поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
24.12.2015 Шоу-бизнес

Ришат Төхвәтуллин продюсерыннан гафу үтенгән (ФОТО)

Безнең заманда хәбәр бик тиз тарала, бигрәк тә шоу-бизнес дөньясында берәр яңалык булса, ул яшен тизлеге белән башкаларга барып җитә. Соңгы көннәрдә “Ришат Төхвәтуллин продюсеры Рифат Фәттәховтан гафу үтенгән, алар дуслашканнар икән” – дигән сүзләр еш ишетелә. Бу хакта кайбер хәбәрләр социаль челтәрләрдә дә күренеп алды кебек.

Бу чыннан да шулаймы? Һәм соңгы вакытта шактый шау-шу куптарган  җырлар, бигрәк тә “Тыңлачы, сндугач”ның язмышы ничек хәл ителде?

Шушы сорауларны мин Ришат Төхвәтуллинга бирдем. Аның кәефсез чагына туры килдем, ахры. Ул болай дип кенә җавап бирде: 
- Мин бу хакта сөйләшүдән шактый туйдым, арыдым инде. Мин беркемгә дә үпкәләмим, ачу тотмыйм... Рифат Фәттәховка мин бик рәхмәтле! Без аның белән бик матур эшләдек. Ә җырларны, Фәттәхов рөхсәт итсә, әлбәттә, бик теләп җырлар идем. “Тыңлачы, сандугач”ны да, “Синнән башка”ны да, башкаларны да...
 
Шул ук сорауны мин продюсер Рифат Фәттәховка да юлладым. Менә аның җавабы:
- Әйе, көннәрнең берендә, көтмәгәндә-нитмәгәндә дигәндәй, Ришат минем эш бүлмәмә килеп керде. Аның иң беренче сүзе “Мин дуслашырга килдем” булды. “Мин, әлбәттә, сиңа рәхмәт әйтеп китәргә тиеш идем, әгәр дә сине рәнҗеткән булсам, гафу ит”, - диде ул. – “Әйдә, Рифат абый, шулай килешик: мин синең хакта бер начар сүз дә сөйләмим, син дә шулай ит”, диде Ришат.
 
Дөресен әйтим, бу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Әммә ничек кенә булмасын, Ришатның бу адымы ихтирамга лаек, аның тарафыннан көчле адым бу. Кеше үзенең хаталарын аңлап, аларны төзәтү буенча адымнар ясый икән, моңа бары тик сокланасы гына кала. Әлбәттә, мин аның сүзләрен кабул итәм. Русларда бик матур бер әйтем бар бит: “По протянутой руке не бьют”. Ни генә булмасын, мин Ришат Төхвәтуллинга барыбер рәхмәтле. Аның белән хезмәттәшлегебез – татар эстрадасында да, минем биографиямдә дә бик матур, уңышлы проект булды. Татар галәмендә Ришат Төхвәтуллин дигән “йолдыз” кабынган икән – монда безнең дә өлеш бардыр. Мин моның белән горурланам!
 
Ә бу егетләрнең иң зур проблемасы, иң зур фаҗигасе шунда: алар явыз коткыга бик тиз бирелә. Яшьлекләре аркасындамы, артык эмоциональлекләре сәбәпчеме, берәр “алдавыч җимгә” кызыксыналармы – белмим. Әммә мин шуны яхшы беләм: аларны миңа каршы котыртучылар шактый. Яшерен-батырын түгел, шоу-бизнес дөньясында да, хакимият тирәсендә дә минем “дуслар” җитәрлек һәм алар миңа каршы көрәшнең бер юлы итеп бу егетләрне файдалана. Һәм алар кайбер очракта уңышка ирешә дә. 
 
Иң кызганычы шул: бу яшьләрне котыртып, аларның үзләренә, аларның иҗатларына, киләчәк язмышларына бик зур зыян салалар бит. Ярый ла, Ришат кебек, моны вакытында аңлый алсалар. Ә кайберәүләренең моны аңларга, танырга, моннан акыллы нәтиҗәләр ясарга эчке-рухи көч-куәте җитми шул.
 
Җырларга килгәндә исә, безнең бу хакта ниндидер җитди сөйләшү булмады. Бу – бөтенләй икенче мәсьәлә, юридик мөнәсәбәтләр, авторлык хокуклары белән бәйле катлаулы мәсьәлә. Мөгаен, вакыты җиткәч, бу хакта да сөйләшербез. Сабыр итик! Вакыт Һәрнәрсәне үз урынына куя бит.
 
Шулай була күрсен, барыбыз да дус, матур яшик! Татулыкка ни җитә! 
 
 
 
Габдерәхим.
(“Акчарлак” № 52/24.12.2015)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»