поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
22.06.2009 Җәмгыять

КЕМНЕҢ БАЕ БАЕРАК?

Россия төбәкләрендә түрәләрнең елның беренче чирегендә алган кереме 17,9 процентка арткан. Кризис диярсез, әмма урындагы чиновниклар федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән дә күбрәк акча эшли икән. Чөнки төбәктәгеләр үз-үзләренә хезмәт хакы билгели ала. Әмма Татарстан түрәләре Россиядә иң тыйнаклардан санала. Аларның акчасы республикадагы уртача керемнән бераз гына артык булып чыккан.

Быелның беренче чирегендә төбәкләрдәге түрәләрнең уртача рәсми хезмәт хакы 24,1 мең сум булган. Бу исә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17,9 процентка күбрәк дигән сүз. Росстат оешмасы мәгълүматлары бу. Ә ил күләмендә хезмәт хакы кими бара. Гыйнвар аендагы күрсәткечләр, мәсәлән, узган елның декабреннән 25 процентка азрак булган. Шул ук вакытта түрәләр арасында да керем дәрәҗәсе төрлечә икән. Әйтик, федераль оешманың төбәк бүлегендә эшләүчеләре уртача 21,4 мең сум хезмәт хакы алса, төбәк хакимиятендәгеләр 30,6 мең сум алган. Муниципаль түрәләрнеке – 22,5 мең сум. Ә бит кризис аркасында түрәләрнең хезмәт хакы кыскартыласы турында бик күп сөйләнде.

 

Дөрес, "халык хезмәтчеләре"нең барысы да "ул кадәр үк бай" түгел икән. Һәрхәлдә, әлеге дә баягы Росстатның Татарстанга карата китергән мәгъ­лүматлары шундый фикер уята. Башкарма хакимият органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хакын чагыштырып карасаң, безнең республика Идел буе федераль округында нибары 11нче генә урында (барлыгы 14 субъект). Бездәге чиновникларның уртача хезмәт хакы 17 мең 168 сумны тәшкил итә. Әйтик, Самарада бу күрсәткеч 34 мең сумнан артып китә. Аның каравы, Татарстан түрәләре саны буенча иң алдынгылар рәтендә. Бу күрсәткеч буенча без ут күршебез Башкортстаннан гына калышабыз. Татарстанда республика чиновниклары – 4 мең 897 кеше, район-шәһәр хакимияте хезмәткәрләре – 5 мең 693 кеше, федераль органнарның төбәк бүлекләрендә тагын 9 мең 994 кеше эшли.

 

Гомумән алганда, Татарстанда уртача хезмәт хакы да арткан. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада бу күрсәткеч апрель аенда 14 мең 242 сумга җиткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу 4,7 процентка күбрәк. Тик бәяләр да хәйран күтәрелде. Әнә шуларны искә алып исәпләгән очракта, чынлыкта хезмәт хакының 6,7 процентка кимүе ачыкланган. Март аенда республикада яшәүчеләр уртача алганда 14 мең 461 сум акча эшләгән. Самарада бу күрсәткеч – 14 мең 668, Башкортстанда – 14 мең 172, Мәскәү өлкәсендә 23 мең 497 сум булган.

 

Моңа кадәр яхшы нәтиҗәләргә ирешкән төбәкләрнең хәле кризиста башкаларныкыннан авыррак булачак. Узган атнада Татарстан Президентының Россия Хөкүмәте башлыгына җиткергән бу фикерен ике көн элек илнең Финанс министрлыгында да расладылар. Оешма тарафыннан төзелгән кризислы төбәкләр исемлегенә Татарстан да эләккән. Безнең республикадан тыш, анда Ханты-Манси округы, Красноярск һәм Пермь крайлары, Әстерхан, Белгород, Волгоград, Кемерово, Курск, Новгород, Оренбург, Самара һәм Чиләбе өлкәләре кергән. Бу төбәкләрдә бюджетның керем өлеше сизелерлек дәрәҗәдә кимегән. Хәлләр бигрәк тә Чиләбе белән Кемеровода мөшкел икән. Аларда керемнән түләнә торган салым күләме 88-90 процентка кимегән. Россия күләмендә исә бу күрсәткеч 32 процент тәшкил итә.


Камил ХӨРМӘТОВ
Ватаным Татарстан
№ 124-125 | 20.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»