|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2015 Язмыш
Күз генә тигәндер...Казанда яшәүче 14 яшьлек Камилә Гыйбадуллинаны ул укыган 144 нче мәктәптә белмәгән кеше сирәк. Бар эшкә дә өлгер, биюче, җырчы, спортта зур уңышларга ирешкән, укуда да алдынгы булган кыз кинәт авырый башлый. – Моңа кадәр кызым бер дә зарланмады. Авыруның билгеләре дә күренмәде бит. Күкрәктә барлыкка килгән шешне күрүгә, тизрәк табибларга йөгердек,– дип сөйли әнисе Ильмира ханым. – Бу хәл быел май аенда булды. Иң элек өлкәннәр хастаханәсенә бардык. Алар мазь сыларга, әлеге урынны җылытырга куштылар. Шулай эшләдек тә. Тик берничә көннән бу шеш күзгә күренеп үсә башлады. Республика клиник хастаханәсенә барырга булдык. Биредә шешнең гистологиясен алдылар. Анализның әзер булганын 20 көн көттек.
Камилә – гаиләдә бердәнбер бала. Әтисе Альберт та кызының авырый башлавын авыр кичерә. Ә Ильмира ханым газизенең авыруы турында күз яшьләре белән сөйли. Ана күңеле бу шешнең тикмәгә генә үсмәгәнен чамалый. Сизенүе юкка булмый. Анализ нәтиҗәләре дә сөендерми. Кызның күкрәгендә яман шеш икәне ачыклана. Шуннан соң гаилә, кызларын дәвалауны үтенеп, кая гына мөрәҗәгать итми. Тик аларны: “Сезне дәвалап булмый. Яман шешнең мондый төрен беренче күрәбез”, – дип борып җибәрәләр. Хәтта чит ил клиникалары да дәвалаудан баш тарта. Кызының терелү теләген күргән ана, баласын ияртеп, Мәскәүгә юл ала. Биредә кызны дәвалап карарга алыналар. Камилә биредә “Ватаным Татарстан”ның алдагы саннарында чыккан “90га кадәр җитәм әле мин” дигән язманың герое Айгөл Мөхәммәтдинова белән таныша. Айгөлнең ашказанындагы яман чирне җиңүе турында язган идек. Менә шул ханым яшәү дәртен уята да инде. Кыз бирешми, кайбер өлкәннәр дә күтәрә алмаган авыруны җиңәргә дигән максат куя.
– Мин бит – әти-әниемнең бердәнбер баласы. Алар өчен яшәргә тиешмен. Мине дә югалтсалар, юанычлары, горурлыклары булып кем калыр? Шуңа да мин көчле булырга, бу авыруны җиңәргә тиеш! – ди Камилә.
Хәзерге вакытта кыз химия терапиясенең җиденче курсын ала. Соңгы арада ябыгып китүе генә күңелен төшерә икән. “Бала организмы өчен химия алу бик авыр. Әле дә сер бирми, сынмый үзе. Дүшәмбедән нурланыш ала башлаячакбыз. Терелүгә өмет зур. Яныбызда көч өстәп торучы дусларыбыз, танышларбыз, туганнарыбыз бар. Үз акчабызга гына Мәскәүдә дәвалана алмас идек. Бер белмәгән чит кешеләр дә ярдәм кулы сузды. Алар да Камиләнең тереләсенә ышана. Тик бар да әйбәт барсын өчен, гел дәваланып тору кирәк. Даруларсыз гына шешнең үсүен туктатып булмый. Шуңа күрә изге күңелле, чит кеше язмышына битараф булмаган газета укучылардан ярдәм көтәбез”, – ди Ильмира ханым.
--- |
Иң күп укылган
|