|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2009 Бәйрәм
27 ИЮНЬДӘ ТҮБӘН ОРЫДА ЗУР САБАНТУЙСабантуйлар бетми, аерым компания, коллективлар аңа яңа төсмер өстәп, авылларга чыга. Менә шундый зур бәйрәм 27 июньдә 19 сәгатьтә Арча районы Түбән Оры авылында үтәчәк. “Оскар-рекордс” компаниясе, “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит” газеталары Түбән Оры авылының иң матур урыны – Сабантуй мәйданында “Җырлы Сабантуй” үткәрә. Илсөя Бәдретдинова, Алия Исрафилова, Зөлфәт Зиннуров, Вадим Захаров, Динара Курамшина һәм башка йолдызлар катнашындагы программада кызыклы уеннар, ярышлар һәм зур концерт белән дискотека. Бәйрәм концерты, фильм итеп төшерелеп, дискларда сатуга чыгарылачак. Сабантуй мәйданында сәүдә нокталары да эшләячәк, арзанлы бәядән татар дисклары сатыла, шунда ук шашлык һәм башка бәйрәм ризыкларыннан авыз итеп булачак. Бу кичтә “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит” газеталарына язылырга һәм бүләкле дә булырга мөмкин. Арчага, Түбән Оры авылына рәхим итегез. “Җырлы Сабантуй” бәйрәме геройлары булыгыз! Бәйрәмгә Арчадан Яңа Кенәр авылы аша кайтасы.
--- |
Иң күп укылган
|