поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.11.2015 Язмыш

Ирләр дә сабыр итә белә

Газетада басылып чыккан язма геройлары белән аралашып торабыз. Кайчагында күпме генә ярдәм итәргә тырышсаң да, язмыштан узып булмый. Авырулары белән көрәшкән кешеләрдән кайберләре, шөкер, аны җиңә ала, кемнәрдер актык сулышына кадәр яшәү өмете белән яна да, газиз сабыйларын, ирләрен калдырып, фани дөньядан китеп баручылар да, кызганыч, аз түгел.

Балалар әни көтәләр

Данияр Рәхимов Мөслим районында туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яши. Аның хатыны авырып киткәч, “Гүзәлемә ярдәм ки­рәк” дигән язма чыккан иде. Күптән түгел Гүзәлнең ел ашы булды.

“Гүзәлне бик яратып яшәдем. Бер-беребезне аңлый идек. Ха­тынымның яшәргә теләге көчле булды. Бер уйламаган җирдән авырып китте. 2014 елның апрель аенда аның кинәт кенә эче үсә башлады. Аптырагач, түләүле клиника­ларның әле берсенә, әле икен­чесенә бардык. Тик табиблар тиз генә диагноз куя алмады. Диагноз куйганда соң иде инде. Әмма Гүзәл бирешмәде. Ике сабыебыз хакына яшәргә тырышты, – дип искә ала Данияр. – Гүзәлне туганнар, дуслар, бер дә белмәгән чит кешеләр ярдәме белән Израильгә дә алып бардык. Тик андагы табиблар да булыша алмады”, – ди ул.
 
Гүзәлне җирләгәч, Әмилә бе­лән Әнвәр әби-бабасында калалар. Даниярның әнисе Фәйрүзә апа оныкларын тәрбияләргә бар кө­чен куя. Данияр Казанда яшәсә дә, Мөслимгә атна саен кайтып йөри.
 
– Киленем Гүзәлне бик яраттык. Үзе дә “әни” дип өзелеп торды. Тик аяусыз чир аны арабыздан алып китте. Тормышлары матур иде балаларымның. Әллә күз тиде инде. Төшләремә дә керә. Чит илгә китәр алдыннан да: “Әни килсен”, – дигән. Бардым, күрештек, сөй­ләшеп утырдык. Бер дә күңелен төшермәде. ”Мин яшәргә тиеш”, – ди торган иде, – дип искә ала каен­анасы Фәйрүзә апа. – Кода-кода­гый­ларыбыз белән гел аралашып торабыз. Алар да оныклары өчен өзелеп тора. Бергә-бергә үстерә­без.
 
Быел җәй балалар әтиләре янына Казанга күченеп килгән. Әмилә беренче сыйныфка укырга кергән, дүрт яшьлек Әнвәр балалар бакчасына йөри. Данияр кызын гимнастика, улын футбол түгәрәгенә биргән. “Аларның шат авазларына сөенеп яшим. Бар теләгем – балалар бәхетле булсын. Вакытымны да кызганмыйм, алар өчен барысын да эшләргә тырышам. Иң мөһиме – күңелләре боекмасын, – ди ул. – Ялгыз яшәү рәхәт түгел. Хатыным белән бергә узган вакытларны искә алам. Түп-түгәрәк бәхетле чаклар уемнан китми. Алга таба ялгыз яшәп булмас. Хатынсыз калуны дошманыма да теләмим”. Әмилә дә әниле булу турында хыяллана икән. Кызчыкның теләге чынга ашармы, анысын вакыт күрсәтер. Әмма тормыш дәвам итә.
 
 
 
Сабыйларга үз әнисен алыштыра алырлык кеше табылмаса да, якын итәрлек, ятим сабыйларга җан җылысын бирерлек изге күңелле кеше очравын телибез.
 
Бик бәхетле пар иде
 
Шушы көннәрдә Гөлинә Галә­ветдинованың бакыйлыкка күчкә­ненә ике ел тула. Бәби тапканнан соң, авырып китеп, табиблар коткара алмаган ханым турында “Кояшым син, аем син” дигән язма басылган иде. Гөлинәнең ире Реназ белән хәбәрләшеп торабыз.
 
Гөлинә белән Реназ гаилә коруга, Түбән Кама шәһәренә барып урнашалар. Реназ хатынын бик ярата, кулларында гына күтәреп йөри. Алар гаилә корганнан соң, бер дә аерылмыйлар, гел бергә булалар. Әмма язмыштан узмыш юк – Гөлинә авырып, үлеп китә. “Әллә киленем сизендеме икән? Еш 
кына: “Мондый бәхетле гомерем озак­ка барыр микән?” – дип әйтә торган булган. Миңа үз кызым кебек якын иде ул. Ачык йөзле, “әнием” дип өзелеп торды. Реназны да яратты. Түбән Каманың бала табу йортыннан чыгуга безнең янга кайттылар. Бер җирем дә авырта димәде, зарланмады. Тик менә бишенче көнендә, мин эштән кайтканда кәефе юк иде. Реназ ике тапкыр “Ашыгыч ярдәм” чакырып карады. Тик алар Гөлинәне алып китәргә ашыкмады. Аптырагач, үзе Чистай хастаханәсенә алып барды. Ул бит бала тапкан, бәлки гинеколог тикшерер, УЗИдан карагыз, дип ялынган. Тик язмыштыр, хәле авырайганчы, авыруның сәбәбен бел­мәделәр. Баламның аяк-кул­ла­ры йөрмәскә әйләнде”, – дип сөйли каенанасы Резеда ханым. Казан хастаханәсенә җибәргәч, соң була инде. Гөлинә яңа гына туган кызын калдырып, мәңгелеккә күзен йома. Аны Чистай районындагы туган авылы Талкышта җирлиләр.
 
– Кодагыема бик тә авыр. Газиз балаңны салкын җир куенына салып куй әле. Араларыбыз өзел­мәде, бергә тату гына гомер итәбез. Ә оныгымны мин үстерәм. Кайчак әтисе дә алып китеп тора. Сагынганда кодагыйлар да кунакка килеп алалар. Гөлинәнең җи­десе узгач та, балага опекун булдым. Кечкенә вакытларында җи­ңел булмады. Ничек тә түзәргә тырыштым. Улым Реназ да нык булды, сагышланса да, безгә күр­сәт­мәде, түзде. Шөкер, эчми-тартмый, эшен яратып башкара. Әле күптән түгел генә фатирлы да булып куйды. Гөлинәне бик яратканга, әлегә гаилә корам, дими. Сагынадыр, күрәсең. Ә кызы өчен нишләргә дә белми инде. Әле менә шушы көннәрдә оныгымның ике яшен уздырдык, – ди Резеда ханым.
 
 
Раянага 2 яшь тулды  
 
Яшьли әнисез калган, ә аннан соң әтисен дә югалткан Резеда ханым ятимлекнең ни икәнен яхшы белә. Шуңа күрә оныгы Раянаны яратып тәрбияли ул. “Оныгым “әни” дип тә, “нәнәм” дип тә әйт­кәли. Үз әни­сенең юклыгын белми әле ул. Тормыштагы авырлыкларны җиңәргә көч бирүче, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы әле ярый үз каенанам да бар. Аны бик яратып, хөрмәт итеп яшим. Мин эштә вакытта Раянаны ул карый. Бергә-бергә яшибез. Суфия әние­мә исәнлек телим. Шундый изге йө­рәкле каенанамнан мин дә сабыр булырга, кешеләргә игелекләр эшләргә өйрәнәм, – ди Резеда ханым. – Бәхетебез генә озакка бармады. Гөлинәбез риза булып ятсын. Еш кына янына зиратка барабыз. Рухы тыныч булсын өчен, оныгыбызга яхшы тәрбия бирергә тырышабыз. Әле менә балалар бакчасына да йөри башлады. Үзен сөеп туеп булмый”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»