поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
25.11.2015 Мәгариф

Кирәк идеме сезгә белем?

Көне-төне укыту турында сөйлиләр. Белем бирү системасын яхшыртырга, укытучыларны даими рәвештә тикшереп торырга кирәк, диләр. Бер яктан, дөрес эшлиләр. Балага белем бирергә кирәк. Укытучыларны да даими рәвештә тикшереп торырга кирәк. Ничек итеп? Бар да гади генә.

Менә, әйтик, ниндидер чинауникның дөньясына килеп керәсең –  ә анда-а!.. Яшәгән фатирының мәйданы чакрымга якын, җиһазлары һәр кайсы миллион сум тора. Банкта акчасы –  буа буарлык. Кайдан алган ул боларны?!. Әлбәттә, урлашкан.  Укытучыларны да шулай тикшерергә кирәк. Һәр ай ахырында –  имтихан. Менә бер гади генә татар теле укытучысы, әйтик. Ә белмәгән нәрсәсе юк! Беркем беркайчан ишетмәгән Кандалыйларга кадәр белә. Хәтта борынгы татар телен аңлый. Хәтта чит ил язучыларын укыган. Һәм иң гаҗәбе –  хәтта бүгенге заман язучыларын белә! Юк, ул гади генә бер татар теле укытучысы. Аңа җөмлә төзелешен, Тукай белән Җәлилне һәм тагын бер-ике классикны белсә, җитә. Ә ул... Кайдан алган ул бу тиклем белемне?!. Икенең бере генә: йә укучыларга дип бүленгән белемне үзләштергән, йә башка коллегаларыныкын урлаган. Мондый комагай бәндәнең урыны, әлбәттә, мәктәптә түгел.
 
Икенче яктан, дөрес эшләмиләр. Балага белем бирергә кирәкми. Менә үзегезнең бала чакны искә төшерегез әле. Сез бик тырышып укыдыгызмы? Кирәк идеме сезгә белем? Кирәкми иде, әлбәттә. Кирәкмәгән нәрсәне мәҗбүриләп тагу яхшы түгел. Бигрәк тә бер гөнаһсыз балага. Олы кеше әле ул туда-суда... Әйтик, кемдер сезгә ун ел элек пешерелгән икмәк ашатырга тели. Ул аны мәҗбүриләп кулыгызга тоттыра, авызыгызга тыга... «Аша, бу бик файдалы, чын бодайдан пешерелгән. Моны иң яхшы пекарняда пешергәннәр. Бу сиңа кирәк булачак», – ди. Сез нишлисез? Балага белем бирү дә нәкъ шуның сыман. Өстәвенә бу тормыш канунына, икътисад канунына каршы килә. «Кеше сатып алырга теләмәгән нәрсәләрнең кирәге юк», – ди ул канун. Ә сез биргән белемне бала бушлай да алырга теләми.
 
Өченче яктан, нинди генә бай ил булсак та, сакчыллык кирәк. Дөрес инде, безнең гыйльми үсешебез дә, мәдәни, тарихи, тагы әллә нинди мирасыбыз да зур. Аң-гыйлемгә бай халык без, кыскасы. Ләкин бу бит әле ул белемнәрнең кадерен белмәскә дигән сүз түгел. Кадерен белергә кирәк. Әрәм-шәрәм итмәскә, теләсә кемгә таратмаска. Киләчәк буыннар өчен сакларга. Ә иң үтемлесе –  аны талон буенча бирергә. Күз алдына китерәсезме?!. Китап кибетләре юк, китапханә киштәләре буп-буш. Интернетта китап тыелган. Белем чыганагын бер җирдән табарлык түгел. Һәм иң кирәк чакта гына сиңа талон килеп төшә. Шушы талон буенча, син бу айда ике бит китап укый аласың... Шәп бит!
Югыйсә, кайберәүләр белемнең кадерен белми башлады. Менә бер вуз профессоры, акча җитмәүне сәбәп итеп, базарга йөкче булып урнашкан. Стажы булмагач, сатучы итеп тә алмаганнар. Йөкче. Бу бит иң зур оятсызлык! Беренчедән, акча җитмәү –  җитди сәбәп түгел. Акча ул беркемгә дә, шул исәптән миллиардерга да җитми. Икенчедән, белем –  иң зур байлык. Менә шушы әйтеп бетергесез хәзинәне акчага, ниндидер йөкче зарплатасына алыштыру... Моңа сүз табып булмый. Бу –  хыянәт... Исраф итү... Илнең гыйльми байлыгын талау. Бу сиңа акча урлау гына түгел. Моның өчен судка бирергә кирәк!
 
Ә бит мондый бәндәләр бер ул гына түгел. Алар көн саен арта. Теләсә нинди базарга килеп кер –  гел шуның ишеләр. Элегрәк урнашканнары –  сатучы, соңрак килгәннәре –  каравылчы, яңалары –  йөкче, идән себерүче... Шуңа хәзер швабра болгап кычкырып йөрүче Хөббениса апалар юк. Болары швабраларын тотып елмаялар: «Зинһар өчен, сул аягыгызны егерме биш сантиметр читкәрәк алып торыгыз әле... Юк, ул якка түгел, утыз биш градус төньяк-көнбатышка...» Ә яңа гына диплом алучылар күпме?!. Алар биржаларда чират тора. Сатучы, каравылчы, идән юучы булып эшләр өчен.
 
Илнең белем запасын исраф итмәү максатында, мондый тәкъдим кертәм. Бетерергә кирәк бөтен югары уку йортларын. Профессорларын куарга. Кирәкми берсе дә. Безгә ике төрле уку йорты гына кирәк. Берсендә сатучылар әзерләсеннәр, берсендә –  каравылчылар. Гади халык өчен шул җитә. Нәчәлник балалары әти-әнисе юлыннан китсен. Вундеркиндлар үз бизнесен ачсын.
 
 

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 24.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»