поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.11.2015 Җәмгыять

Баладан әнигә 28 наказ

Ислам дине галимнәре “Баланың тәрбиясе ир үзенә хатын сайлаганда ук башлана”, дигән фикердә. Аның ата-бабалары кем булган – моны белү дә комачау итми. Бу аңлашыла да, чөнки балага 75 % тәрбияне ана кеше бирә, калганын җәмгыять, балалар бакчасы, мәктәп бирә. Картаймыш көндә ата-аналар балалары кулына каласын уйласа, бүгенге көндә яшь ханымнар бер кулларына тәмәке тотып икенче кулына баласын җитәкләп йөрмәс иде.

Дөрес тәрбия алган бала гына киләчәктә ата-анасына рәхмәтле була беләчәк. Игътибарыгызга кечкенә баланың әнисенә наказларын тәкьдим итәбез. Бу теләкләр сезгә балаларыгыз белән уртак тел табарга ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.

Әни,

1. Мине күп иркәләвең белән бозма, узындырма.
 
2. Мине озак вакытка бер үземне ташлама, ялгыз калдырма.
 
3. Минем белән җитди бул, әгәр эшлим дисәң, эшлә - эшләмим дисәң, эшләмә.
 
4. Мине яман гадәтләр өйрәнүдән тый.
 
5. Күршеләр, туганнар алдында мине беркайчан да әрләмә. Кеше күрмәгәндә генә әрлә, чөнки мин оялам.
 
6. Минем эшләгән хаталарымны гафу ителмәгәнен күрсәтмә, гафу итә бел (4-5 көн сөйләшмичә йөрмә).
 
7. Мине гел кычкырып әрләмә, чөнки мин сине тыңламый башлаячакмын, миңа ул гадәти хәл булып калачак.
 
8. Әгәр мин синнән берәр нәрсә сорасам, җавап бир, минем белән дус бул. Беркайчан да ялгышмыйм дип әйтмә, ялгышсаң, мин сиңа ышанмый башлыйм.
 
9. Әгәр мин хата кылсам, гафу ит мине. Гафу ит дип сорасам, мине гафу итә бел, син дә шулай ялгыша идең бит.
 
10. Мәхәббәт – ул сүз генә түгел, ә гамәл дә. Син миңа күбрәк мәхәббәт күрсәтсәң, мин сине бик яратачамын. Миңа җылылык бир, мин дә сиңа җылылык күрсәтермен.
 
11. Кеше алдында оят булмасын өчен миңа ашау әдәбен өйрәт.
 
12. Мине пөхтә итеп киендер, иске киемнәрдән йөртмә.
 
13. Миңа олыларны, күршеләрне хөрмәт итәргә өйрәт.
 
14. Мине матур сүзләргә, елмаерга өйрәт.
 
15. Миңа үземнең хаталарымны танырга һәм “Мин ялгыштым” дип әйтергә өйрәт.
 
16. Әти, әни, сез нинди – мин дә шундый. Үзегездә булмаган сыйфатларны миннән таләп итмәгез.
 
17. Миңа мәхәббәтне, йомшаклыкны, мәрхәмәтлелекне өйрәт, саранлыктан тый.
 
18. Миңа намаз өйрәт. Аллаһыны танырга, Пәйгамбәрне с.г.в. яратырга өйрәт. Савап эшләргә теләк өйрәт. Миңа хәләл ризык кына ашат.
 
19. Әгәр мин яхшылык эшләсәм, мине рухи яктан макта.
 
20. Мин ашамасам, мине төрле нәрсәләр белән кызыктырып, алдап ашатма.
 
21. Миңа рөхсәт сорау әдәпләрен өйрәт.
 
22. Мине файдалы эшләр белән мәшгуль ит. Вакытымны исрафка үткәрмәскә өйрәт.
 
23. Миңа эшли алмаслык эшләр йөкләмә һәм аларның үтәлүен миннән таләп итмә - мин бит әле кечкенә.
 
24. Миңа якын бул, теләкләремә җитди кара, фикерләремне хөрмәт ит.
 
25. Миңа дус бул, дуслар сайларга өйрәт.
 
26. Мине караучыга калдырып үзең эшкә китеп барма – синең күңел җылыңны миңа беркем дә алыштыра алмас.
 
27. Миңа әтине яманлап сөйләмә. Мин аны да яратам.
 
28. Мине ничек тәрбияләү хакында әти белән алдан сөйләшеп куегыз. Минем каршыда минем тәрбиям турында яисә башка хакта әрләшмәгез.
 
Мөхтәрәм укучылар, психологлар да, дин белгечләре дә бу теләкләрне дәвам итә алыр иде. Ләкин баланың анасына төп наказлары әнә шундый. Бу киңәшләр нарасыйларыгыз белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгудан сакласын, балаларыгыз динебезгә, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсеп җитсен, ә сезгә терәк һәм догачы булып калсыннар иде.
 
Китапның һәр бүлеге сезгә җан тынычлыгы, тән сихәте һәм шифа бирер дип өметләнәбез. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү!

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.11.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»