|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2015 Фаҗига
Татарстанда яңа туган сабый баланы чүплеккә ташлаучыны эзлиләрТатарстанның бер шәһәрендә чүплек аралау станциясендә яңа туган сабый табып алынган. Үле килеш. Сабый җитлеккән, исән-сау килеш тууга карамастан, дөньяга аваз салып ике-өч сәгать үтүгә, бик нык туңудан үлгән. Татарстанның Тикшерү комитеты шундый коточкыч хәл турында хәбәр итә. 23 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең чүплек аралау станциясендә булган шушы факт буенча, Тикшерү комитеты тарафыннан шунда ук җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта булган хәлнең сәбәбен һәм нечкәлекләрен ачыклау, кешеләрдән сораштыру эшләре алып барыла. Бер гаебе булмаган сабый балага карата шундый коточкыч җинаять кылган кешене эзләү дәвам итә. Бигрәк тә, моңарчы авырлы килеш йөреп, бала туар вакыты җитеп тә, кинәт кенә баласыз калган хатын- кызларны барлыйлар.
Кем дә кем бу хакта нинди дә булса мәгълүмат белсә, "02", "112", 8(8553)39-23-10 яки 8953 492 78 63 номеры буенча шалтыратуларын сорыйлар. Анонимлык гарантияләнә.
--- |
Иң күп укылган
|