поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
24.11.2015 Шоу-бизнес

«Казан егетләре»нең продюсеры төркемнән киткән егетләрнең уңышларына ничек карый

Журналистлар өчен узган матбугат конференциясенә «Казан егетләре» төркеме үзләренең күчермәләре – курчаклар белән килгәннәр иде. «Әлеге курчаклар концертларда да катнашачак, алар безнең артка басып чыгыш ясаячак», – диләр егетләр. Аларга каршы: «Өчәү генә булуыгызны әзсенәсезме әллә?» – диючеләр дә булды.

30 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Бәйрәм бүген» дип аталган зур концерт булачак. Анда «Казан» бию ансамбле, Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» оркестры, «Татар моңы» конкурсы лауреаты Заринә Хәсәншина һәм «Казан егетләре» төркеме белән Илсөя Бәдретдинова катнашачак.
 
Әйтергә кирәк, соңгыларының исемнәре әлеге концерт турында сөйләгәндә күбрәк телгә алына һәм кичәнең афишасында да аларның сурәте генә төшерелгән. Шуңа күрә матбугат конференциясендә «Казан егетләре» солистлары, аларның продюсеры Рафаэль Мәҗитов, «Татарика» оркестры дирижеры Ринат Халитов, җырчы Эдуард Туманский һәм Илсөя Бәдретдинованың продюсеры Илфак Шиһапов катнашты. Җырчының булмавын ул сәламәтлеге какшау һәм журналистларга күренергә яратмавы белән аңлатты. Конференция барышында иң күп сораулар, әлбәттә, «Казан егетләре» төркеменә булды.
 
– Ни өчен әлеге концерт Опера һәм балет театрында булачак?
Илфак Шиһапов:
– Теләсә нинди залга килгән кеше, концерт карап, ял итеп кайтып китәргә тиеш. Һәр концерт ниндидер мәгънә бирү юлы белән эшләнә. Илсөянең репертуарында 200дән артык җыр бар, «Казан егетләре»нең дә багажы зур. Алар ул байлыкны лаеклы залда тәкъдим итә ала.
 
– Классик музыка белән эстрада җырлары бер юлдан бармый кебек тоела. Оркестрга корылган эстрада концертын сез ничек күз алдына китерәсез?
Ринат Халитов:
– Чыннан да, беренче карашка, бу капма-каршы сыман. Әмма дөньякүләм практика киресен күрсәтә. Егетләр, кызлар бик талантлы. Алга таба да алар белән хезмәттәшлегебез дәвам итәр. Аз санлы репетицияләр барышында да без бик күпкә ирештек.
 
– Егетләр, сезнең репертуарда күбрәк нинди җырлар туп­ланган?
Илнат Фәрхуллин («Казан егетләре»):
– Илфак абый (Шиһапов) кай­чаннан бирле бер җыр язып бирәм дип ышандырган иде. Әле һаман күренми. Әмма без аны дүрт күзләп көтәбез инде, хит булырга тиеш ул. Халык җырлары да, ритмлы эстрада, автор җырлары да бар бездә. Халык көйләре, ретро җырлар белән яшь буынны таныштырырга телибез.
 
– Киләчәктә, башка җырчылар белән катнашып, «микс» концерт куярга теләгегез юкмы?
Рафаэль Мәҗитов:
– Белмим, ул турыда уйлаганым юк, әйтә алмыйм. Бәлки минем юбилейга килеп җырлап китәрләр.
 
– Бер продюсер һәм өч егет акчаны ничек бүлешә?
Р.М.:
– Продюсер буларак эшли башлаганыма 20 ел була. Баштагы җиде елда мин бөтенләй акча күрмәдем. Киресенчә, һәр нәрсәгә үз кесәмнән чыгарырга кирәк була иде. Биш сум акча керсә дә, тигезләп бүлә идек.

– Коллектив өченче тапкыр алышынды, халык ничек кабул итә?
– Беренче составта Илназ (соңрак «Дөбер-шатр» төркемендәге Илназар) исемле бик таланлы егет бар иде. Кызу канлы, энергиясе ташып торган егет. Ул карьерасын башка төркемдә дәвам итте. Икенче тапкыр Вәли белән Азат китте. Алар дини юнәлешкә күчтеләр. Азат кебек оста баянчылар бармак белән генә санарлык бүген. Өченче тапкырда Марат һәм Артур төркем белән саубуллашты.  Аларның берсе белән дә контракт нигезендә эшләмәдем. Соңгыларының төркемнән  китүе турында матбугатта шактый бәхәс куерды, имеш-мимешләр йөрде. Менә аларның миндә үз куллары белән язылган гаризалары саклана. «Үз теләгебез» белән дип язылган. Республика җитәкчелеге төркемгә автобус, аппаратура бирде. Әмма ул миңа да, егетләргә дә түгел, ә төркемгә бирелде. Башка өстенлекләр, «Атказанган артист» исемнәре егетләрнең үзләре белән китте. Артур баштарак үзе генә җыр­лап йөрде дә, соңрак Марат белән берләшеп, бик матур дуэт булып оештылар. Алар өчен дә шатланып торам, барысына да уңышлар телим.
 
– Ә хәзерге егетләрнең холык-фигыле нинди? Алар белән ничек эшлисез?
– Айдар – минем уң кулым, «алтын егет».  Ул студиядә төннәр буе утыра, аранжировкалар, клиплар ясый. Өчесе дә иҗат дип янып яши. Илнатны мин бер туйда күреп алдым. Ул мәҗлес алып бара иде. Шунда ук аның чын артист икәнен аңладым. Фәнил Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшләп йөргән. Кызганыч, мин аны иртәрәк күрмәгәнмен. Бүген өч егеттән дә мин канәгать, мин алардан уңдым, Аллага шөкер.
 
– Опера һәм балет театрында аренда бәясе дә шактыйдыр. Тамашачыны җыя алмабыз дип курыкмыйсызмы?
Рафаэль Мәҗитов:
– Җыелса – җыярбыз, җыелмаса... Хәзер бит кеше ипи, шикәр комы алыргамы яисә концертка барыргамы икәнен үзе хәл итә.
Илнат Фәрхуллин:
– Билет бәясе 200 сумнан 1000гә кадәр. Студентлар да билет алып, концертка эләгә алсын өчен эшләнде бу.
Илфак Шиһапов:
– Опера театрында концерт кую татар концертларын тагын бер баскычка өскә күтәрә. Зал тулы булса да, концерт чыгымы капланып бетмәскә мөмкин, чөнки рекламага гына да күп акча кирәк. Бу концерт  акча эшләү проекты түгел. Продюсер белән җырчы арасындагы мөнәсәбәтне дә ассызыклап үтәсем килә. Мәсәлән, кибеттә чәчәк орлыгы сатыла. Хуҗабикә аны алып кайтып утырта, су сибә, янындагы чүпләрен утый, төбен йомшарта. Шуннан соң аңа сокланып: «Ай, нинди матур чәчәк», – дибез. Монда да шулай. Продюсер ярдәм итмәсә, җырчы үсә дә, чәчәк тә ата алмый.

Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»