|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2015 Фаҗига
Казанда трамвай иномарканы изгән (ФОТО)Кичә төнге уникеләр тирәсендә Казанның Җиңү проспектында «Datsun» маркалы автомобиль хуҗасы идарәне югалтып, трамвай юлларына очып чыга. Машинаны читкә алырга өлгерми калалар. Хуҗа кеше белән пассажирлар чыгып, машинаны ничек чыгарырга икән, дип баш ватып торган арада, аңа бар көче белән трамвай килеп бәрелә.
Трамвай йөртүче хатын-кызның ап-ак машинаны күрми калуы, күз күреме шартларының да ул төнне бик начар булуы ачыкланган.
Юл һәлакәте аркасында зыян күрүчеләр булмаган, әмма машинаны төзекләндереп булмаячак. Ул металлолом өеменә әйләнгән. Иномарка хуҗасы моны күреп, истерикага бирелгән, диючеләр дә бар. Аның кычкыруын янәшәдәге йортларда да ишеткәннәр, имеш..
--- |
Иң күп укылган
|