поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
20.11.2015 Дин

“Суыбызга дуңгыз тиресе акмасын”

Татар авылы янәшәсендә дуңгыз комплексы төзелсен әле?! Тукай районының Калмаш авылы халкы әнә шулай дип аптырый. Алар дәррәү кузгалып урам җыелышы да уздырган. Ислам кануннары бозылудан тыш, авылның иң матур урыннарының берсе булган җир дә бетәчәк, табигатькә экологик зыян да килергә мөмкин дип борчыла халык.

Үз җиребез өчен көрәшәбез
 
Әлеге эшләрнең башында торучы, халыкны бер йодрыкка туп­лаган авылның имам-хатыйбы Әхмәтбизан ага Борһанов бу хәлләр турында тыныч кына сөй­ли алмый. Авылыбызның иң матур урынында дуңгыз фермасы салалар бит, беткәнмени башка урын дип хафалана ул. 
 
– Иң биек җирне, чишмә башын, урман буен сайлаганнар. Анда бит авыл халкы гөмбәгә, җиләккә йөри, – ди авыл имамы. – Бары шул урманда гына мәтрүшкә үсә. Баланын да, гөлҗимешен дә шуннан җыябыз. Менә шул урынга дуңгыз комплексы салмакчылар. Көньякка карасаң ике тегер­мән тора, уң якка карасаң, яңа бистәләр, көнчыгышка карасаң, Югары Байлар авылы. Бераз аскарак төшеп киткәч, Тулбай авылы җәйрәп ята. Аннан Иске Байлар, башка авыллар... Мондый урынны әрәм итәргә ярамый.  Киләчәктә ферманың пычрагы чишмәләребезгә агып төшәчәк, сулыкларыбызны пычратачак.
 
Басуларыбызга да зыяны булачак. Пай җирләребезгә тиресе агачак бит. Аның исе дә авылларга таралачак. Дуңгыз фермалары эшләп торган авылларда яшәү­челәр болай да исеннән зарлана. Тугыз авыл уртасында кем мондый комплекс кора инде?! Халык­ның иң яраткан урынын юкка чыгарасыбыз килми. Таби­гатьнең гүзәл урынында ферма төзергә кем рөхсәт бирә икән?! Безнеңчә, татар халкы яшәгән җирлектә әлеге комплекс төзелергә тиеш түгел.
 
Авыл халкы белдергәнчә, дуңгыз фермасы төзү – җирлектә яшәүче халыкны санга сукмау ул. Башка урынга төзергә уйласалар да, ризалык бирмәскә җые­налар. Алар фикеренчә, мондый комплекс экологик яктан чиста урында түгел, ә авыллардан чит­тәрәк сафка басарга тиеш. Рос­сиядә җир җитәрлек, чәчелми, эшкәртелми ята торган урыннар байтак, безнекенә тимәсеннәр, ди халык. Үз хокукларын яклау максатыннан алар район җи­тәкчеләренә хатлар да юллаган. Бу проблема тыныч кына хәл ителер дип ышана алар.
– Аллаһы Тәгалә рәхмәте, җитәкчеләребезнең ярдәме бе­лән әлеге мәсьәләдә уртак тел таба алсак ярар иде, – дип тели  имам.
 
Дәүләт проекты
 
Нинди комплекс куркыта соң авыл халкын? Биредә “Кама Беконы” агрохолдингы 800 башка исәпләнгән дуңгызчылык буенча селекция үзәге төзергә җыена икән. Ул 23 гектар җирне биләячәк. 
 
– Бу урын –  авыл хуҗалыгы җирләре, – ди Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәк­чесе Хәйдәр Сабитов. – Мондый би­ләмәдә терлекчелек комплексы төзү гадәти хәл. Кемдер коткы та­раткан да, халык баш күтәргән. Шул гына. Ул авылдан дүрт чак­рым ераклыкта булачак. Санитар норма буенча торак комплексыннан бер чакрымда читтә салынырга тиеш. Биредә бернинди дә хилафлык юк. Кайбер җирләрдә авылга терәлеп үк диярлек ферма салып куелган. Андый урыннарда да халык яши.
 
Җитәкчелек аңлатма бир­гәнчә, мондый генетик үзәк төзү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Кайбер авыл хуҗалыгы продукцияләренә санкция кер­телгәннән соң, Россиядә импорт­ны алмаштыру проблемасы көн кадагына килеп басты. Безнең бөтен яшәешебез әлегә кадәр чит илләргә бәйләнгән иде. Тавык ите дә, дуңгыз ите дә, башкасы да читтән кертелде. Хәзер менә шул бушлыкны тутырыр өчен ил күләмендә махсус проектлар эшләнә. Калмаш тирәсендә сафка басарга тиешле үзәк тә илкүләм проект икән. Халыкны ит һәм ит ризыклары белән тәэмин итәр өчен нәсел эшен яхшырту эшчәнлеген тамырдан яңартырга, үзгәрешләр өстендә эшләргә кирәк, ди җитәкчелек. Бу эшкә инде күптәннән керешкән булганнар. Әмма халык кына игътибар итмәгән булып чыкты.
 
Качырып эшләмәдек
 
“Кама Беконы” агрохолдингы Тукай районы җитәкчелеге белән элемтәгә чыгып, селекция үзәге төзү проектын гамәлгә ашыру нияте белән хезмәттәш­леккә чакыра. Район түрәләре халыкка да эш булыр, дип инвесторларның әле­ге фикерен хуплап чыга. Һәм райондагы авыл хуҗалыгы җир­ләрен өйрәнә башлыйлар.
 
– Чиста токымнарны булдыру, саклау өчен куркыныч янамый торган урын кирәк булгач, район тарафыннан “Кама Беконы”на әлеге җир тәкъдим ителгән, – ди җирлек башлыгы Равия Габдуллина. – Ә кишәрлекне болай гына алып та, биреп тә булмый. Моның өчен закон буенча газетага игълан урнаштыру кирәк. Бу хактагы белдерү газетада берничә тапкыр чыкты. Әлеге эш 2014 елдан бирле бара. Беренче мәлдә халык игътибар итмәгән, аукцион турында кызыксынучы булмады. Газетада басылып чыккан соңгы белдерүне укыгач кына, нәрсә бу, дип кызыксына башладылар.
 
Әнә шуннан соң авылда тавыш чыга да инде. Халык дөрес­лек таләп итә. Җирлек башлыгы сүзләреннән аңлашылганча, авылдашлар район җитәкчесе белән күзгә-күз очрашырга тели. Үзләрен борчыган сорауларны район башлыгы Васил Хаҗиевка юлламакчылар. Әлеге очрашу кичә кич узарга тиеш иде. Авыл халкы белән җитәкчелек нинди фикергә килгән, бу хакта алдагы саннарыбызда кабат әйләнеп кайтырбыз.  
 
Уртак фикер кирәк
 
Мәсьәлә ике яклы. Бер яктан, икътисадый ихтыяҗлар бар. Бүген бигрәк тә. Икенче яктан, авылның рухи тормышы турында да онытырга ярамый. Татарныкы дип саналган салалар да замана шаукымы белән әнә шул үзгәлеген югалта барган заманда бигрәк тә. Бу ягы Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мә­гариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевне дә борчый.  
 
– Татарстан – күпмилләтле, күп динле республика, – ди ул. – Күпмилләтле, күп динле булгач, монда һәр халыкның гореф-гадәтләрен, динен, тарихын, һичшиксез,  исәпкә алып эш йөр­тергә кирәк. Икенчедән, Төп законыбыз, Конституциябез бар. Без шуның белән яшибез һәм яшәргә тиешбез. Ә анда иң зур хокукка халык ия дип язылган. Бөтен законнарыбыз да, карарларыбыз да, программалар да халык ихтыя­җ­ларын искә алып эшләргә тиеш. Бу – конституцион тәртип. Шуңа күрә заводлар, биналар төзегәндә дә халык фикере белән санлашырга кирәк. Билгеле, монда икътисадны да онытырга ярамый. Шәхсән мин үзем анысын да яхшы аңлыйм. Салымнар да тормышны алып барырга ярдәм итә. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итәр өчен итне дә, башка ризыкларны да җитеш­терергә кирәк. Әгәр дә халыклар арасында үзара татулык, килешеп яшәү булуын телибез икән, алар фикеренә колак салу да урынлы булачак. Бу мәсьәләләрне хәл иткәндә, җи­тәкчеләргә бар якны да уйлап эш йөртергә киңәш итәр идем.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»