поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
22.12.2015 Дин

Электрон шәехләр фәтва бирсә...

Яшьләр, яшьләр – кыю халык... Әле кайчан гына шулай җырлый, егет-кыз­лары­бызны, хезмәт белән дан казанып, ватанны зурларга чакыра идек. Дөрес, хәзер дә хезмәттән баш тартырга өндәгәнебез юк. Әмма соңгы елларда беренче планга хезмәт түгел, уку чыкты. Шул ук вакытта мәктәпләребездә хезмәт тәрбиясе дә, әхлак тәр­бия­се дә онытылды диярлек.

Урта белем алып чыгучыларның күбесе югары белем алырга, байтагы чит илләрдә гыйлем эстәргә тырыша. Мөселман дәүләтләрендә дини белем алырга теләгәннәр дә әз түгел. “Әмма анда киткәннәр арасында төрлесе бар. Кемдер га­лимнәрдән белем алды. Кемдер трай тибеп йөрде. Шундыйларга – рәтләп укымаганнарга килеп дингә кагылышлы сорау бирәсең икән, гадәттә, кемнең хаклы икә­нен бер Алла белә, дип җавап кай­тара. Шулай мөсел­ман­нары­быз күңелендә шик туа, бәлкем ДАИШ хаклыдыр, дип уйлый башлыйлар”, – дип уфтандылар 10 нчы декабрь көнне КФУда уздырылган, мөселман иллә­рендә белем алган егетләребезне җирле шартларга җайлаштыруга багышланган “түгәрәк өстәл” янындагы сөйләшүдә. Анда КФУ, РИУ мө­гал­лимнәре, имамнар, ТР Президенты Аппараты хезмәт­кәр­ләре катнашты.
 
Үзебездәге мөселман яшьләр белән эшләп бетермәвебез, мө­гаен, тагын да җитдирәк проблемадыр. “Тиешле игътибар булмаганга, яшьләребез радикаллар сафына баса. Алар чит илдә укуны әллә ни мөһим дип тә санамый. Интернет заманы бит. Электрон шәехләр табалар да, шуларга багып утыра егетләребез”, – дип мәсьәләнең икенче ягына игътибар итәргә чакырды Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәет хәзрәт Хаков 15 декабрь көнне КФУның шул ук ресурслар үзәгендә булган икенче “түгәрәк өстәл”дә (әгәр хәлләр җитди булмаса, биш-алты көн эчендә икенче мәртәбә җыелмаслар иде дип уйлыйм). Бу сөйләшү, фикер алышу да шул ук составта диярлек узды. Тик монысында проблема тагын да киңрәк – мөселман яшьләр һәм радикал агымнар дип куелды.
 
– ДАИШка яшьләр, хәтта кайберәүләр гаиләләре белән китә икән. Дошманнарыбыз туп­ланганда, безгә дә берләшергә, радикал агымнарга бергәләп каршы торырга кирәк, – дип аңлатты шушылай еш җыела башлауның сәбәбен тарих фәнәре докторы, сөйләшүне алып баручы Айдар Хәбетдинов. Беренче булып чыгыш ясаган КФУның ресурслар үзәге хезмәткәре Резедә Сафиуллина, җәмгыятебездә традицион һәм традицион булмаган ислам тарафдарлары бар икән, фикер каршылыкларын хәл итү өчен, бәхәс мәйданы оештырырга, аларны чакырып, фикер каршылыкларын “түгәрәк өстәл” янында хәл итәргә кирәк, дип чакырды. “Интернетта кемнең нәрсә белән кызыксынуын күзәтеп чыкканнан соң, сәләфчеләр сайтларына керүчеләрнең берничә мәртәбә артыграк булуына игътибар иттем. Рәсми дини даирәләребез мәгълүмати кырда оттыра дигән сүз бу”, – дип нигезләде әлеге тәкъдимен галимә ханым.
 
– Сайтларга күбрәк кергәнгә карап кына, традицион булмаган мөселман яшьләр күбрәк дип әйтү дөрес булырмы икән? Сез әйткән сәләфчеләрнең дискуссиягә их­тыяҗы бармы соң? – дип белдерде үз чиратында аңа КФУдагы халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов.
 
– Сәләфчеләрнең безнең тәгъ­лиматны кабул итүләре икеле. Алар рәсми дин әһелләренең бер­­сенә дә диярлек ышанмый, – дип хуплады аны элеккеге хизбут­тәх­рирчеләр партиясе әгъзасы Алмаз Хәсәнов. Билгеле, аңлашу омтылышы булмаска тиеш дип аңламаска кирәк моны. Һәрхәлдә, сәләфчелек илебездә тыелган идеологик агым түгел. Бу уңайдан сөйләшүдә катнашкан Бөгелмә шәһәре җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рафис хәзрәт Сәйфул­лин: “Шәһәребезгә бер-бер хиз­буттәхрирче килсә, аны кайтып китәргә яки үз карашларын кабул итәргә мәҗбүр итә сәләфче­лә­ребез. Сакалың булмаса, сөйлә­шеп тә тормыйлар. Зиратка барып, мәрхүмнәр өчен дога кылганга, өчесе, җидесе, кырыгына барганга, без алар алдында абруй түгел.
 
Янәшәсендә абруй булсаң, йә башка фикергә ышандыра алсаң гына алар белән сөйлә­шүләр алып барырга була. Кайбер позицияләр буенча мөфти Камил хәзрәт белән килешәләр. Һәрхәлдә элеккеге мөфти белән чагыштырганда Камил хәзрәт ике башка өстенрәк. Мөгаен, кайбер фикер аерымлыкларына күз йомарга кирәктер. Сәләфчеләр үз эчләренә йомылып яши, белү­емчә, башка шәһәрләр белән аралашмый. Бәлкем үзәкләштерелгән оешмалары булса, алар белән эш йөртү ансатрак булыр иде”, – дип әлеге традицион булмаган мөселманнарыбыз турында байтак кына мәгълүмат бирде.
 
– Сәләфчеләрнең сорауларына җирле сәләфче генә җавап бирергә тиеш, чөнки Согудиядәге хәзрәтләр җирле шартларны белми. Җирле шартларны белмә­гәннәрнең сү­зенә колак салмаска кирәк, – дип киңәш итте бу уңайдан яшьләребезгә РИУ проректоры Рөстәм Нургалиев. “Җәм­гыяте­безнең төп проблемасы – ислам хокукый кырын Россия хокукый кырына җайлаш­тыру. Без гарәпләр дә, Европа да түгел. Тиешле механизмны үзебез табарга тиеш”, – дип исәпли ул.
 
– Авыл җирендә яшәгән кеше буларак шуны әйтә алам: безгә шушы җирлектә яшәгән яшьләрне, кечкенәдән сайлап алып, дин әһе­ле итеп үстерергә кирәк. Шәһәр кешесе имам булып кайта да, бер еллык грант вакыты беткәч, китеп бара. Менә мин 9 елдан шушы максатчан эшнең нәтиҗәсен күрә башладым. Биш егетебез РИУга укырга китте, чын имам булыр дип, мин шуларның берсенә генә ышанып торам. Абруебыз артсын дисәк, социаль проблемаларны хәл итүгә өлеше­безне кертик, – дип сөйләгән Сәет хәз­рәтнең борчылуы да яхшы аңлашыла.
 
Резедә Сафиуллина, Кавказ рес­публикаларындагы кебек нигә бездә дә хәрби бәрелешләрдә катнашканнар өчен реаблитация комиссиясе төзелми икән, вакыттыр бит, дип тәкъдим иткәч: “Бездә былтыр андый комиссия төзелде инде. ДАИШ составында безнең егетләр дә бар. Озакламый алар кайта башларга мөмкин”, – дип белдерде сөйләшүдә катнашкан Татарстанның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдар Галиев. “15 гыйнвардан зоналарда “төрмә мөф­тиләре”, православ дин әһел­ләре ныклап эшли башлаячак. Бу эшкә каралган чыгымнарны дәү­ләт үз өстенә алачак”, – дип төзәтү ко­лонияләре эш­чәнлеген дә игътибарга алуларын хәбәр итте ул. Кем дә булса реабилитация комис­сия­сенә мөрә­җәгать итәргә ният­ләсә, телефонымны бирә аласыз, дип редакциябезгә номерын да калдырды Илдар әфәнде.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»