|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2015 Җәмгыять
Һава торышы БОЗЫЛА20-23 ноябрьдә, Татарстанда Россиянең Европа территориясенә тирән циклон керүе белән бәйле рәвештә, һава шартлары сизелерлек начарлануы турында фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 20-21 ноябрьдә юеш кар явуы көтелә, ә 21 ноябрьдә көнбатыш районнарда яңгыр да яварга мөмкин, шулай ук буран вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булу ихтималы зур. Кайбер районнарда – бозлавык, урыны белән кар көртләре дә булырга мөмкин. 22-23 ноябрьдә вакыты белән яңгыр явачак.
Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан 15-20 м/с тизлектә җил, урыны белән җилнең тизлеге 24 м/с кадәр җитәр дип көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук температураның 0 градустан да югары булачагын фаразлый.
--- |
Иң күп укылган
|