|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2015 Дин
Мөселман кешесенә психолог ярдәменнән файдаланырга ярыймы?Мөселман кешесенә психолог ярдәменнән файдаланырга ярыймы? Редакциягә бер укучыбыз әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Чыннан да, ислам әһеленә замана һөнәрләреннән саналган белгеч янына бару тыелмыймы? “Яшәгән җирегездә табиблар булсын” дигән Пәйгамбәребез. Чөнки саулык - Аллаһыдан бирелгән әманәт. Психолог - ул шул ук табиб бит, димәк, күңел тынычлыгы эзләгәндә без аңа мөрәҗәгать итә алабыз. Язманы әзерләгәндә мөселманнардан мондыйрак фикерләр ишеттем: имам – ул бер үк вакытта психолог та. Алар укыган җирләрендә үк бу юнәлештә әзерлек уза. Һичшиксез, шулай. Имам – ул җитәкче дә, тәрбияче дә, дәгъвәт остасы да, табиб та, хәтта тәртип сакчысы да! Әмма аңа карап бихисап нечкәлекләргә ия психология өлкәсендә ул барыбер киңәшче була алмый.
Намаз укучы кеше Аллаһыга тәвәккәл кылып гомер итә. Аның калебе һәрчак тыныч, ягъни ул психоэмоциональ, биоэнергетик баланста яши. Әлегәчә дин юлына басмаган кешеләргә, гафләттә йөргән меңләгән яшьләргә нишләргә соң? Алар күңел тынычлыгын каян табарга тиеш? Бәлки аларның акыллы мөселман психологы белән очрашуы хак дингә кереп китәргә сәбәп булыр.
Танылган журналист Фәния Хуҗахмәт кайгы-хәсрәт килгән чагында Аллаһы Тәгаләгә сыенырга өнди. “Күңел тулы кайгы-хәсрәт! Нишләргә?... Бер минут та яшисе килми аның. Колагында шул бер сүз генә яңгырап тора. Нишләргә? Бисмиллаңны әйт. Аллаһны искә ал, намазга бас! Бөтен борчу-хәсрәт, кайгылардан бары тик Аңа сыен. Бәхетле буласы килгән кеше Ходайны истән чыгармый. Аллаһының сүзе булган Коръән Кәрим безгә шулай куша”, - ди ул.
Хәтерләсәгез, узган ел Татарстанда мөселманнарның “ышаныч телефоны” эшли башлаган иде. Анда шалтыратып, ислам диненә кагылышлы сорауларга җавап һәм психологик, юридик ярдәм алу мөмкинлеге тудырылды. Проектның максаты – социаль киеренкелекне бетерү, халыкка ислам турында дөрес мәгълүмат бирү, традицион дини кыйммәтләрне популярлаштырудан (һ.б.) гыйбарәт. Проект Россия өчен уникаль, чөнки анда өч эксперт – мөселман психологы, шәригать мәсьәләләре буенча эксперт һәм юрист эшләчәк, диелгән иде. Әмма “ышаныч телефоны”ның гомере кыска булып чыкты. Ул тулы көченә эшләп китә алмады. Югыйсә, ниятләре дә изге иде. Замана кешесенә бүгенге болгавыр чорда хикмәтле сүз, җанны тынычландырырдай ярдәм бик кирәк.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров та авыр чакта Аллаһка сыенырга өнди.
Психолог кешенең рухи халәтен, эчке дөньясын өйрәнә, ул аңа күңелен тынычландырырга, гармониягә ирешергә ярдәм итә. Мөселман өчен иң яхшы психолог һәм киңәшче - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Аллаһы Тәгалә һәр пәйгамбәргә мондый сыйфатлар биргән:
“садыйк” – бирелгән сүзгә тугрылык, пәйгамбәрләр беркайчан да алдашмый;
“әманәт” – ышанычлылык, пәйгамбәрләргә төрле эшләрдә таянырга була, алар җаваплы һәм аларга ышаналар;
“фатыйнәт” – пәйгамбәрләр иң акыллы кешеләр;
“гыйсмәт” – пәйгамбәрләр кечкенә һәм зур гөнаһлар кылмый, ләкин алар кеше булганлыктан, алар тарафыннан зур булмаган хаталар ясала, ул гамәлләрне башка кешеләр кылмас өчен, Аллаһы Тәгалә ул ялгышларны төзәтә;
“тәблигъ” – Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен кешеләргә җиткерү, алар Аллаһның сүзләрен яшерми һәм үзләреннән бер нәрсә дә өстәми.
Аллаһның рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, пәйгамбәрләр имамы буларак, барлык пәйгамбәрләрнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган. Ул мул сулы елгалар койган диңгез кебек. Һәрбер кеше аның тормышын, яшәү рәвешен, хикмәтле нәсихәтләрен үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дигән:
“Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе”. (“Каләм” сүрәсе, 4нче аять).
Әгәр мөселман кешесенең тормышында проблемалар туса, беренче чиратта, ул аларны хәл итү юлларын Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасында эзли.
Кешенең җаны курку, хәвеф һәм билгесезлектән азат булырга тырыша, ул яктылыкка омтыла, тынычлыкка һәм бәхеткә ирешергә тели. Мөстәкыйль рәвештә мәшәкатьле тормышта иярергә мөмкин булган, ышанычлы үрнәк табу – бик авыр эш, кайгылардан һәм үкенүләрдән котылу мөмкин түгел. Язучы, фәлсәфәче, психологлар нинди генә акыллы фикер әйтсә дә, кешенең рухи сусавын тулысынча баса алмый. Шуңа күрә, нинди генә дәвердә яшәмәсен, кеше дингә, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә. Аллаһны һәм Аның Пәйгамбәрен ихластан сөючегә Бөек Раббыбыз Үзенең рәхмәтен, бәрәкәтен ирештерә, догаларына җавап бирә. Шул вакытта аның күңеле тынычлана һәм куаныч таба.
Казанның Апанай мәчетендә һәр чәршәмбедә ястү намазыннан соң ислам темасы буенча лекциялар укыла. Шулай ук һәр якшәмбедә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр балалар һәм олылар өчен Коръән дәресләре оештырыла. Мәчет ишекләре һәркем өчен ачык.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|