга, мактаулы исемнәр алырга, озак яшәргә насыйп була.

 

Туган илне саклар өчен фронтка, ут эченә киткән Камал театры артистларының, хезмәткәрләренең егермесе әйләнеп кайт­мый – сугыш кырында ятып кала. Бу көннәрдә без театрда аларның исемнәре язылган хәтер тактасына аеруча сагыш һәм тирән рәхмәт белән карыйбыз. Җәсәдләре кайда гына булса да, рухлары шат булсын иде. Амин!

 


Луара ШАКИРҖАНОВА
Шәһри Казан
№ 120-121 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»