поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
07.12.2015 Интернет

Күпсанлы сораулар буенча Данил Сәфәров мастер-классы бу шимбә көнне тагын кабатланачак

Сайтка керүчеләр санын ничек арттырырга? Социаль челтәрләрдән халыкны ничек җәлеп итәргә? Группаны ничек кызыклы итеп алып барырга? Шушы сорауларга Данил гуманитарийлар аңларлык итеп, татарча сөйләячәк, мисаллар китерәчәк, сез моңарчы белмәгән файдалы сайтларның адресларын бирәчәк.

1 декабрь көнне беренче мастер-класс инде уздырылды. Анда 11 кеше килгән иде. Катнашучылар саны унбиш кешедән дә артмаган очракта бу иң уңайлы формат. Чөнки һәр кеше сорау бирә ала, һәр мисалны җентекләп тикшерегә мөмкинлек бар. 

 

 

 

 
Беренче мастер-класста катнашкан кайбер кешеләрнең фикерләре:
 
Чулпан Гарипова, тамада, элеккеге ТВ-журналист:
- Данил мастер-классында ишеткән инструментларны инде уңышлы гына куллана башладым. Бер атна эчендә “Вконтакте” төркемендәге подписчиклар саны шактый артты. Киләчәктә әле сайт та эшләрмен дип торам. Аның нинди булачагын аңладым – барысы да күз алдыма килде. Инде хәзер ясыйсы гына кала. Гомумән, бу мастер-класс минем өчен интернетта яңа офыклар ачты. 

 
 
Римма Гатина, “Мәгариф” журналы сайты редакторы:
- Мастер-класста ишеткәннәрнең барысын да эшемдә куллана башладым. Шул рәвешле сайтыбызга шимбә һәм якшәмбе керүчеләр санын арттырдык, төркемебездәге дуслар саны арта башлады. Төркемдә бәйге оештырырга кирәк әле дип уйлап йөри идем, мастер-класс бу эшемне тизләтте, кайтуга бәйге оштырдым. Нәтиҗәләре инде күренә. Данил ачык һәм ябык сылтамалар турында барысын да аңлатты. Сайтны үстерү өчен бу бик мөһим икән. Яңалыклар бирә торган сайт аша ничек акча эшләргә була? Гадәттә, бу турыда уйларга вакыт юк. Акча эшләп була торган сайтларның адресларын язып алу бик файдалы булды. Әлбәттә, мастер-класста ишеткәннәрнең бер өлешен мин инде белә идем. Әмма анда баруыма бер дә үкенмим. Түләгән акча үзен аклый, чөнки үзлектән ярты ел буе өйрәнәсе әйберне 1 көн өчендә өйрәнәсең.
 
Мастер-класста катнашырга теләп тә катнаша алмаган кешеләр шактый булды. Чөнки атна уртасы иде. Бу юлы, күпсанлы сораулар буенча, мастер-классны шимбә көнне уздырырга булдык. 
 
Игътибар! Мастер-класс беренче чиратта газета һәм журнал сайтлары редакторлары, корпоратив сайтлар алып баручылар, блогерлар, сайт контенты белән акча эшләргә теләүчеләр, ягъни “рекламораспространительләр” өчен оештырыла. Әмма төрле товар һәм хезмәт күрсәтүчеләр өчен, ягъни “рекламодательләр” өчен дә кызыклы булыр дип көтелә.  
 
Үткәрү вакыты: 12 декабрь 09:00 – 15:00 сәг.
 
Үткәрү урыны: Казан, “АМАКС Сафар-отель”нең “Казан” дигән конференц-залы (Односторонка Гривки урамы, 1 йорт)
Анда бушлай бик зур парковка!
 
Мастер-классның бәясе:
 
9-10 декабрьдә түләгән очракта – 1500 сум
11-12 декабрьдә түләгән очракта – 2000 сум
Юридик затлар өчен – 3000 сум (1 кешегә)
 
Игътибар! Ашыгыгыз, катнашучылар саны чикләнгән!
 
Түләү һәм теркәлүне онлайн рәвештә шушы форма аша башкарасы
(Игътибар! 3% комиссия алына):
 

 
 
Сорауларыгыз туса, шалтыратыгыз: +7 (843) 2-666-788 яки языгыз matbugat@mail.ru 
 
Бу өлкәдә Данил Сәфәровның тәҗрибәсе:
- Бары тик татар телендә эшләүче иң популяр “Матбугат.ру” сайтын булдыру
- Төрле оешма һәм шәхси затларга 70кә якын сайт ясау
- “Новости Татарстана” запросы буенча поисковикларда “Татпресса.ру” сайтын 1 урынга чыгару
- Сайтлар ярдәмендә 10 елга якын акча эшләү
- Россиякүләм тренинг һәм мастер-классларда һәрдаим белемне арттыру
- Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә 50 меңгә якын кеше җыю
 
Һәм иң мөһиме! 
Данил технарь түгел, ә гуманитарий. Шуңа күрә ул компьютер һәм интернет турында гуманитарийлар аңларлык итеп аңлата белә.
 
Мастер-класс программасы мондый:
 
1. Сайт белән ничек акча эшләргә? 
- Актив һәм пассив табыш
- Сайтта нинди түләүле хезмәтләр күрсәтергә була?
- Конверсия нәрсә ул? Ни ул CTR? 
- Интернет-бизнеста “воронка продаж” ничек эшли?
- Сайтка түләү системасын урнаштыру ысуллары
- Электрон акчалар: Яндекс.деньги, вебмани, paypal һ.б.
- Контекст реклама, Яндекс.директ
- Баннер сату. Баннерларның төрләре
- Баннерларны бушка ясап бирә торган ресурслар
- Коммерцияле махсус проектлар
- Социаль челтәрдә пост сату
- “На правах рекламы” дип кую, аны ничек узарга?
- Реклама агентлыклары белән хезмәттәшлек итү
- Тизерлар һәм информерлар – ни ул?
- Саткан товардан процент бирүче партнеркаларны ничек табарга?
- Сайтка акча китерә алучы конкрет адреслар
 
2. Сайтны кызыклы итеп алып бару серләре
- Яңалык лентасын оптимальләштерү
- Моңарчы билгеле булмаган кызыктыргыч мөмкинлекләр куллану
- Баш исемнәрне кую үзенчәлекләре
- Баш исемгә сүзләтә анализ 
- Эзләү системалары (поисковиклар) нинди баш исемнәр ярата?
- Интернеттагы язма газета язмасыннан нәрсәсе белән аерыла?
 
3. Яңалык эзләү серләре
- Имеш-мимешне ничек тикшерергә?
- Блогларда кирәкле яңалыкны ничек табарга?
- Язманың иң беренче чыганагына ничек барып җитәргә?
- Бүген булган хәлнең видеосын ничек тиз арада табарга?
- Поисковикта бүгенге яңалыкларны иске яңалыклардан аерып алу
 
4. Мультимедиа 
- Язмада фотолар бирүнең иң отышлы ысуллары
- Интернетта кызыклы һәм оригиналь фотолар табу серләре
- Фотоны дөрес итеп кисү, пропорцияләрне саклау
- Укучыны “фотокармакка” эләктерү
- Сайтка видео куярга өйрәнү
- Видеоканал ачу тәртибе
- Видеодан скриншотларны кайда файдалана алабыз?
- Видеоплеер ярдәмендә ничек акча эшләргә?
- Видеоплеерның күпләр белмәгән мөмкинлекләре
- Аудиофайлны сайтка программисттан башка ничек куярга?
- Социаль челтәрләр виджетларын куллану
- Инфографика ясап бирә торган ресурслар
 
5. Интерактив
- Сораштыруларны ничек кую отышлы?
- Бәйгеләргә халыкны ничек күбрәк итеп җәлеп итәргә?
- Тиктомалдан комментарийларда бәхәс тудыру ысуллары
- Укучыны сайтка көн саен керерлек итү серләре 
- Сезнең язманы репост ясасыннар өчен нишләргә?
- E-mail яңалыкларга язылу
- Сайтны оффлайн рекламалау
 
6. Социаль челтәрләр халкын сайтка кертү
- Группаны кызыклы итеп алып бару серләре
- Социаль челтәрдә кызыктыргыч “кармак” элү
- Гиперсылтаманы кеше керерлек итеп ничек куярга? 
- Чит төркемнәрдән халыкны безгә җәлеп итеп буламы?
- Социаль челтәрләрдә эшләүнең бер өлешен ничек роботка тапшырырга?
- Социаль челтәрләрдә эшләүне җиңеләйтүче мөһим ресурслар исемлеге 
- Нәрсә ул SMM?
- “Вконтакте”, Фейсбук, Твиттер, Инстаграм – аермалыгы нидә?
- Мобиль социаль челтәрләр. Ватсаптан да сайтка кешене җәлеп итеп була икән бит!
 
7. Юридик аспектлар
- Текстның авторлык хокукларын ничек сакларга?
- Фотоның авторлык хокукларын ничек сакларга?
- Язмага сылтама кую: ачык һәм ябык сылтамалар ни ул?
- Видеога ничек сылтама бирергә?
- Социаль челтәрләрдән алынган материалның авторын ничек дөрес итеп куярга?
 
8. Эзләү системаларында сайтны алга этәрү 
- Нәрсә ул SEO?
- Рерайт нәрсәгә кирәк?
- Яндекс, Гугл, Яху, Майл, Рамблер һ.б. ничек аерыла?
- Эзләү системасы сине яратсын өчен нишләргә?
- Эзләгеч өчен баш исемне кую үзенчәлеге
- Нәрсә ул ТиЦ? Нәрсә ул Pr? Аларны зурайту ник кирәк?
- Ачык һәм ябык гиперсылтамалар
- Кодта rel=“nofollow” тамгасы ник кирәк?
- Сылтамаларны ничә сумга сатып була?
- Эзләү системалары безне банить итмәсен өчен нишләргә?
 
9. Файдалы сайтлар исемлеге
- Эшне җиңеләйтә торган сайтлар адреслары
- Бушлай хезмәт күрсәтә торган сайтлар
- “Яндекс” мөмкинлекләрен куллану
- Безнең сайт өчен Яндексны ничек файдалана алабыз?
 
10. Сайтның мобиль версиясе
- Нәрсә ул сайтның мобиль версиясе?
- Нәрсә ул адаптив верстка?
- Нәрсә ул приложение?
- Мобиль трафикның күләмен ничек белергә?
- Мобиль версиягә рекламаны ничек сатарга?
- IOS һәм Аndroid 
 
11. Сайтка анализ
- Счетчик белән эшләү тәртибе
- Счетчик саннарына тулы анализ
- Сайтларга анализ ясаучы ресурслар исемлеге
 
12. Сайтны үзгәртү буенча тәкъдимнәр
- Дизайн һәм верстка буенча киңәшләр
- Сайтны яңарту буенча ниләр эшләргә була?
- Программист ярдәменнән башка ниләр эшләргә мөмкин?
- Башка ресурсларан файдалы виджетлар: һава торышы, доллар курсы һ.б.
- Яңалыклы сайтлар өлкәсендә нинди мода хөкем сөрә? 
- Сайтка тулы анализ ясау
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.12.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»