поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.06.2009 Матбугат

«ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН» КИТАБЫ ЧЫКТЫ

Газета тарихы – милләт тарихы. "Ватаным Татарстан" газетасының 90 еллыгы уңаеннан истәлекләр, документлар, фоторәсемнәрдән торган китап дөнья күрде. Заманында "Эш" (1918-1920), "Татарстан хәбәрләре" (1920-1922), "Татарстан" (1922-1924), "Кызыл Татарстан" (1924-1951), "Совет Татарстаны" (1951-1960), "Социалистик Татарстан" (1960-1992) дип аталган хәзерге "Ватаным Татарстан" газетасының елъязмасын барлаучы басма бер генә татар укучысын битараф калдырмас дип уйлыйбыз.

Газета тарихы ул – милләт тарихы. Әлеге җыентык шушы тарихны тагын бер кат барлау һәм киләчәк буыннарга мирас итеп калдыру уңаеннан нәшер ителде. Китап чыннан да тарихи мәгълүматларга бай булуы белән аерылып тора. Татар журналистикасын бербөтен итеп бәйләп торган газета тарихына күз салу да, анда эшләгән шәхесләрне барлау да күп сорауларга ачыклык кертә. Редакцияләрнең матди хәле, бер командировкадан икенчесенә йөргән журналист тормышындагы вакыйгалар белән танышу үзебезгә дә кызык тоелды. Шуңа да кайчак гаҗәпләнә-гаҗәпләнә өйрәндек ул архив язмаларын. Әле өйрәнмәгән, каралмаган кулъязмалар күп, журналист папкаларының күбесенең хәтта җепләре дә чишелмичә калгандыр. Газетабыз тарихына бәйле һәрбер деталь, һәрбер сүзне күңелебез аша үткәрдек без. Бай эчтәлекле китабыбызны чыгаруда һәркем үз өлешен кертте. Кемнәрдер "ВТ"ның элеккеге музеендагы плакатларны барлады, кемнәрдер дәүләт архивларына йөреп, күп сорауларга ачыклык кертә алды. Журналист папкаларының чираттагысын өйрәнгәндә, баш мөхәрриребез Миңназыйм Мәүлетович редакциянең бер сукыр аты булганын, аның кыңгырау белән генә йөрүен сөйләгәндә шул вакыйгаларны күз алдына китереп утырдык. Һәм ул чордагы журналистларның да халыкка тырыша-тырыша мәгълүмат җиткерергә тырышуларын язган юлларны укып күрсәткәндә үткән белән бүгенгене чагыштырып карадык. Чыннан да ул китапка мәгълүмат барлаган көннәрдә һәммәбез дә бер сулыштан тарих чоңгылларында казындык. Шул чорларга кайтып килдек. Мәсәлән, озак еллар газетада авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшләгән Хәлилрахман Фәтхуллинның, газетада аны Фәтхи Балыкчы буларак яхшы беләләр, 1968 елда язылган бер истәлеге урын алган. "Каләмдәшләр" дип аталган бу язмада 1930 елда үзенең ничек редакциягә эшкә килүеннән башлап күңелендә якты эз калдырган һәрбер хезмәттәшенең характер сыйфатларын ачып салырга тырыша ул. "...Илле ел эчендә "Социалистик Татарстан" газетасы редакциясендә тагын башка бик күп журналистлар тәрбияләнүен әйтәсе, юбилей уңае белән кайберләрен искә төшереп үтәсе килә. Аларның берсе – Мортый Якуб, икенчесе – Гадел Кутуй, өченчесе – Гобәйдулла Кушаев. Аларның өчесе дә өч характерлы журналист иде. Ул чактагы редакциянең авыр йөк арбасын өчәүләп алар тартты.

 

Мортый Якуб эчке дөньясы белән дә, тышкы кыяфәте белән дә коеп куйган журналист иде. Газетаның информация "короле". Аныңча, көндәлек газетада бүген чыгарга тиешле хәбәр иртәгә калмасын. Республика яки Казанда кичә булган әһәмиятле вакыйга турындагы хәбәрне кеше бүгенге газетадан укып белсен. Югыйсә яңа хәбәрнең кешегә гайбәт булып барып җитүе мөмкин. Редакциядә эшли башлаган елны миңа да Мортыйның бу каты режимлы "информация мәктәбе"н үз җилкәмдә татырга туры килде. Көннәрнең берендә бу миңа: "Фәтхи, малай, Казанны актарып хәбәрләр җыеп кайт әле", – диде.

 

– Әллә ни кәеф юк әле, Мортый ага, дим.

 

– Алай булса, барма! Чырай сытып язылган хәбәр ул күңелне генә болгата, – ди…"

 

Иҗат кешесенә хас асыл сыйфатлар, характерларны ачу, шул вакыйгаларга бәя бирү җәһәтеннән язылган истәлекләр кайта-кайта укыла. Истәлек язмаларында 1940-1990 еллар аралыгындагы газета-журналлардагы вәзгыять, татар матбугатының торышын тоеп була. Нинди генә чор булса да, редакцияләр үзләренә беркетелгән авыр йөкне күтәреп алып бара алганнар. Нинди генә авыр шартларда эшләсәләр дә, хезмәтләрен фанатларча яратканнар. Шундый булганда гына, бер йөрәктән икенчесенә үтеп кергәндә генә уртак хезмәт җимеше – газета-бала туа торгандыр. Бу хәлләр турында "Безне газета таныштырды", "Заман белән бергә", "Шаяру катыш истәлекләр", "Безнекеләр" бүлекләрендә танышырга мөмкин.

 

"Без тарихта эзлебез" дип аталган бүлектә генә дә редакциябездә төрле елларда эшләп киткән 500 гә якын кеше турында кыскача мәгълүмат бирелгән. Кемнәр алар, кайсы якның туфрагында туган, нинди бүлекләрдә хезмәт куйганнар? Алар арасында татар әдәбиятында эз калдырган язучыларыбыз, шагыйрьләребез шактый. Күбесе иҗатларының беренче баскычларын әлеге газетада сала башлаган дисәк тә ялгышмабыз. Кешеләр белән аралашу, иҗади командировкалар киләчәктә зур романнарга, повесть-хикәяләргә дә нигез булып торгандыр. Нури Арсланов, Сәлах Атнагулов, Фатих Әмирхан, Гомәр Бәширов, Муса Җәлил, Әмирхан Еники, Галиәсгар Камал, Сибгат Хәким, Гази Кашшаф, Гадел Кутуй, Флүс Латыйфи, Фәүзия Бәйрәмоваларның исемнәрен дә атап үтүебез җитә кебек. 1918 елдан газетаны оештырганнан башлап эшләгән баш мөхәррирләрне санап китсәк, аларның һәрберсе татар журналистикасына нигез салып, тергезеп җибәрүчеләр булып тора. Шундыйлардан Фәтхи Бурнаш, Фатих Сәйфи-Казанлы, Галимҗан Нигъмәти, Ибраһим Үзбековлар бар. Газетада чирек гасырга якын редакторлык эшен алып барган Шәмси Хамматов мәктәбе генә дә ни тора! Истәлекләрдә бу хакта бик җылы искә алына.

 

Газетабыз тарихында гомере буе газетага тугры калган кешеләребез шактый. Алар арасында әлеге басманы әзерләүчеләрдән Мөнир Абдуллин, Габделбәр Ризвановлар да бар. Гарәф Шәрәфетдинов, Мирхәт Хөснимәрданов, Миншәех Зәбиров, Әмин Раков, Степан Дементьев, Мидхәт Шакирҗанов кебек һәм башка исемнәргә бәйле легендар вакыйгалар газета тарихында аз булганмыни?!

 

"Бүгенге редакция" дип аталган бүлектә исә сез газетада эшләүче иҗат коллективы белән таныша аласыз. 90 еллык юбилей мөнәсәбәтебез илә үткәрелгән бәйрәмнән фоторепортажлы язма китапны йомгаклап куя. Әнә шулай татар журналистикасы нигез ташларын ныгытучы газета тарихын әле өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк. Бүген исә аны күзалларга, бәя бирергә мөмкинлек бар. Гомумән, шәхсән үземә китапны әзерләү үзенә күрә бер осталык мәктәбе үтү булды. Матбугат ветераннары белән аралашу, газетабыз төпләнмәләрен актарып утыру, моннан 20-35 ел элек язылган язма геройлары белән очрашулар аша без татарның төп газетасының тарихын яңарттык.

 

Тел һәм милләт язмышы, татарның йөзен саклап калуны басма үз әләменә әверелдергән. Сәяси һәм икътисадый вакыйгалар, информация ташкыны заманында татар халкының мәдәни һәм рухи тормышын яктыртып бару өчен зур эш алып барыла. Татар матбугатының традицияләр дәвамчанлыгы саклану да үзе зур сөенеч. Хәтерне саклый алмыйча, үткәннәргә борылып карамыйча яшәп булмыйдыр ул. Басманы әзерләүдә катнашкан ветеран журналистларыбызга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Иң мөһиме – безне туплап, берләштереп торучы татарның төп газетасы яшәсен!


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 128 | 26.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»