|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2015 Язмыш
“Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде ул!” дигән язма чыгып, бер-ике көн үтүгә, телефоным шалтырадыКүптән түгел бик тә гыйбрәтле язмышлы Балтач кызы Гөлназ турында язган идем. Дистә елга якын өметсез, яман авыру белән көрәшсә дә, сабырлыгын җуймаган, тормышны яратып туймаган, “Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде ул!” – дип хыялланса да, утыз яше туларга санаулы көн кала бакыйлыкка күчкән Гөлназның фамилиясен белсәм дә, язмаган идем. Исәбем аның турында кемгә дә булса искәртү, искә төшерү түгел, ә башкаларга гыйбрәт өчен, сабырлык өлгесе буларак язуым иде. Язма басылып чыгып, бер-ике көн үтүгә, телефоным шалтырады.
– Сеңлем, сез безнең Арча көллиятендә укыган Гөлназ турында язгансыз. Фамилиясен белмисезме? Аның шулай авырганын ничек белми калдык икән? Мөгаен, без киткәч, авырый башлагандыр... Группа җитәкчеләре, укытучылары белдеме, аралаштылармы, ярдәм иттеләрме икән, белешәм әле, – диде элекке танылган дикторларча ачык дикцияле, бәрхет тавышлы ир-ат. Ул үзе белән таныштырмады, мин сорамадым, Гөлназның фамилиясен әйттем дә саубуллаштык. Трубканы куйганнан соң уянып киткәндәй булдым. Нигәдер, бу тавыш бик тә таныш кебек тоелды. Бераздан исемә төште. Аның турында ТНВдан әллә тапшыру булды, әллә әңгәмә, анысын хәтерләмим, әмма шул чакта бу кешенең сөйләменә, тавышына ихлас соклануым хак.
Үзе дә әлеге уку йортын тәмамлаган, язмам герое Гөлназлар белән Балтачта күршеләр булып яшәгән бертуган апама шалтыратам.
– Көллияттән Гөлназ турында сорашып шалтыраттылар, – дип аны да гаҗәпләндерәм. – Сез укыганда директор булган Илдус абый Сәгъдиев иде бугай. Телевизордан күргәнем бар иде, тавышы шуңа охшаган...
Берничә көннән апам мине шаккатыра.
– Әйе, Илдус абый булган ул. Гыйльмулланы (Гөлназның әтисен) шаккатырыйм дип кергән идем, үзем аптырап чыктым... Табышканнар, сөйләшкәннәр алар...
Баксаң, Илдус абый миңа гына түгел, башка танышларына да шалтыраткан икән (их, белгән булсам, миндә Гыйльмулла абыйларның өй телефоны бар иде бит, кем уйлаган?!). Алар Гыйльмулла абыйга хәбәр салган... Ә Илдус абый әле Гөлназны әйбәт хәтерли булып чыккан...
Килешәсездер, болай эшләргә – кайчандыр үзе эшләгән, укыткан уку йортында белем алган укучысының язмышы өчен якын кешеседәй кайгыртырга, борчылырга фәкать Укытучы галиҗәнап кына сәләтле! Күпләр туганының хәлен белешергә вакыт тапмый яшәгән бу заман өчен гайре табигый адым да бары аңарга хас...
– Без менә шундый укытучыларда укыдык шул, – диде үзе дә кырык елга якын балалар укытып, лаеклы ялга чыккан апам. – Педучилищедагы группа җитәкчебез Мөнирә Әхмәтовнага да гомер буе сокландым. Элекке укучылары белән һәрчак элемтәдә булды. Бездән соңгы укучылары практикага кайтканда, һәрберебезгә шалтыратып, ярдәм итегез, контрольләгез дип, хәбәр сала иде...
Ә мин әле Мөнирә апаның әнине һәм безне бәйрәм саен котлап язган күпсанлы открыткаларын әйбәт хәтерлим. Апам укып бетергәч тә онытмады ул безне. Мондый укытучылар үзләре дә онытылмый.
Бәхетемә, үземә дә университетта бик тә кешелекле укытучылар белән аралашырга туры килде. Беренче язмаларыбызга югары бәя биреп үсендергән, студентларга бик тә хөрмәт белән караучы, “Уважаемые товарищи!” дип үзенчәлекле итеп мөрәҗәгать итүче (әле аның бер лекциядә бу сүзтезмәне ничә тапкыр кабатлаганын санап барганым да булды) Тәлгать абый Миннебаев, кечкенә генә аңлашылмаучанлык, берәр проблема булса да, һәрчак ярдәм итәсенә ышанып, мөрәҗәгать иткән Флорид абый Әгъзамов (икесе дә мәрхүмнәр, сүзебез дога булып ирешсен), безнең хәлгә керү өчен кайчакта безнең хилафлыкларга күз йомарга сәләтле Хатыйп абый Миңнегулов...
Флорид абый безне дә исемләп, районлап хәтерли иде. Бездән соң укучылар аркылы сәламнәр әйтүенә, уртак танышлардан минем хакта, әни хакында сорашуына гаҗәпләнә, дөресен әйткәндә, кайчакта ышанып та бетми идем. Бөтенебезне ничек хәтердә тотып булсын дип аптырый идем чөнки. Үкенеч, укып чыккач, күпме талпынсам да, барырга, күңел тулы рәхмәтләремне ирештерергә насыйп булмады. Догамнан калдырмыйм дип юансам гына инде...
Укытучылар турында сөйләшеп киткәч, райондагы бер танышым баласы шөгыльләнгән репетиторларга шаккатуын мисалга китерде. “Аларны акча өчен генә эшли диләр, әмма, беләсеңме, без белгән әлеге ике укытучының икесе дә баламның язмышы өчен шулкадәр кайгырдылар. Һәр пробный имтиханны ничек эшләүләре, кайда хата җибәрүләре дисеңме, бөтенесен белешеп тордылар. Балам икесеннән дә югары балл җыйды. Үз укытучылары котламады да, ә репетиторлары үз баласыдай сөенде, тагын да югарырак була ала иде, их, бер дә ялгышмаган урында хата ясаган, дип көенде. Юкса аларның берсе күптән инде лаеклы ялда, икенчесе дә өлкәнәеп бара...”. Болар да “теге заман” укытучылары шул дисәк кенә инде. Хәер, сөенечкә, бүгенгеләр арасында да, сирәк булса да, баш хәрефтән язылырга лаеклы укытучылар бар әле. Алар да булмаса, бүген ыгы-зыгы белән шыплап тулган мәктәп тормышының, мәгариф системасының бер мәгънәсе дә булмас иде кебек.
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|