поиск новостей
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Июнь
  • Фирая Әкбәрова - актриса
  • Руслан Мөхәммәтшин - журналист
  • Халисә Шәрәпова - мәдәният хезмәткәре
  • Рамил Гарипов - журналист
  • Гата Камский - шахматчы
  • Гөлназ Асаева - җырчы
  • Гүзәл Гафарова - актриса
  • Рахман Шәфигуллин - журналист
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
13.11.2015 Җәмгыять

Мисырга билет алгач, ничек инде ялга бармый каласың?

Безнең халыкны очкыч һәлакәте белән генә куркыта торган түгел. “Казан“ халыкара аэропортында Мисырдан ялдан кайтып төшкән якташларыбызны каршы алгач, “Ватаным Татарсан“ хәбәрче­сендә әнә шундый фикер туды. Күбесе бер сүзне кабатлый: билет алгач, ничек инде ялга бармый каласың?

Сишәмбе көнне Мисырдагы Шарм әл-Шәехтән күтәрелгән очкыч Казанга көндезге сәгать 1дә килеп җитәргә тиеш иде. Әмма килеп җитү вакытын өч сәгатькә соңгарак күчерделәр. Очкыч­лар­ның соңарып килүе гадәттән тыш хәл түгел үзе. Әмма Мисыр дигәч, соңгы вакыттагы вакыйгалар игътибарны җәлеп итми калмый. Туристларны каршы алырга дип аэропортка бер сәгать алдан кузгалдык. Ә анда барысы да гадәттәгечә. Дөрес, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре­нең күбрәк булуы күзгә ташлана.

Иминлек кыйммәтрәк

– Балаларымны ялга нинди күңел белән җибәргәнемне үзем генә беләм. Алар Мисырга “Когалымавиа“ очкычы һәлакәткә очраган көнне кич китте, – ди аэропортка 25 һәм 28 яшьлек ике кызын каршы алырга килгән Мария ханым. – Куркудан акылдан шашар дәрәҗәгә җиттем. Миннән дә ныг­рак кайгыручы булмагандыр. Алар да елый-елый юлга чыктылар. Әмма барыбер киттеләр. Эш бит акчада гына түгел. Күптән көткән яллары иде бу. Җитмәсә, Мисырга юлламаны кече кызым­ның 25 яшьлегенә бүләк итеп бирделәр. Алар анда чакта көн буе телевизор каршысыннан кит­мә­дек. Көнгә ким дигәндә өчәр тапкыр сөй­ләшеп тордык. Инде менә исән-сау кайтып җиткәннәрен кө­тәм. Үзем беркайчан да очкычка утыра алмам, ахрысы. Мисырга ял итәргә җибәрмәүләрен әйтәсезме? Миңа калса, дөрес эшләделәр. Иминлек ялдан кыйммәтрәк.

Баштарак каршы алучылар бер-ике генә кеше булса да, очкыч килеп җитәсе вакытка аларның саны берничә дистәдән артып китте. Барысы да хәбәр көтә. Менә, ниһаять, телефоннар безелди башлый. Очкыч, Казан аэропортына төшеп кунаклады. Каршы алу­чыларның йөзләрендә сөенеч чаткылары пәйда булды. “Мисырдан әти-әниемне көтәбез, – ди исемен әйтергә теләмәгән егет. – Алар ялга ике атна элек – әле фаҗига булганчы ук очтылар. Барысы да га­дәттәгечә булды. Алар ялга елына ике тапкыр йөри. Без ияләнгән инде. Шуңа күрә бу юлы күбрәк борчылдык дип әйтә алмыйм“. Яңа танышыбыз борчылганын күрсә­тергә тырышмаса да, бераздан, читтәге кибеткә кереп, чәчәк бәй­ләме сатып ала. “Мин чит илдәге беренче ялымны нәкъ менә Мисырда уздырган идем. Ул вакытта иминлек мәсьәләсенә игътибар итмәдем дә. Хәзер фикерем үз­гәрде, әлбәттә. Мисырга очышларны туктату карарын да юктан гына кабул итмәгәннәрдер“.

Яшел Үзәннән килгән Игорь белән Марат Мисырдан хатыннарын каршы алырга әзерләнә. “Алар Мисырга алты көн элек кенә китте әле. Баштарак әллә җибәр­мәскәме дип тә уйлаган идек, аннары каршы килмәдек инде. Дөрес эшләдек дип уйлыйм. Нигә ялдан баш тартырга? Куркуга бирешергә ярамый. Куркыныч хәл үзебездә дә булырга мөмкин. Бәла аяк астында гына йөри ул. Инде туристларны җибәрми торалар икән, димәк, ниндидер җитди сәбәбе булган. Ни дәрәҗәдә акланган адым булуын вакыт күрсәтер, – ди алар беравыздан һәм үз фикерләрен дә җит­керәләр. – Ә нигә әле ялга дип нәкъ менә чит илгә барырга? Үзебездә дә менә дигән табигать. Былтыр әнә Кырымга барып кайттык. Кирәкми безгә чит ил диңгезе!“

“Без бит ялга бардык“

Менә, ниһаять, ябык ишекләр артыннан чит ил диңгезен якын күрүчеләр пәйда була. Кочаклашу, үбешү, күз яшьләре, елашу – барысы да бар. “Ялыбыз шәп үтте. Барысы да гадәттәгечә булды. Әмма бу юлы бик күп тикшерделәр. Дөре­сен әйткәндә, китәр алдыннан инде бармаскамы дип тә уйлаган идек. Әмма киттек. Үкенмим. Бу илгә кабат кайчан барасымны күз алдына да китермим. Мисырга туристларны җибәрмичә дөрес эшлиләр. Бәлки, иминлеккә күбрәк игътибар итә башларлар“, – ди танышыбыз Мария ханымның кызы Екатерина. Артыгын сөйләшеп булмый. Екатеринаны кулыннан 5-6 яшьлек улы тарткалый. Бүгенге вакыйгалардан бик үк хәбәрдар булмаса да, олыларның ниндидер шартлау, террорчылар, ришвәт дигән сүзләреннән, җитди хәлләр булып ятканын сабый да чамалый.

Екатеринаның сүзләрен башка юлчылар да тәкрарлый. Чынлап та, очкычка утыртканда юлчыларны башка вакыттагыдан ныграк тикшергәннәр. Аэропортларда халык күп икән. Әнә шуңа соңа­рыб­рак кайтканнар. Әмма моңа карап кына кәефләре төшмәгән – яллары шәп узган. Курорт шәһәр­лә­рендә барысы да элеккечә, тик җирле халык кына Россия ту­ристларының кабат тиз генә кил­мәячәгенә борчыла икән. “Ялыбыз начар узмады анысы. Тик мәгълү­мат аз булды. Һәлакәткә очраган очкыч белән ни булган, Россия нәрсә эшләргә җыена – бу хакта монда калган туганнардан-дуслар­дан, төрле сайтлардан, башка ял итүчеләрдән белешеп тордык, – ди Алабугадан Людмила ханым. – Безне эвакуа­цияләү ихтималы турында ишет­кәч, бик аптырадык. Ничек инде? Без бит монда ял итәргә килдек. Бассейнда һәм диңгедә йөзәбез, экскур­сия­ләргә йөрибез. Әмма бернинди дә курку һәм коткы таратучы булмады. Безне кайгыртуларын, теләсә нинди хәлдә дә, килеп аласыларын белдек. Моңа тамчы да шиклән­мәдек“.

Чыгымны кем каплар?

Ул көнне “КатэкАвиа“ очкычы Казанга 233 кеше, шул исәптән, 50 баланы алып кайтты. Мисырга туристларны җибәрми башлаган вакыттан бирле Татарстанга 2,5 мең­нән артык якташыбыз кайтты. Кызыл диңгез буенда безнең республикадан 1 меңгә якын кеше бар әле. Алар 18 ноябрьдә кайтып бетәр дип көтелә. Бу мәсьәлә өчен җаваплы республика штабы җи­тәкчесе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев әйтүенчә, эш­ләр әле аннан соң да бетми. “18 ноябрьдә эшнең беренче, иң мөһим этабы тәмамланачак. Пассажирларга багажларын биреп бетергәч, штаб үз эшен тәмамлады дип санап булачак. Оператив штаб соңгы чемодан хуҗасына тапшырылганчы эшләячәк“. Билгеле булганча, ял итүчеләрнең төен­чек­ләрен башта махсус очкычларда Мәскәүдәге “Внуково“ аэропортына алып кайталар. Аннары шә­һәрләр буенча тараталар.

Бер якка буш очкыч җибәреп, туристларны ялга озата алмаган туроператорлар исә чыгым һәм югалтачак акчаларын саный. Төр­ле саннар китерелә. Әйтик, Россия туриндустрия берлегенең матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Тюрина 1,5 миллиард сумны телгә ала. “Буш очкычлар җибәрү өчен тотылган чыгымнар киләчәктәге рейслар өчен җыелган акча хисабыннан тотыла“, – ди ул. Тюрина әйтүенчә, туроператорлар 2016 елның мартына кадәр Мисырга дип 140 мең чамасы юллама саткан булган. Алар Хөкүмәттән ярдәм көтә.

“Насыйп булмаган икән“

Кызыл диңгез буена бармый калучыларга исә туроператорлар Төркия яки инде түләнгән суммага тагын акча өстәп, башка илләргә баруны тәкъдим итә. Акчаны депозит рәвешендә калдырып, аны киләчәктә файдаланырга да була. Инде кеше анысына да риза түгел икән, акчаны кире кайтарырга мөм­кин. Әмма суммасы ничек була бит. “Акча кайтару мәсьәләсендә бә­хәс килеп чыкканда, кешеләр судка мөрәҗәгать итәргә тиеш, – диде Роспотребнадзор оешмасы­ның Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова. – Ике як арасында төзелгән килешү өзелгәндә, ял итәргә бармый калучыларга инде сарыф ителгән акчалар кире кайтарылмый. Чөнки туроператорлар кунак­ханә һәм билетлар өчен алдан ук түләп куя. Мисыр белән бәйле хәлләр алар аркасында килеп чыкмады бит“. Идарәдә мондый сораулар буенча “кайнар линия“ оештырылган. Берничә көн эчендә белгечләргә 46 кеше мөрәҗәгать иткән.

Нәрсә эшләргә белми аптыраучылар да бар. Газета укучыла­ры­бызның берсе – республикабыз районнарының берсендә яшәүче Минзилә ханым да (исеме үз­гәр­телде – ред.) Мисырга ялга ки­тәргә тиеш булган. “Юлламаны 55 яшьлек юбилеема балалар бүләк итте. Аннары нәрсә булганын барыбыз да белә. Гөнаһ шомлыгына, “Трансаэро“ ширкәте банкротлыкка чыккач, билетны бер алмаштырган идек инде. Инде менә тагын насыйп булмады. Үз гомеремдә шушы яшемә җитеп чит илдә ял иткән юк иде. Кызыкмыйм да. Кире кайтарырлармы акчасын? Саткан кешесен тотып булмый әлегә. Дө­ресен әйкәндә, бара алмаганыма артык борчылмыйм да. Бала­ларның акчасы гына кызганыч“.

Мисыр гына түгел

Россия туристларын Мисырга кайчан җибәрә башларлар? Бу мәcьәләдә төгәл җавап юк. “Мисыр аэропортларында иминлек шартлары халыкара таләпләргә туры килеп, моны тиешле оешмалар раслаган очракта гына“, – ди Рос­сиянең тран­спорт министры Максим Соколов. Министр, 31 ок­тябрьдә булган һәлакәтнең сәбәп­ләре дә төгәл ачыкланмады, ди. Ә Дәүләт Думасындагы кайбер депутатлар Россия туристларын Мисыр гына тү­гел, Ливия, Сүрия, Гыйрак, Тунис, хәт­та Төркиягә дә җи­бәрмәскә ки­рәк дигән фикердә. Иминлек кенә түгел, шул рәвешле, эчке туризмга ярдәм итәргә те­ләүчеләр дә бар. Тик бер прәннек ашап караган кеше ипидән генә канәгать калыр микән?

P.S. “Вконтакте“ социаль челтә­рен­дә, Синай ярымутравындагы һәлакәткә бәйле күп төркемнәр барлыкка килгән. Шу­ларның бер­сендә төркем администраторлары үзенә язылучыларга “төп пассажир“ – 10 айлык Дарина Громова фотосы төшерелгән баш киеме тәкъдим итә. Ә һәлак булганнар­ның туганнарына 15 процент ташлама ясыйлар...


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»