поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
04.12.2015 Җәмгыять

Кемнедер әтиләре күккә чөеп сөйде, ә безгә ятим балаларга сугыш тәмамлану турындагы шатлыклы хәбәр дә җиңеллек бирмәде

Сугыштан соңгы авыр еллар... Мин аларны бик яхшы хәтерлим. Бәхетле балаларның әтиләре сугыштан кайттылар, күккә чөеп-чөеп балаларын сөйделәр, күчтәнәчләргә күмделәр. Аларның тормышы безнекенә караганда күпкә җиңелрәк булды. Ә безгә, әтисенең үлеме яисә билгесез югалуы турында кара кәгазь алган ятим балаларга, аналарыбызга сугыш тәмамлану турындагы шатлыклы хәбәр дә җиңеллек китермәде.

Минем әтием, Мөхсин Шәйхетдин улы Шәйхетдинов, 1913 елда Камышлының ярлы крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Ул төскә матур, эшкә батыр егет булып үсеп җитә һәм Молотов исемендәге колхозда механизатор булып эшли башлый. Мөхсин Шәйхетдинов үзенә тиешле норманы арттырып үтәгәнлектән, аңа “стахановчы” исеме бирелә. Шуңадыр инде, хөсетләнеп колхозга керүчеләрне, тырышып эшләүчеләрне яратмаган куштаннар егетне кыйныйлар. Ләкин ул барыбер бирешми, алдынгы колхозчылар исемлегендә булу өчен көнен-төнгә ялгап эшләвен дәвам итә.
 
Егет үзенә хатын итеп күршеләрендәге чибәр һәм уңган Рәхбәрияне сайлый. Ә ул Мөхибулла абый белән Минсылу апаның кадерләп үстергән бердәнбер кызы була. Мөхсин белән Рәхбәрия 1937 елда никахлашып, гаилә корып җибәрәләр, ә 1938 елда дөньяга аларның беренче балалары булып мин туганмын.
 
Әти белән әнием бары тик өч ел гына бергә яшәп калалар: 1940 елда әтиемне армия хезмәтенә алалар, ә 1941 елда сугыш башлана һәм ул фронтка җибәрелә. Мөхсин Шәйхетдиновның сугыш юллары Сталинград тирәсендә башлана. Ул анда батырларча сугышканы өчен “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләнә.
 
Ә 1943 елның 28 сентябрендә Днепр елгасы янындагы каты бәрелеш вакытында әтиебез батырларча һәлак була. Соңгы хаты бик кыска иде аның: “Минем кадерлеләрем - Рәхбәриям, кечкенә кызчыгым! Сезне сагынып, бер күрергә тилмереп хат язучы әтиегез. Сәлам шулай ук әбигә, бабайга, мине сораучыларга. Сәлам шулай ук Фәлах, Вәли, Гомәр абзыйларга, аларның гаиләләренә, Махруй апайга һәм аның гаиләсенә. Ә инде сеңелем Гөлмеруйның кеме туды, кызмы, малаймы, ничек исем куштыгыз? Җизнәй Муллаян кайда хезмәт итә? Үзем әлегә исән-сау. Башка язар сүзем юк. Хуш, сау булыгыз”. Бу хаттан тыш әтиебезнең безне эзләп тапкан II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены гына истәлеккә калды...
 
Әтием туып-үскән йортта хәзер “Гаилә үзәге” урнашкан. Хәтерләвемчә, бу урын кайчандыр өчпочмак формасында иде. Өч почмакта – өч өй. Сугыштан соң шул йортларны күчереп, педагогия училищесы бинасын төзегәннәр, ә әти белән әни җәй көне яши торган келәтне сүтмичә, элеккеге кебек калдырганнар. Педучилищеда укыган кешеләр аны әле хәтерлиләрдер, дип уйлыйм. Хәзер ул келәт тә юк инде. Ә әнием туып үскән йорт нәкъ аның каршысында, Родничная урамында урнашкан иде.
 
Әти батырларча һәлак булганда миңа 5 кенә яшь иде әле. Мин әтиемне хәтерләмәгәнлектән, иптәшләрем әтиләре турында сөйләгәнне хәйран калып тыңлый идем. Әйе, әтиле тормыш рәхәтен бөтенләй белмәдем мин. “Син кырда үстең”, - дип әйтә иде әни.
 
Ул кырга баргач, җиргә өч таяк утыртып, бишек  аскан да, мине чак кына олырак икетуганнарым Гази белән Мәсгүдә карамагында калдыра торган булган. Ә үзе башка хатын-кызлар белән бу вакытта “Туң каен” кырында көлтә бәйләгән, ашлык суккан. Йөри башлагач, беркөнне мин дә кулыма таяк алганмын да, көлтә сугам дип, башыма китереп сукканмын һәм тәгәрәп тә киткәнмен. Шуннан соң әни мине башкача кырга алып бармады инде.
 
Кырда көне-төне кунып эшләүчеләр атнага бер мәртәбә - мунча керергә генә кайталар иде. Әнинең аягында тула оек, чабата, кулында җиңсә. Ашлык сукканда кулының кылчык кадалган урыннары сыткылап, шешеп чыга торган иде. Ә мин кечкенә бармакларым белән шул кылчыкларны чүплим, әниемнең кулларын сыпырам.
 
Баласы берәү генә, әбисе карар әле дип, әнине иң авыр эшләргә җибәргәннәр. Колхоз үгезләрен арбага җигеп, урман ташу, язгы ташу вакытларында станцадан орлык кайтару кебек иң авыр эшләр барсы да аның башыннан үткән. Ул эшкә киткәндә мин: “Әнием, ташлап китмә!” – дип такылдый-такылдый артыннан йөгергәнмен. Шул вакытта аның үзәкләре өзелгәнен мин каян белим соң?! Әнием мәрхүм: “Мине колхоз ат итеп җикте, сыер итеп сауды”, - дип әйтә иде.
 
Сок аша салынган күпернең ике ярында да бәрәңге кырлары җәелеп ята иде. Ташудан соң ачылган җир өстендә көзен калган бәрәңгеләр күренә башлый. Без шул черек бәрәңгене җыеп кайтабыз да, әбидән кабартма пешертәбез. Ашаганда ярыйсы гына азык булып тоелса да, соңрак эч авырта башлый, кайвакытларда озак бөгәрләнеп ятарга туры килә иде. Черек бәрәңге ашап үлүчеләр дә булгалады. Ә безне Ходай Тәгалә саклагандыр инде.
 
Әби үзенең бакчасында бер түтәл чөгендер дә чәчә иде. Шул чөгендер яфрагын турап пешергән сөтле аш тәмен әле дә оныта алмыйм. Файдасы да булгандыр инде. Язга чыгу белән тау битләреннән юа, төче какы, ачы какы җыеп кайтабыз да, кар базында саклыйбыз. Кирәк чакта гына алып менеп ашыйбыз. Шул сихәтле үләннәрне ашап үскәнгә күрә без, сугыш чоры балалары, нык булдык та инде. Мин ятимлектә үссәм дә, үземне бәхетсез дип санамыйм. Укытучы һөнәре алып, гомер буе мәктәптә эшләдем, ирем белән дүрт бала үстердек. Хәзер сигез оныгым, дүрт оныкчыгым бар. Аллаһыга шөкер, бар да яхшы. Дөньялар гына тыныч булсын иде.
 
Роза ШӘЙХЕТДИНОВА-ГАРИПОВА.
Камышлы авылы.
Фотосурәт гаилә архивыннан алынды.

---
Бердәмлек
№ --- | 04.12.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»