|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2015 Криминал
Яшүсмерләр арасында җинаятьчелек артаСоңгы 8-9 елда Татарстанда балигъ булмаганнар катнашындагы җинаятьләр кими барды. Ләкин 2014 ел ахырындагы икътисади вәзгыять бу өлкәгә тәэсир итмичә калмаган. Бу нәрсә белән аңлатыла соң? Быелның 11 аенда гына да яшүсмерләр арасында 47 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. Шуларның 1189ы – җинаятьләр, алар арасында исә күпчелекне урлаулар тәшкил итә. Моңа кадәр республикабызда андый вәзгыять күзәтелмәгән. Монда товарларга бәя арту да йогынты ясаган. Ник дигәндә, кайбер товарларны урлау элек вак урлау категориясенә керсә, хәзер караклык маддәсенә туры килә башлаган. Гадәттә, яшүсмерләр зур сәүдә үзәкләреннән төрле әйберләр урлый. Мондый очраклар Казан, Яшел Үзән, Әлмәт кебек шәһәрләрдә аеруча күп.
- Киләсе елга шәхси саклау предприятиеләре, кибет хуҗалары белән берлектә профилактик эшләр алып барачакбыз. Шулай ук әти-әниләргә балаларның мондый сәүдә үзәкләрдә үзләре генә йөрүнең дөрес булмавын аңлатачакбыз, – диде Татарстан республикасы буенча ЭЭМ участок полиция хезмәткәрләре эшчәнлеген оештыру һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Лариса Осипова.
Яшүсмерләр катнашында сәламәтлеккә уйлап китерелгән авыр зыян буенча – 9, сәламәтлеккә уртача зыян китерелгән – 12, сәламәтлеккә китерелгән җиңелчә зыян 22 факт теркәлгән. Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә дә балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан 82 җинаять кылынган. Балигъ булмаганнарның законсыз рәвештә наркотик һәм психотроп матдәләр таратуда катнашуы да җитди проблема булып тора.
Хәер, балалар һәм яшүсмерләр үзләре зыян күрүчеләр булган очраклар да җитәрлек. Быелның 11 аенда гына да балигъ булмаганнарга карата 3 меңгә якын җинаять кылынган. Алар арасында 360 кыйнау, үлем берән куркытуның – 64, 14 үтерү очрагы теркәлгән. Бу вәзгыять ата-аналарның балаларына, үзләренең ата-ана бурычларына карата битараф булуы аркасында килеп чыга. Шушы ук сәбәп янгыннар аркасында балаларның үлеменә дә китерә. 2014-2015 елларның кышкы сезонында гына да Татарстан территориясендә 14 бала һәлак булган, 16 яшүсмер төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
2015 елның 1 декабренә булган мәгълүматларга караганда, республикада балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия исәбендә 4006 ата-ана тора. Полиция хезмәткәрләре инициативасы буенча 425 балигъ булмаган балага битарафлык аркасында 129 ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән.
Лариса Осипова белдергәнчә, полиция хезмәткәрләренә иң мөһиме – гаиләне, аның иминлеген саклап калу, шул ук вакытта имин булмаган гаиләләрне тиз арада ачыклау. Әлбәттә инде, мондый гаиләләргә булышу да полиция хезмәткәрләре вәкаләтләренә керә.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|