поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
02.12.2015 Сәясәт

Арт сабагыңны укытыйм

Россиянең, аерым алганда, Татарстанның яңа тарихында төрекләр белән шул хәтле аралаша башладык ки, безнең Төркиягә, төрекләрнең безгә килүе ындыр артын бер әйләнеп кайту кебек кенә тоела башлады. Без Кара диңгез буенда сырт кыздырып кайтудан тыш капчыклап-капчыклап төрек тауарларын ташый башладык, ә дәүләт дәрәҗәсендә икътисадый һәм мәдәни багланышлар җайга салынды. Икебезгә дә рәхәт иде.

Сәясәт – гаять четерекле һәм пычрак өлкә шул. Россия очкычы бәреп төшерелгән­нән соң аралар кисәк суынды. Төп гаеп кемдә? Хәтта сәясәттән шактый ерак торган кешеләр дә: “Төркиянең арт сабагын укытырга ки­рәк...” кебек сүзләр сөйли башладылар. Россия җитәк­че­легенең карар-фәрман­нары белән килешмәгән кеше юк бугай. Дөрес, бер көнне “Эхо Москвы” радиосы очкыч белән булган фаҗига уңаеннан, һәр дәү­ләтнең үз һава-күген сакларга хокукы бар, дигәнрәк сүзләр әйтеп “дошман тегер­мәненә” су коярга азапланды. Әмма әлеге очкычның Төркия һава чикләрен бозмавы ачыкланды. Һәрхәлдә, шулай диделәр. Димәк, В.Путин әйтмешли, “аркага пычак кадаучының” арт сабагын укытыр вакыт җитте. Бу сабак, нигездә, виза кертүгә, Төркия яшелчәләре һәм җи­ләк-җимешеннән ваз ки­чүгә кагыла. Россия Хө­кү­мәте Рәисе Д.Медведев әй­түенчә, бу чикләүләрдән без­нең икътисадка әллә ни зыян килмәс. Төркия хөрмәсе ашамасак та ачтан үлмәбез. Әмма шунысы бар: башка илләрдән экзотик җиләк-җи­меш ташый башласак, алар­ның бәясе күтәрелми калмаячак.
 
Шәхсән үзем Көнбатыш һәм Европа илләре, Төркия керткән төрле чикләүләр безгә файдага гына дип исәплим. Үзебезнең тамакны үзебез туйдырырга өйрәнер­гә, җитештерүне җайга салырга күптән вакыт. Яшелчә, җиләк-җимешне Россиянең көньяк өлкәләре үстерә, әле­гә дуслык югалмаган Урта Азия республикалары да безгә сата алмыймыни? Ә ме­нә җитештерү өлкәсенә кил­гәндә, бер көнне гаҗәп хәл ишеттем. Кырымга электр кабеле сузар өчен үзебездә кабельләр җитештерүче заводлар калмаган ди. Шуның өстенә кабельләр суза алучы белгечләр дә юк икән. Азык-төлек белән үзен тулысынча тәэмин итә, галәмгә корабль­ләр җибәрә ала торган, табигый байлыклары бихисап булган Россиянең үзенең арт сабагын укыта башласалар нишләрсең? Үзебезнең җи­теш­терүне яклау кирәклеге турында инде ким дигәндә чирек гасыр сөйлибез һәм сөйләүдән әллә ни узган юк. Азык-төлек кенә түгел, сә­нәгать өлкәсендә дә кем­нәргәдер бәйле кол хәлендә калдык. Кайчак безнең арт сабакны укытырга теләүче­ләр­гә рәхмәт әйтәсе дә килеп китә.
 
Килеп терәлгәч, ниһаять, бераз кыймылдый башладык кебек. Хәзер кыймылдарга түгел, йөгерергә кирәк. Ярый әле чикләүләр хәзергә икъти­сад-сәнәгать өлкәсенә кагылмый. Соңгы елларда Төркия­нең Татарстанга инвестиция­ләре 1,5 млрд долларга җит­кән иде. Бу – чит илләрдән кергән һәр дүрт долларның берсе Төркиядән дигән сүз. Әйткәнемчә, хәзергә Татарстанга артык борчылыр сә­бәп юк кебек, әмма, белгечләр фикеренчә, мәсәлән, технологик җиһазлар, автомобиль­ләр өчен төрле запчастьлар ташу кыенлашырга мөмкин. Чөнки, беренчедән, таможня күзәтүе бик кырыслана, икен­чедән, киләсе елга Россиягә йөк ташу өчен рөхсәт бирү дүрт тапкыр кимиячәк. Инде килеп, без күнегеп, ияләшеп беткән төрек төзүчеләренә дә Россиядә эшләү бәхете бик тәтемәс. Чөнки төзелеш компанияләре яңа контрактлар өчен хөкүмәттән махсус рөхсәт алырга тиеш булалар. Хәлләр һаман тирәнгә китсә, төрекләрне колач җәеп каршы алучы булмас. Һәр олы ызгыш бик кечкенә генә нәр­сәдән башланып китәргә мөм­кин. Ярый әле Россия Президенты В.Путин сәяси зирәклек күрсәтә. Н.Хрущев исән булса, әллә кайчан туфлиен салып, “Кузькина мать”­ны күрсәткән булыр иде.
Уемча, Россия дә, Төркия дә мәңгелек дошман булып яши алмаслар, инде бер уртак таяну ноктасы кирәк, бик кирәк.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»