поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
17.06.2009 Җәмгыять

Ә СИН ИНГЛИЗЧӘ БЕЛӘСЕҢМЕ? ЯКИ ШВЕДЛАРНЫҢ ТАТАРСТАН АВЫЛЫНДАГЫ МАҖАРАЛАРЫ

Хәзерге вакытта инглиз телен белергә теләүчеләр көннән-көн күбәя. Шулай да, күпләр телләр өйрәнүне модага иярү дип кабул итә. Чит телләр белү мөмкинлекләр ача, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияли.

Һәрбер инглиз теле укытучысы укучыларын фәнгә ныграк тартырга, аларны төрле яктан өлгергән итеп күрергә тели. Моның өчен башта балаларда теләк уяту кирәк. Хәзерге заман шартларында бигрәк тә, халыкара мөнәсәбәтләр ныгыган вакытта, чит ил кешеләре безнең илне үз иткәндә, мәктәпне тәмамлаучыларга чит илгә барып укып яки эшләп кайтырга мөмкинлекләр туганда, бу аеруча мөһим.

 

Без, инглиз теле укытучылары, бер-беребезгә ярдәм күрсәтеп (авыл җирендә бигрәк тә), яңалык уртаклашып яшибез. Соңгы вакытларда инглиз теленә игътибар көннән-көн арта. Беркөнне шулай үзебезнең райондагы Кичүчат урта мәктәбе инглиз теле укытучысы киләсе уку елына дип алып кайткан дәреслекләрне алырга киттем. Язмыштыр инде: Кичүчат мәктәбенә килеп, дөньяның икенче почмагында яшәүче чит ил кешеләрен очратырмын, дип уйламаган идем.

 

Юлда барышлый ук инглиз теле укытучысына кәрәзле телефоннан шалтыратып, юлга чыкканымны белгерттем. Ләкин трубканың икенче башында хезмәттәшемнең бик күңелле, шул ук вакытта серле тавышын ишеттем.Ул миңа: "Ярар, тизрәк кил. Әле монда "кытайлар" вертолет белән төшкәннәр, диләр. Бергәләшеп тәрҗемә итәрбез", – диде. "Кытайлар"га нәрсә калды икән Кичүчатта?" – дип уйлап куйдым.

 

Мәктәпкә баргач, шул ачыкланды: ул да булса, "кытайлар" түгел, ә швед кызлары икән. Бу ике кызның исеме Каролина һәм Микаэла. Алар Швеция телевидениесе оештырган "Мәскәү–Пекин" дигән реалити-шоуда катнашучы 8 парның берсе. Авыл халкы Пекинга баручы кызларны "кытайлар" дип аңлап алганнар. Кызлар бер авыз сүз дә русча белмиләр, дисәм ялгышырмын. "Большое Вам спасибо"ны яхшы үзләштер-гәннәр. Кулларында – Россиянең автомобиль юллары күрсәтелгән карта. Старт Мәскәү шәһәрендә башланган. Реалити-шоу геройларының максаты – бер тиен акчасыз, рус телен белмичә, автостоп белән Пекинга көндәшләреннән алдарак барып җитү. Кулларында тагын бер язу бар: "Гафу итегез! Безнең акчабыз юк. Без русча белмибез. Мөмкинлегегез булса, безгә Пекинга барырга ярдәм итегез".

 

Шулай итеп, мәктәпкә кергәндә үк зур рюкзак аскан, рюкзакка исеме язылган бер кыз очрады. Аның артыннан бер төркем балалар, шул тирәдә очраган авыл халкы да ияргән. Бөтенесе аптырашта, чөнки кыз инглизчә алардан нәрсәдер сорый, ә соңгылары бернәрсә дә аңламый. Минем инглизчә сөйләшкәнемне белгәч, ул шатлыгын яшерә алмады. Ул мәктәпкә кереп киткән иптәш кызын эзли икән. Шул арада мәктәпнең икенче катыннан, операторлар ияртеп, икенче иптәше төште. Бу ике кызның нәрсә эшләгәнен, кем белән сөйләшкәнен оператор төшереп бара. Әлбәттә, бу кызлар белән аралашучы, тирә-юньдәгеләрне кызыксындырган сорауларны тәрҗемә итеп торучы без булдык.

 

Аларны ашханәгә чәй эчәргә чакырдык. Рәхмәт инде Кичүчат мәктәбе җитәкчелегенә: шул арада өстәл әзерләп, кунакларга ачык чырай күрсәттеләр. Шунысы нык истә калган: карабодай боткасын швед кызларының беренче тапкыр күрүләре иде. Башта алар аны иснәп карадылар, бу бик тәмле ботка, дигәч кенә ашарга булдылар. Аларга таныш түгел ризыклар бар иде табында. Чөнки Каролина ипиенә катыкны май урынына ягарга әзерләнгәндә, мин аны көчкә туктатып калдым. Шведлар ашаган арада бик күп сорауларга да җавап бирергә өлгерделәр. Читтән күзәтеп торучы мәктәп эшчеләре, практикага килгән балалар да, тегене сора да моны сора, диләр. "Нишләп соң алар Кичүчатта төшкәннәр вертолеттан? Әлмәттә яки Бөгелмә тирәсендә түгел?" – дип гаҗәпләнде авыл халкы. Ә швед кызлары: "Сезнең монда табигатегез бигрәк тә матур. Безгә бит тизрәк барып җитәргә генә түгел, ә кызыклы кешеләр белән дә очрашырга, мавыктыргыч сюжетлы, телевизордан күрсәтерлек репортажлар да кирәк", – диделәр. Үзләре ашыгалар, тизрәк китү иде исәпләре. "Алайса, көндәшләребез безне узып китәрләр", – диләр. Сөйләшкән арада кызлар бер дә читенсенеп тормадылар, биттән килеп үбеп алулар да булды. Безнең татар халкыннан нык эмоциональ, күңелле булулары белән аерылып тордылар. Кызлар белән инглиз телендә аралашуыбыз шулкадәр кызып китте, бер сәгатьтән артык вакыт узганын сизми дә калдык.

 

Каролина белән Микаэла Стокгольмда яшиләр. Берсе университетта психологка укый, ә икенчесе эшли. Конкурс нигезендә бу проектка үткәннәр һәм шунда танышканнар. Кызларның ил буенча хәрәкәт итүләрен спутник ярдәмендә күзәтә торган җайланмалары да бар. Безнең очрашу ахырына якынлашканда, миңа инглиз телендә язылган килешүгә кул куярга туры килде. Шунысы билгеле булды: безнең бу сөйләшүне төшергән репортажны, Швеция кануннары буенча, шул кешенең үз рөхсәтеннән башка телевидениедән күрсәтергә ярамый икән.

 

Шулай итеп, аерылышыр минутлар да килеп җитте. Октябрскига хәтле илтергә машина да табылды. Юлга нинди күчтәнәчләр бар, шуларны тыгып, кызларга хәерле юл теләп озатып калдык.

 

Бу очрашу минем күңелемдә якты эз калдырды. Хәзерге заман шартларында президентыбыз Минтимер Шәймиевнең мәктәпне бетергәндә укучылар өч тел – рус, инглиз, татар телләрен белеп чыгарга тиеш, дигән сүзләренә тагын бер тапкыр дәлил булып тора бу очрашу. Ике авыл укучылары өчен инглиз телен өйрәнүгә зур этәргеч бирде.

 

Хәзерге вакытта Каролина һәм Микаэла белән электрон почта аша хат алышып торабыз. Кызганычка каршы, кызлар бу шоуда һәм ярышта лидер булып барсалар да, Чиләбе, Иркутск, Новосибирск, Улан-Удэ шәһәрләрен үтсәләр дә, Микаэланы елан чагу сәбәпле, бу пар дистанциядән төшеп калырга мәҗбүр булган.


Лилия РАМАЗАНОВА, Әлмәт
Ватаным Татарстан
№ 121 | 17.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»