поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
30.11.2015 Дин

Хәләл тамада мәктәбе ачарга кирәкме?

Башкалабыз мәчетләренең берсенә кергән идем. Журналист икәнемне белгәч, бер кардәшебез: “Монда еш буласыңмы соң? Биредә җомга көнне икенде намазы укыганың бармы?” – дип сораштырды.

– Гармун уйнаган, биегән тавыш­лар ишетелә, – дип аңлатты ул соңрак кызыксынуының сәбә­бен. Никах мәҗлесен әйтүе икән. “Хәзрәтләр, шаулашмагыз, дип кисәтеп куйса да, кайберәүләр кызып китеп, бәйрәм бит дип җырлап, тыпырдап та ала”, – диеп кушылды аңа яныбызда торган икенче бер өммәттәшебез. Әлеге хәлгә ачык­лык кертүен сорап, никах мәҗ­лес­ләре оештыру белән шөгыль­ләнү­че, тәҗрибәле тамадаларның берсе, дини җырлар, мөнәҗәтләр башкаручы буларак милләттәшлә­ребезгә яхшы таныш Ильяс Халиковка мөрәҗәгать иттек.

– Әлбәттә, тамадаларыбызның мөселман туйлары, никах мәҗ­лес­ләре оештыруы – сөенечле кү­ренеш. Егерме ел элек мондый хәләл туйлар татарда юк иде. Булса да, берән-сәрән генә булгандыр. Белүемчә, безнең якларда бу эшкә беренче булып Гамил абый кереште. Җәлил хәзрәт Фазлыев та бу җәһәттә күптәннән һәм бик яхшы эшли. Мәсәлән, 2004нче елны без­нең туйны ул алып барган иде. Мәгълүм ки, мондый никах-туй мәҗлесләре мәчеттә, кафе-рес­то­раннарда, өйләрдә дә оештырыла.

Инде мәчеттә шикле мәҗлес­ләр уздыруга килгәндә, бу хәл беренче чиратта хәләл туйларны хәрам тамадалар оештыруга бәй­ле, ми­немчә. Әлеге тамадаларны без көндез никахта күрсәк, кичен алар яшьләр кичәләрендә, кыска итәк киеп, гаурәтләрен күрсәтеп биергә, яки башка көнне башка урында аракылы туй уздырырга мөмкин. Никах ул – дингә чакыру, дәгъ­ватның бер ысулы. Көндез никах мәҗлесе алып бара, кичен аракылы туй уздыра икән, тамада ике төрле сөйли, үз-үзенә каршы килә булып чыга. Билгеле, моның бүтән ягы да бар: хәләл туйлар, никах мәҗлесләре алып бара торгач, бәлкем алар бераздан, Аллаһы Тәгаләне танып, намазга басар. Никах мәҗлесләре алып ба­ру­чы­ларның дини белеме булырга тиештер. Мин үзем 2005нче елны педуниверситетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген, 2011нче елны РИУны тәмамладым. Инде дини гыйлемең булмаса, имамнар белән киңәшергә, гыйлемеңне яңартып, тулыландырып торырга кирәк.
 
Дистә ел элек минем өчен бу эш – бер мавыгу, вакытны мәгънәле һәм файдалы уздыруның бер чарасы гына иде. Хәзер хәләл туйлар, никахлар алып бару төп эшемә әй­ләнеп китте. Репертуарымда – Ал­лаһы Тәгаләне таныту, дингә чакыру, никах турындагы җырлар. Га­дәттә аларның сүзләрен – хатыным Нурфия (хәзерге вакытта ул балалар бакчасында методист булып эшли), көйләрен үзем язам. Үзем­нең иҗат төркемем бар. Табигый, без мәчеттә тантана уздырганда шәригать, мәчет тәртипләрен бозмаска кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Азан, намаз вакытында бүленеп торабыз. Бию дигән нәрсә мәчеттә гомумән булмаска тиеш.
 
Өч ел элек шундый хәл булды: туй беткәч, берәүләрнең өстәл астыннан аракы шешәләре килеп чыкты. Шуннан соң мәҗлес оештыручы хуҗаларны, Аллаһы Тәгалә сүзләрен сөйләгәч, табында исерткеч эчемлекләр булмасын, сизсәк-күрсәк, музыка җиһазларын җыя­быз да кайтып китәбез, без сезне ихтирам иткән кебек сез дә безне хөрмәт итсәгез иде, дип алдан кисәтеп куя башладык. Соңгы елларда Башкортстан, Чуашстан, Пермь якларына чакырып торалар. Үзебезнең Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба, Түбән Кама, Чаллы тарафларына еш юлга чыгабыз. Без инде шушы елларда өч йөзләп хәләл туй, никах мәҗлесе уздырганбыздыр. Әле бу җомгада Чуаш­станның Шыгырдан авылында хә­ләл туй уздырырга җыенабыз (шунысы кызык: анда туй кичке 9да башлана да төнге 2гә, 3кә кадәр бара). Якшәмбе көнне Казанның “Яр­дәм” мәчетендә никах мәҗлесе үткәрәсебез бар. Кеше дин белән кызыксына башлагач, дини гыйлем алгач, балаларын, мөселманча туй ясап, кияүгә бирергә, өйлән­де­рергә тырыша. Яшь гаилә тормышын хәрам кертмичә башлый икән, башкаларга үрнәк, дәгъват та бит әле бу. Иң яхшы реклама – колактан колакка тапшырылган хәбәр ул. Хәләл туйда булганнар туганнарына, күршеләренә, хезмәт­тәш­ләренә сөйли икән, барыбер күңелгә кереп кала.
 
Сер түгел, кайбер тамадалар, туй белән чагыштырып, никахны шактый түбән куя. Ә безнең аны туйга караганда матуррак итеп күрсәтәсебез килә. Чынлап та, ул туйга караганда өстенрәк, чөнки анда Аллаһы Тәгалә сүзләре еш яңгырый. Никах мәҗлесендә ашаган һәр ризык, һәр теләк Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп барадыр дип уйлыйм. Хәрам туйларда, Алла сакласын, ыштансыз да чыгарга мөмкиннәр. Андыйлар­­ның Алла ачуына дучар булуы ихтимал. Безнең максат – никах мәҗ­лесләре, хәләл туйларның дәрәҗә­сен зур югарылыкка күтәрү. Гадәт­тә хәзер әүвәл никах мәҗлесе үт­кәрәләр дә, берничә сәгатьтән, яшь­ләр ЗАГСка барып кайткач, хәләл туй башлана. Туйны да бик матур, хәләл итеп, динебез кушканча уздырып була.
 
Хәрам тамадаларга каты кагыласым килми. Шәт, алар да фи­керләрен үзгәртеп, ике төрле туйны бутаудан туктар. Моның өчен, минемчә, хәләл (ягъни рөхсәт ителгән) тамадалар мәктәбе ачарга, шуны тәмамлаганнарга “Хәләл” комитетының сертификатын би­рергә кирәк. Әлеге тамада­ларның аракылы мәҗлесләр алып баруы беленсә, “Хәләл” комитеты ул сертификатларны гамәлдән чыгара алсын иде.
 
Шунысын да әйтми кала алмыйм: мөгаен, никах мәҗлесләрен ир-ат тамадалар гына оештырырга тиештер. Бердән, хатын-кызның мә­четкә керергә ярамый торган көннәре була. Икенчедән, гадәттә бездә фатиханы имам, ир кеше бирә. Яңа гаилә тормышына фатиха бирүче дә ир-ат булырга тиештер.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»