|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.11.2015 Шоу-бизнес
Тормышны ноталар белән сурәтләүче Эльмира Галимова заман классик музыкасын сөючеләргә нинди сюрприз әзерли?Эльмира Галимова бүген республикабызның иң талантлы, күренекле композиторларының берсе. Ул үзенең иҗатын Россия күләмендә генә түгел дөньяда таныткан шәхес. Эльмира симфоник әсәрләре белән дәрәҗәле фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулап килә. Әйтик, Нәҗип Җиһанов исемендәге халыккара композиторлар конкурсында, Словакия һәм Австрия илләрендә үткән, ISCM дип аталган, дөнья күләм мәртәбәле композиторлар фестивалендә Эльмира республикабыз исеменнән бердәнбер композитор буларак финалга үтте.
Гала концерта аның «Җаным көндәлеге» дип исемләнгән фәлсәфи әсәре яңгырады. 2013 елда, Эльмира зуркүләмле әсәрләре өчен Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек булды. Ә 2014 елда, «Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен» Татарстан Республикабызның Мәдәният министрлыгы Эльмира Галимовага күкрәк билгесе тапшырды. Тиздән, 9 декабрьдә Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында «Тормышны ноталар белән сүрәтлим», дип аталган IV авторлык программасы була. Республикабызның Александр Сладковский җитәкчелегендәге дәүләт симфоник оркестры музыкаль әсәрләрен уйнаячак. Бу концертны югары сәнгатьне яратучы бөтен җәмәгатьчелек көтә.
– Эльмира, син һәрвакыт хәрәкәттә, эше бик тыгыз кеше. La Primavera камера оркестры башкарма директоры, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, күркәм генә гаиләң бар. Яңа әсәрләр иҗат итәргә, җитди музыка һәм эстрада җырлары язарга вакыт табасың. Әгәр дә син композитор булып китмәсәң, кем булыр идең? Бу турыда уйлаганың булдымы?
– Булды. Мин мәктәптә укыганда ук сәнгатьне ярата идем. Балалар театрында уйнадым. Журналистика белән кызыксындым, мәкаләләр яза идем. Ә җыр-музыкага бөтенләй мөкиббән булдым. Тугызынчы сыйныфта укыганда булачак һөнәремне күз алдыма китердем. Ул вакытта мин музыкасыз яши алмавымны төгәл белә идем. Чөнки конкурсларда катнашып алган дипломнарым бик күп иде, Я р Чаллы шәһәр стипендиаты исеменә дә лаек булдым һәм үзем язган җырларым да шактый иде. Әгәр дә минем музыкага талантым булмаса, мөгаен күп балалы ана булыр идем кебек. Миңа калса әни булу хатын-кызның тормыштагы төп роле. Бүген мин күпкырлы шәхес булуым белән бәхетле. Композитор булу белән бергә фәнни хезмәткәр, оештыручы вазыйфаларын башкаручы булу җиңел түгел әлбәттә. Мин көндез Казанның La Primavera оркестрының мөһим проблемаларын хәл итү белән беррәттән, концертларны оештыру эшләрен башкарам. Кич белән өйгә кайткач кызым белән дәресләр әзерлибез, аннан каһвә эчеп алгач, музыка язарга яки фәнни эш белән шөгелләнергә планлаштырам. Берсен дә ташлыйсым килми.
– Ничек уйлыйсың, хәзерге заманда гади кеше тормышында музыка нинди урын алып тора?
– Бу, каядыр ашыккан тизлек заманында, кеше һәрвакыт киеренке хәлдә яши. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә. Күпләр бары тик музыка тыңлап кына тынычлык табалар, үзләренең күңелендәге бушлыкны тутыралар. Кайчакта кешеләр концерт залыннан чыккач җанына шифа алып күптән хәл ителмәгән сорауларына җавап табалар. Шуңа да мин үземне бәхетле итеп сизәм, чөнки музыка дөньясына китеп онытылып иҗат итә алам, ә бит бу бар кешегә дә бирелмәгән. Шуның өчен Аллаһыга рәхмәтем бик зур. Иҗат иткәндә проблемалар онытыла, мин үземне генә тыңлыйм.
– Эльмира, хәзерге заман яшьләре классик музыканы ничек кабул итә. Гомумән, яшь буын кызыксынамы?
– Мин классик музыка яңгыраган залга һәркемне алып килергә мөмкин дигән карарда торам. Әгәр дә музыкаль әсәр югары профессионал дәрәҗәдә башкарылган икән кеше кабат бу концертны карарга киләчәк. Бүген тамашачыны бер музыка белән генә гаҗәпләндерермен димә. Шуңа күрә дә сәнгаттә синкретизм актуаль булып кала. Бу театр, музыка һәм хореография сәнгатьләренең кисешүе дип әйтер идем, классик концерт программаларының яңа төр алымы буларак. Әйе, кайчандыр музыканы элита, ягъни дәрәҗәле кешеләр генә тыңлаган дигән фикер бар иде. Хәзер алай түгел, яшьләр төрле якап үсәләр, кызыксынуларына чик-чама юк.
– Үзең классик музыкадан башка матур-матур җырлар иҗат итәсең. Аларда халкыбызның борынгыдан килгән аһәңнәре чагыла, синең җырларда миллилек чагыла. Татар эстрадасындагы бүген хәлне ничек бәялисең?
– Бүгенге татар эстрадасының ошамаган якларын күбрәк күрәм. Соңгы елларда үзем бу өлкәдә азрак иҗат итәм. Ялтыравык “ум-па-па” лардан туеп, аннан китәргә вакыт. Миллилекне саклап Европа музыкасы юнәлешендә эшләргә кирәктер. Моны эшли алырбызмы? Вакыт күрсәтер. Татар эстрадасы минем өчен иң авырткан урын. Без тормыш иптәшем Илнар Гәрәев белән дуэтлар җырлыйбыз, аерым концертлар бирәбез. Татар эстрадасында булган зәвыксыз иҗат итүчеләр очен йөрәк әрни, без аның белән кайчакта бу хакта бәхәскә дә кереп китәбез. Эстраданы чистартуны үз кулына Мәдәният министрлыгы алырга тиеш, лицензия бирү тәртибен кертергә кирәк. Шул чагында иләктә компьютер тавышлы, музыка белеме, моңы булмаган һәм халыкның зәвыгын бозучы ялган җырчылар сөзелеп калачак.
– Эльмира музыканы тудыру өчен күп көч, илһам кирәк, син үзеңнең иҗат итү серләрен ачмассыңмы?
– Әйткәнемчә мин музыкага кечкенәдән гашыйк. Өч яшьтә әти-әнием миңа пианино, ноталы китапчык алып бирде. Пианиноның телләренә баскалап “Һәрвакыт булсын кояш” җырының көен уйный башладым. Аннан соң укыган һәрбер шигырьне көйләп җырларга тырыша идем. Музыка мәктәбендә укыган вакытта, өйгә эш итеп җыр язарга бирделәр. Мин үземнең яраткан песием турында яздым. Укытучым гаҗәпләнде, аннан бәлкем әниең хакында язарсың, аны яратасыңдыр бит, диде. Мин, Әхмәт Рәшит сүзләренә «Ана зары» җырын яздым. Ул җыр бик күңелләрне тетрәндергеч моңлы булып чыкты. Ә бит миңа 9 гына яшь иде. Мин көй язырга утырган саен, күңелемдә кемдер музыка уйнап әйтеп тора төсле. Бу хәзердә шулай. Музыканы инструментсыз компьютерда иҗат итәм, нота станын күрүгә эчемдә көй яңгырый башлый. Бу нигә шулай, аңлата алмыйм. Мин татар композиторы булуыма сөенеп бетә алмыйм. Шуңа да әсәрләремдә милли төсмер өстенлек итә. Халкымның тарихына, йола традицияләренә мөрәҗәгать итәм. Республикабызны югары дәрәҗәдәге фестивльләрдә күрсәтүем белән горурланам.
– Үзегез иҗат иткән әсәрләр хакында да сөйләп китсәгез иде.
– 2010 елда Рөстәм Абязов белән симфоник концертта танышкан идем. Ул минем әсәрләремне тыңлап, аларга зур бәя бирде һәм алга таба төрле жанрларда язып, үз өстеңдә эшләргә кирәк диде. Шушы елны С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында минем беренче авторлык концертым булды. La Primavera оркестры һәм Миләүшә Таминдарова җитәкләгән хор белән «Изге Ядкәр» исемле ораториям куелды. Саксафон һәм камера оркестры өчен «Этно-фантазия» һәм дүрт бүлектән торган «Камерная симфония» әсәрләремне тамашачылар яратып кабул иттеләр. Икенче авторлык программам «Сөембикә канаты» арт-операсы булды. Бу музыкаль әсәр бөтен сәнгать дөньясын шаулатты, чөнки ул яңалык алып килде. Өченче концертымны Израиль композиторы, маэстро Бениамин Юсупов белән бергә оештырдык. Аның белән мин «Европа - Азия» фестивалендә танышкан идек. Инде менә Казанда 9 декабрьдә чираттагы IV концертым булачак. Әлеге концертны мин 20 еллык иҗатымны барлау билгесе буларак үткәрәм. Аның музыкаль программасы бик бай булачак, чөнки Италия, Германия, Казахстан илләрендә башкарылып зур ужыш казанган, үз урыннарын тапкан симфоник әәсәрләрем яңгыраячак: «Дүрт гарасат», «Күкләр-көзгеләр», «Симфоник аллегория», һ.б. «Сөембикә канаты» арт-операсыннан вокаль-симфоник картиналарны халык ара конкурслар лауретлары Артур Исламов һәм Эльза Заяри башкарачак. Симфоник программаның мәртәбәле кунагы, якташыбыз, пианистка буларак 20 дән халык ара бәйгеләрнең җинүчесе, Лондон музыка көллиятенең профессоры Софья Гуляк Казанга кайтачак. Мин аның иҗатына махсус багышлап Фортепиано һәм симфоник оркестр өчен, өч кисәктән торган Концерт иҗат иттем. Әлеге кичәмнең зур премьерасы булачак. Барлык минем иҗатымны һәм симфоник музыка сөюче тамашачыларымны шунда чакырам.
Әңгәмәдәш Мирһади Разов
--- |
Иң күп укылган
|