поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
09.12.2015 Интернет

Данил Сәфәров мастер-классының плюслары һәм минуслары турында Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе сөйләде

Мастер-класслар, семинарлар, вебинарлар модада инде ул хәзер. Аннан алып кайткан сертификатны кабинетындагы яки социаль челтәрдәге стенаңа элеп куйсаң, синең нинди акыллы кеше икәнеңне бөтен кеше күрә, янәсе. Модный агымнарга бөтен табигатем каршы килсә дә, җаен табып бардым мин Данилнең беренче мастер-классына.

Беренчедән, бу чыннан да татарча мондый форматтагы беренче чара. Беренче булганга күрә "төерләре" дә бар, әлбәттә. Тик ул төер сыйфатка кагылмый. Мастер-класс уздырыласы урын итеп “Сафар-отель” сайланган. Данил аны якын булганга һәм үз фамилиясен йөрткәнгә сайлагандыр, бәлки. Мин бу отельне шулкадәр искергәндер дип белми идем, заманында бик пафослы бина иде. Конференц-зал да шактый таушалган һәм коточкыч салкын иде. Салкыны җелекләргә үтте. Сүз уңаеннан, мондый форматтагы очрашулар дәвам итсә, кофе-брейкны программага кертергә кирәк - хәзерге заманча чаралар ансыз үтми. Кофе-брейк оештыручы хисабыннан булырга тиеш – билетка бәя куйганда аны уйлап бетерергә кирәк.  

Икенчедән, Данил бик гади, аңлаешлы итеп сөйли белә. Үзләре үткән ялгышларны һәм уңышларны шулкадәр җайлы итеп аңлата. Көн үткәне сизелмәде дә. Дөрес, әлегә ул бераз артистлана белми. Әйтик, нигә вакыт-вакыт өстәлгә утырып сөйләмәскә, Мәскәүнекеләр яраталар шулай кыландырып алырга. Аннары үзеңне презентацияләү һәм нинди крутой икәнеңне күрсәтү өчен вакыт-вакыт акыллы-кызыклы сүзләр кыстыргалап куймаска... Ә, дөресен әйткәндә, миңа әнә шундый "фантикларның" булмавы ошады. Күргән без андыйларны, гаҗәпләндерә алмыйсың. 
 
Данил мастер-классларын дәвам итәр, яңа тематикалар белән баетыр дип уйлыйм. Уңышлар!
 
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының 
матбугат хезмәте җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтова.
 
Данилдан:

Кайтаваз өчен рәхмәт. Мастер-класста катнашучыларның фикерен искә алып, бу юлы очрашуны кунакханәнең башка конференц-залына билгеләдек. Анда җылы. Ә өстәлгә утырып сөйләүләр әлегә планлаштырылмаган )) Чөнки минем максат шоу һәм су кою түгел, ә максималь дәрәҗәдә файдалы һәм үтемле мәгълүмат җиткерү. 
 
Сүз уңаеннан:
 
Кичә “Матбугат.ру” сайтының берникадәр вакыт эшләми торуын искә алып һәм Рузилә Мөхәммәтованың бүгенге кайтавазыннан хисләнеп, мастер-класска арзан бәядән язылуны бүген дә дәвам иттерергә булдык. Бүген соңгы көн! Иртәгә исә бәя артачак. Ашыгыгыз.
 
Мастер-класс турында күбрәк белергә һәм аңа язылырга: http://matbugat.ru/news/?id=13308
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.12.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»