поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.12.2015 Мәдәният

Абугали Галимов табылды! “Т.Я.”га – Абугалисез, Абугалигә – “Т.Я.”сыз яшәү кыен иде"

Котлыйбыз, җәмәгать!
“Т.Я.”да янәдән Абугалиебез пәйда булды. Ул шактый гомер югалып торган иде. Моның төрле сәбәпләре бар, сөйли китсәң, озак.
Ярар, буласы булган, “Т.Я.”га – Абугалисез, Абугалигә “Т.Я.”сыз яшәү кыен һәм моны ике як та аңлый – иң мөһиме шул. “Т.Я.”

Сүземне бер кызыктан башлыйм әле. Аны ТНТ каналында “Comedy” шоуын алып баручыларның берсе сөйләгән иде. Урамда бер ир-ат туктаткан моны. “Ялгышмасам, сез “Comedy” шоуын алып барасыз, әйеме? Минем хатын сезнең тапшыруларны көне-төне карый. Җитмәсә ул сезгә гашыйк та әле. Шуңа өйдә көн дә тавыш-гауга”, – ди дә бу: “Менә – шуның өчен!” – дип, шоуменның башына нәрсә беләндер тондыра. Шоумен ава һәм бераздан аңына килә. “Баш ярылган, кан саркыган, тик шулай да күңелдә рәхәтлек хисе, чөнки мине беләләр, таныйлар”, – дип сөйләгән иде ул.
 
Үзең белмәгән кешеләрнең сине танып-белүләре һәркемнең күңеленә сарый май булып ятадыр. Соңгы айларда минем белән дә шундый берничә очрак булды. Берсе авыл хуҗалыгы ярминкәсендә. Бер атнада Чаллы ярминкәсенә якташларым, ягъни Актаныш районы авыл хуҗалыклары килгән иде. Аларның һәрберсенә йөреп, бергә укыганнар (Байсар урта мәктәбенә без ике дистәгә якын авыллардан килеп укыдык), белгән кешеләр хакында сораштым, күпләренә сәлам дә юлладым. “Абугалидән дип әйтегез”, – дигәч, берничә райондашым: “Әллә сез “Татарстан яшьләре”нә язучы Абугалиме?” – дип тә сорадылар. Шундыйларның берсе белән сөйләшкәндә хатыным карабодай балы эзләп китте. Аны алып килгәч: “Балны сезнең күрше авыл умартачысыннан алдым, ул сине “Татарстан яшьләре” аша белә булып чыкты, минем янга да килеп, күренсен әле дип әйтте”, – диде. Киттем эзләп, таптым, сөйләшеп тордык. “Соңгы вакытта газетада язмаларыгыз күренми башлады”, – диде ул. Шунда ук бер авылдашым килеп чыгып: “Нәрсә булды, әллә илһамың беттеме?” – дип әйтеп китте. Умартачы авылга кайтканда кунакка керергә чакырды, тик менә бал бәясен төшермәде. Төшермәсә дә, күңелдә, шоумен әйткәндәй, рәхәтлек, чөнки язмаларымны укучылар да, мине белүчеләр дә бар икән әле. Менә шуннан соң ничек язмыйсың инде дидем дә, язарга утырдым.
 
Мине газета аша белүчеләр санаторийда да табылды. Кызыграк килеп чыкты бу хәл. Кая гына барсам да, мин кармак белән шахматны үземнән калдырмыйм. Бу юлы кармакның кирәге юк иде, шуңа шахматны гына алдым. Ул минем белән чит илләрдә дә, Балтыйк белән Кара диңгез буйларында да, Урта Азия республикаларында да булды. 500 кеше арасында шахмат уйнаучылар табылмый калмас дип, ялымның беренче көнендә үк аны тотып, фойега чыгып утырдым. Бераздан, чыннан да, яныма шахмат уенын яратучылар җыелды. Шахматчылар шундый камырдан әвәләнгәннәр – алар үзләреннән артык көчлеләр белән дә, артык йомшаклар белән дә уйнамыйлар, алар бары тик үзләре белән тигез уйнаучылар белән генә уйныйлар. Карыйм, монда андыйлар бер-ике генә. Берсе – Бөгелмәдән килгәне белән башкалардан качып, аның бүлмәсендә уйнарга булдык. Өстәлендә “Татарстан яшьләре” газетасын күреп, туганымны очраткандай:
 
– Әллә сез яздырып аласызмы? – дип сорадым.
– Әйе, менә соңгы санын укырга дип монда алып килдем әле.
– Сез аның авторларын беләсезме соң?
– Белмичә, без бит бу газетаны гомер буе алдырабыз.
– Кемнәрне, мәсәлән?
– Үзебезнең Бөгелмәдән Ягсупны, Түбән Камадан Раушанияне, Ямаштан Миләүшәне, Казаннан Марсны, Чаллыдан Җәүдәтне...
Минем исемем чыкмады, шуңа сыгам моны:
– Тагын кемнәрне?
Ул тагын берничә исемне атады, бу юлы да мин юк. Ә минем үземне әйттерәсе килә:
– Сез Абугалине атамадыгыз...
– Аның Чаллыдан икәнлеген беләм. Соңгы вакытларда язмалары күренми, шуңа атамадым. Әллә танышыгызмы?
– Юк, ул мин үзем.
 
Ышанмый бу, шуңа санаторий кенәгәсен күрсәтеп, үземнең кем икәнлегемне исбатларга туры килде.
Күп еллар газета белән хезмәттәшлегем чорында андый очрашулар шактый булды. Хәтта газетада басылган фотосурәтләрем буенча урамда, кибеттә дә танып алгаладылар. Кем-кем, газетаның даими авторы Җәүдәт Харисов та мине газетадагы сурәтем аша танып, урамда: “Исәнме, Абугали”, – дип күрешкән иде.
 
Абугали ГАЛИМОВ. Чаллы. 
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»