поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
29.06.2009 Җәмгыять

ДУСЛЫК КҮПЕРЕ НЫК БУЛСЫН!

Әмиргә әле 18 генә яшь. Ул Финляндиядә яшәүче татарларның дүртенче буыны. Бабалары Түбән Новгород өлкәсенең Сергач якларыннан. Әмма бирегә тугызынчы сыйныфтан соң татар һәм рус телләрен өйрәнергә килгән. Ул Казан дәүләт университеты каршындагы курсларда укый. Егет нинди уй-хыяллар белән янып яши соң? Фин җирендәге милләттәшләр ничек гомер итә? Без Әмир Вафин белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Әмир, татарча әйбәт сөйләшергә теләвең аңлашыла, ә рус телен өйрәнү сиңа нигә кирәк булды?

 

– Минем телем татарча ачылды. Балалар бакчасына барганда гына фин теленә өйрәндем. Мәктәптә ике чит тел укыдым. Бездә швед теле + икенче дәүләт теле. Аны 7 нче сыйныфтан башлап укыталар. Бүгенге көндә биш телдә сөйләшә беләм. Хәзер төрекчә дә өйрәнергә телим. Күп тел белү – зур байлык ул. Рус теле бездә бизнес белән шөгыльләнгән очракта кирәк.

 

– Үзегездәге уку системасы белән дә таныштыр әле. Мәктәптән соң уку йортларына керү авырмы?

 

– Финляндиядә 9 нчы сыйныфтан соң гимназиядә яки һөнәр училищесында укыйлар, 19-20 яшьтә генә югары уку йорты студенты булалар. Кайткач, укуымны гимназиядә дәвам итәчәкмен. Аннан соң Хельсинкидагы университетның сәясәт  йә булмаса икътисад факультетына керергә уйлап торам. Бездә уку түләүле түгел, әмма керергә бик авыр. Ришвәт бирү дигән нәрсәне дә белмим.

 

– Ни өчен Казанда укырга уйламыйсың?

 

– Биредәге уку йортларының дипломы бездә яраклы түгел. Шуңа күрә фин яшьләре Казанга килми.

 

– Монда килгәч, сине иң гаҗәпләндергәне нәрсә булды?

 

– Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашып, анда русча гына сөйләшүләренә, хәтта ачуланышуларына аптыраган идем. Аннары татар егетләре белән аралашканнан соң, аларның җылы карашын тойдым. Инде шактый дусларым бар. Бездә финнар башка ил кешеләренә карата салкынрак мөнә­сәбәттә.

 

– Ә татар кызлары күңелеңне яуларга өлгермәдеме соң әле?

 

– Монда татар кызлары бик чибәр, шуның өстенә фикерлеләр дә. Алар арасыннан да үземә дуслар таптым. Әти-әнием миңа: «Бары тик татар кызына гына өйләнәчәксең», – дип колагыма киртләп куйдылар инде. Шулай булгач, алар сүзеннән чыгып булмас, чөнки безнең нәселебездә дә бер генә фин кешесе дә юк. Финляндиядә Казан киленнәрен бик яраталар. Үземнең әниемнең энесе Раиф Бәдретдиннең хатыны да шушыннан. Эльвира ханым белән алар бик матур яшиләр, ике бала үстерәләр.

 

– Күңелеңә нәрсә ошамады?

 

– Монда кешеләргә ышаныч юк. Кыш көне прокатка тимераяклар алырга баргач, паспорт сорауларына шаккаттым. Бездә андый нәрсә юк.

 

– Әмир, әле күптән түгел бер төркем футболчылар да синең тырышлык белән Казанга килү бәхетенә иреште. Алар канәгать булып киттеләрме?

 

– Мин үзем дә ул футбол командасында уйныйм. Шуңа күрә оештыру эшләрендә ярдәм итәргә туры килде. Аларны музейларга йөрттек, театрга алып бардык. Бик ошаттылар. Бу очрашуның максаты да егетләргә үз тамырларын күрсәтү, мондагы яшьләр белән таныштыру һәм дуслаштыру иде.

 

– Ә ни өчен мәдәният аша түгел, спорт аша дуслашырга уйладыгыз соң? Кайчагында ярышларның ахыры дуслык белән генә төгәлләнмәскә дә мөмкин бит.

 

– Чыннан да киләчәктә концертлар куеп та бер-беребезгә якынаербыз әле. Хәзергә үзебезнең «Йолдыз» командасын күр­сәтәсе килде.

 

– Үзең сәнгать белән кызыксынасыңмы?

 

– Монда килүгә театрларга йөри башладым. Репертуарда карамаган берничә спектакль генә калгандыр. Туфан Миңнуллин спектакльләре, шулай ук «Зәңгәр шәл», «Телсез күке» бик ошады. Финляндиядә камаллылар килүен һәрвакыт көтеп алалар. Бездә заманында Р. Батулла әсәре буенча Луара Шакирҗанова килеп куйган «Туйлар узгач, туннар тузгач» дигән спектакльне бик яратып уйнаганнар иде. Хәтта аны Нью- Йоркта да күрсәтеп кайттылар.

 

– Фин татарлары бер-берсе белән еш очрашамы? Җыелу урыны – бина мәсьә­ләсе хәл ителгәнме?

 

– Бездә Татар җәмгыяте рәисе – Данис Бәдретдин. Үзебезнең бинабыз бар. Кичәләр, милли бәйрәмнәр шунда үткәрелә. Тик милли ризык булган өчпочмак белән чәкчәкне ни өчендер пешермиләр бездә.

 

– Мондагы азык-төлекнең бәясен Финляндиядәге белән чагыштырганда ничегрәк?

 

– Бездә сөт дүрт мәртәбә кыйммәтрәк, әмма хезмәт хаклары да югары. Мәсәлән, укытучының аена 2 мең евро алуын беләм, чөнки әти-әнием – һөнәрләре буенча укытучылар. Әти хәзер Раиф абый белән бергә бизнес белән шөгыльләнә. Казанга да килеп йөриләр.

 

– Киләчәктә дә шулай ике ил арасындагы дуслык күпере нык булсын!

 

– Амин, шулай була күрсен!

 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»