|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2015 Фаҗига
Татарстанда исерек йөртүче зур юл һәлакәтенә эләккән, пассажир вафатКичә Кайбыч районында ике ир-ат зур юл һәлакәтенә эләккән. Хуҗа кеше исерек килеш «ВАЗ-2112» машинасына утырып, тизлекне арттырган һәм каршы як полосага чыгып, «МАН» һәм «Скания» йөк машиналары астына эләккән. Алган тән җәрәхәтләреннән 30 яшьлек пассажир егет урында ук җан бирә – аның куркынычсызлык каешлары белән каптырылмавы ачыкланган. Машина хуҗасы хастаханәгә озатылган, дип яза "Челнинские известия" газетасы.
Шулай ук кичәге Мәскәү - Уфа юлындагы зур авариядә дә үлүче бар. 50 яшьлек «Скания» машинасын йөртүче тиешле тизлекне сакламыйча кюветка төшеп һәлак булган.
--- |
Иң күп укылган
|