поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.06.2009 Җәмгыять

КАШ ЯСЫЙМ ДИП КҮЗ ЧЫГАРУ…

Татар дөньясында Сабан туйлары гөрли. Шул уңайдан узган ел һәм алдагы елларда күзгә ташланган күңелсез мизгелләрнең берсе – хатын-кызлар көрәше турында сүз алмакчы булам. Кирәгеннән арттырып җибәрәбез түгелме? Сабан туйлары узган бер мәлдә авыл, район бәйгеләрендә хатын-кыз көрәше дигән «милли» көрәшнең елдан-ел ныграк тарала баруын күреп, ирексездән уйга каласың. Чыннан да, хатын-кыз көрәшен Сабан туеның иң күңелле, иң истә калырлык мизгеле дип әйтеп буламы?!.

Минемчә, юк. Бары халыкны шаккатырырга маташу нәтиҗәсе генә бу. Өстәвенә, әлеге көрәшнең милли бәйрәмгә, тарихи үткәнебезгә бернинди катнашы юк. Берничә ел элек кенә мондый ярышны Саба районының Миңгәр, Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында үтүче зур, күләмле Сабан туйларында гына күрергә мөмкин иде. Өченче ел хатын-кыз көрәше Ямбулат Сабан туенда булса, былтыр әлеге «чир» Олы Мәтәскә авылына да «йокты». Дөрес, үзем икесендә дә катнашмадым. Әйттеләр. Ни генә булмасын, берничек тә бу ярышны Сабан туе программасына кертүчеләрне хуплый, яклый алмыйм. Сабан туена яңа, заманча бизәк, төсмер өстибез яки каш ясыйбыз дип күз чыгарабыз түгелме? Һай, ул яңа бизәкләр? Егылса тора алмыйча азапланучы сумо көрәшчеләре, бер көтү халыкның тилереп әтәч кууы (берьюлы, тотабыз дип, мескен әтәчне изеп-сытып бетерделәр), суда балык тотабыз дип балык үтерү процессы. Болары – берничәсе, истә-оста калганы гына әле… Кыскасы, милли бәйрәмебез Сабан туе үзенең гасырлардан-гасырларга килгән төсен, кыйбласын югалта бара. Кызыксынып карый торган ике серем калды: ат чабышы һәм милли көрәш. Соңгысында да күтәртеп кенә чыгып китүләр күбәя бара, читтән килгән көрәшчеләргә: «Өченче урынга риза булсаң, керәсең инде», – дигән шартлар куела. Бирелеп, дөньяңны онытып карый торган бил алышлар сирәк күренеш хәзер.

 

Кайда син Сабан туе, кайда син тарихи чынбарлык?! Сабан туена барып, тальян тавышы ишетә алсаң, бик бәхетле булырсың. Сабан туйларында татарча җыр-биюләргә, милли-мәдәни, тарихи ядкарьләребезгә игътибар юк дәрәҗәсендә. Гармунчы-тальянчыларыбыз барлыгы да районкүләм чара үткәреләсе, кунаклар каршылыйсы булса гына искә төшә. Бүгенге Сабан туе лыкынганчы аракы эчү, шашлык дип аталган пешәр-пешмәс чи ит белән бүксә тутыру урынына әйләнеп бара. Боларның барысына да бәйрәмне алып баручының Сабан туе кунакларын (дөресрәге, шома корсакларны), теге яки бу ярышта катнашучыларны күңел кайтаргыч дәрәҗәдә күккә чөя-чөя мактавы килеп кушыла. Барысы да «легендар көрәшче» яки «кабатланмас шәхес». Алай дисәң, рус мәкалендә «не заменимых не бывает» диелә. Күктән җиргә төшәргә кирәк, кемлегебезне, кайдан чыкканлыгыбызны онытып җибәрмик. Нигә шул дәрәҗәдә төчеләнергә? Этика, эстетика төшенчәләре барлыгын онытып җибәрәбез түгелме? Гомер-гомергә халыкныкы булган Сабан туен әрсез, комсыз, надан бәндәләр шәхси мәнфәгатьләрендә файдалана башладылар. Алай гына түгел, берничәсе татар моңын да үзенеке итәргә, ягъни «приватизацияләргә» маташты. Байлык белән мактаныр өчен башка урыннар, игелеклерәк гамәлләр бар лабаса. Тимәгез Сабан туена, Татар моңына, халыкныкы ул!

 

Кабат хатын-кыз көрәшенә әйләнеп кайтыйк әле. Аларның, мәйдан уртасына чыгып, ир-атлар кебек көрәшүе хатын-кызның бөтен нәфислеген, матурлыгын югалта. Бәлки, хатын-кызлар көрәшен спорт төренә әйләндереп, спорт залларында күбрәк урын бирергәдер?.. Мәсәлән, самбо, дзю-до көрәшендәге кебек. Кемгә – нәрсә, кәҗәгә – кәбестә дигәндәй, инде яшь кызларыбыз да чын ирләр генә уены булган хоккей уйный башлады. Хәер, анысына да күнегеп киләбез. Бары тик хатын-кыз көрәше дигәне Сабан туйларына нык үтеп кереп, «төпләнеп» кенә калмасын. Сабан туенда хатын-кызлар арасында гер күтәрү ярышлары үткәрелә башлагач та аптырап та, сокланып та күзәткән идек. Тора-бара анысына да ияләштек. Инде менә хатын-кызлар көрәшенә килеп җиттек. Тегесе баласы гына булган икән. Хәзер авыл хатыннары бил алыша. Гомумән, хатын-кыз көрәш, бил алышыр өчен яратылмаган. Аларга башка миссия йөкләнгән. Моны бары тик оештыручыларның дан-шөһрәт казанырга, халыкны шаккатырырга маташуы дип кенә аңларга кирәктер. Тарихи дөреслекне, милли-мәдәни ядкарьләрне бозып-җимереп, юкка чыгарып ирешкән дан-шөһрәт кемгә муллык, бәрәкәт, җан тынычлыгы алып килер икән?!.

 

Дмитрий Бунтуков фотосы.


Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Шәһри Казан
№ 113 | 16.06.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»