поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.06.2009 Хатлар

БЕР СҮЗ ҖИТӘ КАЙГЫЛАРДАН АРАЛАРГА

...Авылда яшәгән әнидән хат килеп төште: “Шимбә көнне Фердинантың (Татарстанның атказанган артисты Фердинант Хафизовның Мәскәүдә Щепкин исемендәге училищеда укып йөргән чагы) курсташлары белән авыл клубында концерт куя. Кайта алсаң, кайт”, – дигән.

Мин бу вакытта Казанда, мәктәп лагерында эшли идем. Эш вакытында китү мөмкин түгел, шуңа күрә эш беткәч, соңгы автобуска өлгерергә тырыштым. Бәхетемә каршы, автобус кузгалып китмәгән, куе төтен чыгарып дырылдап тора. Мин автобус ишегенә ыргылдым. Әмма шофер: “Базар әле озак булачак. Билет алып килегез, җитешерсез”, – дип кире борды. Нинди “базар” икәнен аңламасам да, билетка чаптым. Мин әйләнеп килгәндә автобус чыннан да  урынында тора иде, билетымны күрсәтеп эчкә үттем. Мин килеп җитү белән кузгалырбыз дип уйлаган идем, тик шофер ашыкмады: “Менә бу мадам чемоданнарын алып автобустан чыгып киткәч тә кузгалабыз”, – дип, еларга җитешеп нидер аңлатырга тырышучы ханымга күрсәтте. Тыңлап тора-тора шул аңлашылды – бу ханым билет алган, тик кая куйганын хәтерләми. Инде берничә кат мөмкин булган бөтен җирдән эзләп бетергән, тик таба алмый. Шулай да, эзләнә торгач, кинәт исенә төштеме, паспорт эчен караган иде, билет шунда булып чыкты. Бу араларда ерак юлда йөреп, берничә мәртәбә самолетта очарга туры килгән икән аңа. Автобус билетын да самолет тәртипләре буенча паспортына тыккан. “Кайчаннан бирле тилмерәм бит мин сезгә билет алдым дип аңлатып. Башка берәү ышанмаса да, сез миңа ышанырга тиеш идегез. Сез бит  – минем укучым!” – диде ул билетын шоферга күрсәтеп.

 

Автобуста кинәт бик тынчу, бөркү булып китте. Хәлем китеп ава башлаганымны сиздем. “Йөзең ап-ак. Зур кайгың бар ахрысы”, – диде бер апа хәлемә кереп. “Әй апа, бу автобуска утырганчы бер кайгым юк иде. Шатлана-шатлана туган авылыма, укучымның концертын карарга кайтып бара идем. Шофер белән теге ханым арасындагы  мөнәсәбәт  террәндерде”, – дип җавапладым.

 

Юл буена урнашкан авыллар саен пассажирлар акрынлап “коела” бардылар. Теге укытучы ханым да бер тукталышта төшеп калды. Бара торгач минем тукталыш та җитте. “Очты инде Фердинант концерты”, – дигән уй белән Питрәч урамыннан алга томырылдым. Алны-артны, уңны-сулны күрү юк. “Апа, хәлләрегез ничек? Кая болай ашыгасыз?”, – дигән тавышка башымны күтәреп карасам, каршыма колачын җәеп элеккеге укучым килеп ята. Ул машинада узып киткән дә, мине танып туктаган икән. Мин юл буе елап кайтудан үзгәргән йөземне күрсәтмәскә тырышып, авылга кайтып баруымны әйттем һәм тиз генә узып китәргә ашыктым. Ә ул: “Апа, бу вакытта кайтырга машина таба алмассыз. Бер-ике минут кына көтеп торыгыз. Управлениедән путевка гына алып чыгам да, менә бу егет (шоферына күрсәтеп) сезне “ә” дигәнче кайтарып куяр”, – дип мине туктатты. Чыннан да, машина шәп, шофер егет уңган булып чыкты. Ә минем күзләрдән яшь акты да, акты. Ахырда шофер егет түзмәде: “Апа, кайгыгыз бар ахры, нәрсә булды?”, – дип сорарга мәҗбүр булды. “Әйе, бар иде элеккеге укучымны очратканчы... Ә бу яшьләр – шатлык яшьләре алар...” – дидем мин, елмаеп.

 


Зөләйха ГАЛИЕВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ 68 | 04.06.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»