поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.11.2015 Мәдәният

Татарстанның бер авылында "Сепарат аерту өмәсе" уздырдылар (ФОТО)

6 ноябрь көнне Айдар мәдәният йортында " Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дип аталган конкурс -фестиваль булып узды. Бу көннәрдә икеләтә бәйрәм булганлыктан Айдар мәдәният йортында буш урыннар табуы кыен булыр иде. Әйе, бик яратып һәм кызыксынып карый авыл халкы үзенең авылдашлары куйган һәрбер концерт-тамашаны.

Әйтеп китәргә кирәк, Айдар мәдәният йортында кабатланмас һәм "тапталмаган", халык күзенә күренмәгән чаралар еш күзәтелә. Әлеге бәйрәмдә дә "Сепарат аерту өмәсе" тамашачы хозурына беренче булып куелды. Монысы ни була диярсез? Чыннан да,бу сорау хәйран кешене борчыды. 
 
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. 
 
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Тамашачы игътибарына тәкъдим ителәсе сепарат аерту йоласы да шундыйлардан. 
 
Билгеләнгән көнендә сыеры булган һәр кеше сепарат аерырга, яки каймак ясарга- май язарга сепаратлы хуҗабикәгә җыела. Әлбәттә инде һәрбер сөт хуҗасының, үз савыты, тамгасы үзгә-аерылып тора торган була. Ә, бергә җыелган җирдә җор теллелек, җыр-моң, күңелле кәеф туа. 
 
Борынгы җиһазлар: "53 яшьлек кул сепараты"(тальянның кыңгыраулы тавышына охшаш ), май язу җайланмалары - "гөбе"ләр, тәлинкәле үлчәүләр, кулдан эшләнгән чиләк-кәстрүлләр ул көнне сәхнә түрен яулады. Туган якка багышланаган җыр-биюләр белән үрелеп барган кичә тамашачылар күңеленә онытылмас хатирә булып уелып калыр дип ышанып калабыз.
 
Фотоларны "Теләчеинформ" сайтында карый аласыз.

Резеда ФӘЛӘХОВА
Матбугат.ру
№ --- | 23.11.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»