поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
16.12.2015 Мәдәният

Гакыйль Сәгыйровның яңа җыентыгын тәкъдир иттеләр (ФОТО)

Шушы көннәрдә генә Ульяновск шәhәренең Татар мәдәният үзәгендә каhарман якташыбыз - язучы, шагыйрь hәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормыш hәм иҗат юлына багышланган - «Гакыйль Сәгыйров. Yзе турында hәм барысы да аның турында» җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булып узды.

 Өлкә татар автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе hәм мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылган әлеге кичәдә җирле шагыйрьләр, мәгариф hәм мәдәният хезмәткәрләре, милли хәрәкәт активистлары катнашты.
 
Очрашуны өлкe автономиясе рәисе Рәмис Сафин башлап җибәрде. Ул татар халкына бай әдәби hәм рухи мирас калдырган Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлына соклану белдереп, уникаль китапны бастырып чыгару максатында бик күп тырышлык куйган өчен Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире Рәфгать Әhлиуллинга рәхмәт сүзләрен юллады. Ә өлкәнең татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллин яңа гына табадан төшкән китапка югары бәя биреп, үзенең шигырен яңгыратты. 
 
- Миңа Гакыйль Сәгыйров белән озак вакыт аралашып яшәргә насыйп булды. Ул hәрчак кешеләр турында кайгырта иде, беркайчан да авыр язмышына зарланмады, - диде Мәләкәс шагыйре. Димитровградның 22нче санлы мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева да кyңел хатирәләре белән уртаклашты. 
 
- Шәhәр мәгариф идарәсендә эшләгән вакытта иганәчеләр эзләп табып, Гакыйль абыйның 60 еллык юбилеен зурлап уздыру мизгелләре бүгенгедәй күз алдымда. Ул мәктәбебезнең мөхтәрәм, көтеп алынган кунагы иде, - диде Мөнирә ханым Джумаева. 
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Иделбикә дә озак еллар дәвамында Гакыйль Сәгыйров белән тыгыз элемтәдә торуы турында бәян итте. 
- Минем дүрт китабымда Гакыйльгә багышланган иҗат җимешлeрем урын алды, - диде ул. 
 
«Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов исә үзенең коллегасы hәм остазы Рәфгать Әhлиуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. “Әгәр Рәфгать абый, зур тәвәккәллек күрсәтеп эшкә алынмаса, бу китап басылып чыкмаган да булыр иде, мөгаен”,- диде Исхак Хәлимов. Ул аның Самара өлкәсе Кошки районы Иске Җүрәй авылында Гакыйль Сәгыйров музеен булдыру идеясе белән йөрүе хакында да хәбәр итте hәм өлкә автономиясе җитәкчеләрен бу изге эшкә hәрьяклап булышлык кyрсәтергә өндәде. 
 
Мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе хаҗия Асия Мөлекованың чыгышы да гыйбрәтле яңгырады. 
- Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча реферат язган идем. Аннары миңа шагыйрьнең үзе hәм  газиз әнисе Хәбибҗамал апа белән күрешергә, бергәләп самавырдан тәмләп чәй эчеп утырырга насыйп булды, - диде ул. 
 
Асия ханым бөтен гомерен улын карауга багышлаган батыр йөрәкле Хәбибҗамал апаны да онытмаска чакырды, Мәләкәс каласында аңа hәйкәл куярга тәкъдим итте. Гакыйль Сәгыйровның бертуган энесе Наил дә бай эчтәлекле китапка карата соклану хисләре белдерде.
 
- Без Рәфгать ага Әhлиуллинга бөтен гаиләбез белән булышырга тырыштык. Аңа Гакыйль абыйның бик күп кулъязмаларын, фоторәсемнәрен илтеп тапшырдык. Өебездә әле абыйның карандашны теш арасына кыстырып ясаган йөздән артык рәсеме дә ядкарь рәвешендә саклана. «Гакыйль Сәгыйров. Yзе турында hәм барысы да аның турында» дип аталган китапны киләчәктә рус hәм инглиз телләрендә дә нәшер итәргә кирәк, дип әйтәләр. Әгәр бу фикер тормышка ашса, без чиксез шат булыр идек",- диде Наил Сәгыйров. 
 
Мәләкәс районы Мөси авылының «Җидегән чишмә» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлнәфис Сәхәбетдинова Гакыйль Сәгыйров сүзләренә иҗат ителгән берничә җырны яңгыратып, шулай ук үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
 
- Гакыйль абый минем җан дустым, терәгем hәм таянычым иде. Ул олы, саф кyңелле, hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер кеше буларак хәтеремдә саклана. Аның белән бергә татар авылларында бик кyп очрашулар үткәрдек. Безнең Мөси мәктәбенә дә еш килә иде ул. Шуңа күрә бу каhарман шәхес турында китап дөнья күрүенә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә шатландык, - диде Гөлнәфис Сәхәбетдинова.
 
Ульяновск мәгариф идарәсенең баш белгече Әлфия Абутдинова исә мәгариф учреждениеләрендә Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча ачык дәресләр үткәрелүе, төрле милләт балаларын шушы легендар, каhарман шәхес үрнәгендә тәрбияләргә тырышулары турында сөйләде.
Милли мәгариф hәм матбугат хезмәткәрләре, җирле шагыйрәләр - Гөлфәрия Латыйпова, Рузия Хәлимова, Наҗия Шагаева, Розалия Матросова, Гөлчәчәк Сингатуллова, Гөлсинә Хәнәфи, Роза Гайнуллина Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Ә Yзәк Җәмигъ мәчете вәкиле Варис хаҗи Равилов 2009 елда бакыйлыкка күчкән Гакыйль Сәгыйровның hәм барча әрвахларның рухларын шатландырып Коръән аяте укыды hәм дога кылдырды.
 
Очрашу ахырында Ульяновск өлкәсенең Мактаулы кешесе Рифгать Әхмәдуллов өлкe татар автономиясенең Гакыйль Сәгыйров исемендәге әдәби премиясен булдыру турында хәбәр итте. “Әлеге премия җирле каләм осталарына ел саен тапшырылачак”, - диде ул. Ә автономия рәисе Рәмис Сафин очрашуда катнашкан барлык язучыларга hәм мәдәният хезмәткәрләренә Гакыйль Сәгыйровка багышланган китапны бүләк итеп бирде.
 
Яңа гына нәшер ителгән җыентыкны презентацияләү кичәсен Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шәкүрова гаҗәеп дәрәҗәдә матур алып барды. Ул кичәне Гакыйль Сәгыйровның иҗат җимешләре белән бик тә оста итеп бизәде. Ә аның тормыш иптәше – шулай ук Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, автор-башкаручы Гакыйль Шәкүров Гакыйль Сәгыйров сүзләренә язган дистәдән артык җырын сокланырлык итеп яңгыратты. Аларның икесенә дә олы рәхмәтебезне юллыйбыз hәм Гакыйль Сәгыйровның иҗатын халыкка җиткерүдә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.
 
 
Фотода яңа китапны тәкъдир итү кичәсенә килгән мөхтәрәм кунаклар.
 

Рузия ХӘЛИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 16.12.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»